25.03.2014 - Авыл тормышы

Галигә бардым әле...

Гали авылында милләттәшләребез шушындый йортларда яши.Тарихтан мәгълүм булуынча, татар халкы борын-борыннан сәүдә эше белән актив шөгыльләнгән. Алып-сату авылларда да, шәһәрләрдә дә җанлы барган. Борынгы ата-бабаларыбыз “Бөек ефәк юлы”ның якынлыгыннан да оста файдаланган. Татар сәүдәгәрләре Кытай, Көнбатыш Европа илләре белән тыгыз икътисади бәйләнешләрдә торган. Бу хакта Болгарда, Казан шәһәрендә, татарлар яшәгән шәһәрчекләрдә табылган казылмалар да сөйли. Базарда үз урынын тапкан татар байлары милләтен, халкын кайгырткан.

Кызганычка каршы, Казанны алу, революция, 90нчы еллардагы вакыйгалар татар сәүдәгәрләренең бәкәленә дә сукты. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүче татар эшкуарлары авыр хәлдә калды. Сер түгел, колхозлар таралгач, күпчелек татар авылларының киләчәге урындагы эшкуарларга бәйле. Димәк, татар халкының киләчәге дә авыл эшкуарларының эшчәнлек нәтиҗәсе белән тыгыз бәйле. Моны күздә тотып, өч ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Казанда тәү тапкыр “Бөтенрусия татар малтабарларының татар авыллары эшкуарлары җыены” үтте. Чарада катнашучылар Чувашстан Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында булды. Татар авылының тәҗрибәсе игътибарга алынды. Узган елда җыенда катнашучылар пленар өлештән соң Татарстан Республикасы Кукмара районы эшкуарларының тәҗрибәсе белән танышты.

Быел Казанда “Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены” өченче тапкыр үтте. Чарада Русиянең 30 төбәгеннән 400дән артык малтабар катнашты. Иң зур делегация Башкортстаннан иде. Республика делегациясен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкләде. 73 якташыбыз төрле төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребезнең алдынгы тәҗрибәсе белән танышты. Шулай ук, Кытайдан, АКШтан да вәкилләр килде. Чараның пленар өлеше Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында башланды. Катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде. Пленар өлеш “Казан” Милли мәдәният үзәгендә дәвам итте. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров алып барды. Җыен Самара өлкәсе Похвистневский районында урнашкан татарлар яшәүче Гали авылында тәмамланды. Авыл эшкуарларын нинди мәсьәләләр борчый? Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез акча эшләүнең нинди яңа юлларын тапкан?  Җыенда шул хакта сүз барды.

Эчкечелек чәчәк атса, киләчәк юк!

Җыенны башлап җибәрү хөрмәте Башкортстан вәкиленә, Борай районы малтабары Илдус Фәюршинга ышанып тапшырылды.

— Бүген Борай районында 23500 кеше яши, — диде якташыбыз. — Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, халык саны ел саен 500гә кими. Әлеге вакытта мәктәпләрдә 2600 бала белем ала. Ә кайчан гына укучыларыбыз унбиш меңгә җитә иде. Демографик хәлнең кискенләшүендә кем һәм нәрсә гаепле? Русия Көнбатыш Европада, дөньяда иң аек дәүләт саналган. Кызганычка каршы, бүген бу күренешнең киресе күзәтелә. Татар авыллары да “эчкечелек сазлыгы”на батты. Шул ук вакытта, мәчетләргә йөрер кеше юк. Үзәккә үткән мәсьәләгә авыл малтабарлары йогынты ясый аламы?

Үземне мисал итеп китерә алам. Район үзәгендә кибетем бар. Төзелеш материаллары, хуҗалык кирәк-яраклары, азык-төлек сатам. Кибет киштәсендә алкогольле бер генә эчемлек тә юк. Авыл малтабарлы татар халкын упкынга якынайтучы хәмер сатудан баш тартсын иде. Базар яңа мөмкинлекләр ача. Акча эшләүнең башка юллары да күп. Бары тик көч салып, шулардан файдалана белергә генә кирәк.

Дөя үрчетү отышлымы?

Малтабарлар ихтыяҗ зур булган юнәлешләрне үстерә. Бу уңайдан Лаеш районы эшкуарының тәҗрибәсе аерым игътибарга лаек.

— Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамласам да, күңел авылга тартты, — диде Илнар Гыйльфанов. — Хыялымны Татарстан Республикасы Лаеш районында гамәлгә ашырдым. Иптәшләрем белән дөя фермасына нигез салдык. Бүген хуҗалыкта йөз баш дөя асрала. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән халык килә. Туристларны хайваннар җәлеп итә. Дөя сөтенә, итенә дә базарда ихтыяҗ зур. Авылда тусам да, үз эшемне башлау җиңел булмады. Бу уңайдан Финляндия тәҗрибәсе игътибарга лаек. Скандинавия ярымутравының шушы илендә фермерлар балалар бакчасында, мәктәптә үк әзерләнә башлый. Билгеле, мондый әзерлек үтүчеләр базарда үз урынын бик тиз табачак. Мөгаен, Финляндия тәҗрибәсенә безгә дә игътибар итәргә кирәктер.

Елына — 30 мең турист!

Пленар өлештә чыгыш ясаган һәр эшкуарның тәҗрибәсе игътибарга лаек. Шуларның берсе — Пенза өлкәсе эшкуары Таһир Әбдрәшитов. Ул көчен агротуризм юнәлешендә дә сыный.

— Төрле юнәлештә эшлибез, — диде уңган егет. — Көнбагыш мае җитештерәбез, хәләл кибетендә сату итәбез. Тәҗрибә рәвешендә генә күл буена ял базасы төзедек. Янәшәсенә мунча да салдык. Кунакларга татар милли ризыклары тәкъдим иттек. Ни гаҗәп, бу юнәлеш бик тә керемле булды. Ел дәвамында 30 мең кеше килде. Һәммәсе кунакчыллыктан канәгать кала. Хәмер тәкъдим итмибез. Бу шартка беркем дә, бер милләт вәкиле дә каршы килми. Русиянең һәр төбәгенең табигате сокланып туймаслык. Мондый форсаттан файдаланырга өйрәник. Баксаң, акча эзләп Себергә дә йөрисе юк, борының белән җир сөрү дә таләп ителми. Бары тик, милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, кунакларга тиешле шартлар тудырасы гына кала.

Мәктәпне төзекләндергәч, яшьләр кайта башлады

Әгерҗе районы фермеры Илшат Сәхипов — татар меценатлары традициясенә җан өрүчеләренең берсе. Бу хакта аның эш-гамәлләре сөйли.

— Иң элек пилорама сатып алып, агач эшкәртә башладык, — диде эшкуар. — Үз көчебезгә ышанычыбыз арткач, мең гектар җир алып, елкычылык белән шөгыльләнә башладык. Тегермән белән пекарня да ачтык. Бизнес үсешсә дә, кадрлар җитешмәде. Авылдан яшьләр китте. Эшкә алынганнар хәмер белән мавыкты. Нәтиҗәдә, авылны айныту, яшәртү эшенә тотынырга мәҗбүр булдык. Иң элек 30 кешене эчке-челектән дәваладык. Кызганычка каршы, тырышлыгыбыз нәтиҗә бирмәде, алар янә шешәгә үрелде. Мәсьәләне тамырдан хәл иттек. Үз көчебез белән мәчет төзедек. Максатыбызга ирештек. Хәмер коллары азайды. Бүген авылда 35 кеше намазга басты. Мәктәп, балалар бакчасы булмаса, авылдан яшьләр китә. Бу юнәлешләрне дә игътибардан читтә калдырмадык: мәктәпне төзекләндердек, бинада балалар бакчасы да ачтык. Хәзер балалар бакчасына егермедән артык сабый йөри. Район Мәдәният сарае сәхнәсенә келәм җәеп, милли көрәш түгәрәге ачтык. Мондый уңай үзгәрешләр үз нәтиҗәсен бирде. Соңгы елларда авылга яшьләр кайта башлады...

Кытайда дөге һәм ...татар чәкчәген үз итәләр

Әхмәтҗан Галиев Кытай Халык Республикасының Урымчи шәһәрендә яши. Кытай белән төрле чит илләр арасында импорт-экспорт эшләре белән шөгыльләнә. Казанда укыган. Саф татарча сөйләшә.

— Татар милләтенә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә телим, — диде ул чыгышында. — Мәгълүм булуынча, һәр милләтнең бренды бар. Швейцария сәгате, Шотландия виские, Нидерланды сыры, Бразилия кофесы, Һиндстан чәе... Казанда укыган чорда бик күп татар авылларында, татарлар яшәүче бихисап төбәкләрдә булдым. Баксаң, татар брендлары да шактый икән. Кызганычка каршы, әлегә аларны дөнья базарында танымыйлар. Хәлне уңай якка үзгәртүне максат итеп куйдым, Кытайда татар чәкчәге сата башладым. Продукциягә ихтыяҗ зур. Мөгаен, якын киләчәктә Кытай халкына татарның башка брендларын да тәкъдим итәрмен. Бу юнәлештә сездән дә тәкъдимнәр көтәм. Кытайда үткән товар Көнбатыш Европага да, АКШка, Азия һәм Океаниягә дә бик тиз тарала. Анык тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсәгез, ярдәм итәргә һәрвакыт әзермен.

“Акча сорамагыз! Татарстанга үзегез ярдәм итегез!”

Шагыйрь, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулланың ялкынлы чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр.

—  Акча эшләүче, байлык туплаучы милләттәшләребез элек тә күп булган, — диде ул. — Шул ук вакытта, милләткә хезмәт итүчеләрнең исемнәре генә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Меценатлар Әхмәт Хөсәенов белән Сәгыйть Рәмиевны татар халкы беркайчан да онытмаячак. Ни өчен дисезме? Әхмәт Хөсәенов тырышлыгы белән 1889 елда Ырынбурда “Хөсәения” мәдрәсәсе ачылган. Утыз елда мәдрәсәне ике меңнән артык кеше тәмамлаган. Алар арасында күренекле татар әдипләре Сәгыйть Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи, Мөхәммәт Гали, Шамил Госманов, Муса Җәлил, Төхфәт Ченәкәй, тел галиме Гыйбадулла Алпаров һәм башкалар бар. 1910-1916 елларда мәктәпләрдә, югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татарларга “Хөсәенов стипендиясе” тапшырылган. Сез дә, мал-мөлкәт туплаудан тыш, татар халкына хезмәт итү турында да онытмагыз. Бу юнәлештә бер милләттән үрнәк алу комачауламас. Яһүдләр дөньяның төрле почмакларына сибелеп яши. Аларның берсе дә Израильдән акча теләнми. Киресенчә, кулларыннан килгәнчә Израильгә ярдәм кулы сузалар. Сез дә, Татарстаннан акча сорар урында, республикага үзегез ярдәм итегез. Шул чакта без тагын да баерак, тагын да көчлерәк булачакбыз.

Нью-Йорк татарларының хәле ничек?

Татарлар Җир шарының һәр континентында яши. Шуңа күрә сүзне океан артыннан килгән кунак алуы әллә ни зур яңалык булмады.

— Кадерле милләттәшләр! Нью-Йоркта һәм АКШның башка урыннарында яшәүче татарлардан кайнар сәламнәр җиткерәм! — диде Америка татарлары җәмгыятенең вице-президенты Илдар Агиш. — Бүген Нью-Йоркта өч мең татар яши. Шәһәрнең татарлар оешмасы тиздән 90 еллык юбилеен билгеләячәк. Мәркәзебез Казаннан шактый еракта яшәсәк тә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз. Сабантуй, Тукай көннәре һәм башка милли бәйрәмнәр оештырабыз. Зур көч салуга карамастан, татар телен белүче балалар, яшьләр елдан-ел кими. Үзәккә үткән шушы мәсьәләне хәл итү юлларын эзлибез. Сездән дә тәкъдимнәр һәм ярдәм көтәбез.

Бүләккә – ун микроавтобус!

“Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында сүзне иң соңгы булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алды.

— Ерак араларны якын итеп килүегез өчен рәхмәтлемен! — диде Рөстәм Нургали улы. — Чыгышларның һәммәсе дә игътибарга лаек. Кызыклы һәм үзенчәлекле фикерләр яңгырады. Җыенга фикерле милләттәшләребез җыелуы —зур казаныш. Бүгенге чараның әһәмияте чиксез зур. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Русиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар. Үрнәкле татар авылларының Татарстаннан читтә урнашуы гаҗәп күренеш. Билгеле, мондый авыллар үз йөзен саклап калсын, башкалары да яшәсен өчен шушындый җыеннар да кирәк. Без ничек ярдәм итә алабыз? Бөтендөнья татар конгрессына ун микроавтобус бүләбез. Конгресс автобусларны татар авылларына үзе таратыр. Уңышлар сезгә!

Шуннан соң Рөстәм Нургали улы татар милләтенә файда китергән малтабарларга Рәхмәт хатлары, дәүләт бүләкләре тапшырды.

Олы юллар зур керем китерә аламы?

Төштән соң пленар өлеш “Казан” Милли мәдәният үзәгендә дәвам итте. Чыгышлар тәмамлангач, резолюция кабул ителде. Аңа өстәмә тәкъдимнәр кертүчеләр дә булды. Башкортстан вәкиленең тәкъдиме исемлеккә беренчеләрдән булып кертелеп, президиум тарафыннан мактау сүзләренә лаек булды.

— Казанны алгач, татарларны зур шәһәрләрдән, мул сулы елга буйларыннан, зур юллардан төпкелгә куганнар, — диде Кушнаренко районы малтабары Ирек Бакиров. – Болар һәммәсе дә халкыбыз байый, аралаша, сәүдә итә алмасын өчен эшләнгән. Хәзер заманнар үзгәрде. Мөгаен, янә үз позициябезгә кайтырга вакыт җиткәндер. Моның бер ысулы — федераль трассалар тирәсендә сәүдә эшен җанландыру. Тарихка игътибар итсәк, ефәк юлына якын урнашкан авыллар, шәһәрләр чәчәк аткан. Башкортстан территориясе аша ике федераль трасса үтә. Ни өчен мондый мөмкинлектән файдаланмыйбыз? Бу эшне оештыру ул кадәр мәшәкатьле түгел. Трассаның машиналар туктау өчен уңайлы урынында бер гектар чамасы мәйданны асфальтларга кирәк. Шушы урынга электр энергиясе сузу да мөһим. Шуннан соң бу мәйданчыкта якын-тирәдә урнашкан авыл халкы, малтабарлар үз продукциясен сатар иде. Башкортстан аша ике трассадан тәүлегенә алтмыш мең чамасы машина үтә. Һәр шофер йөзәр сумга продукция сатып алса да, тәүлек саен алты миллион сум безнең республика халкында кала дигән сүз. Инвестиция җәлеп итүнең моңардан да уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк алымы бармы?

Кызганычка каршы, малтабарларга, халыкка бу хыялын гамәлгә ашырырга административ киртәләр комачаулый. Федераль трасса янәшәсендә төзелеш алып бару өчен Федераль үзәктән рөхсәт кирәк. Шушы юнәлештә ярдәм итсәгез, безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр иде.

“Алькино”мы? “Гали”ме?

Җыенның өченче көнендә Самара өлкәсенең Гали авылына юл тоттык. Юлыбыз басулар, кырлар аша барды. Өч бүре, автобуска игътибар итмичә, көнбагыш басуына кереп китте. Бүре — төрки халкының тотемы. Бүре очратканбыз икән, димәк, татарлар яшәгән җиргә дә озак калмаган.

Ниһаять, Гали авылы да күренде. Калкулыклар куенына сыенган авыл беренче күрүдә күңелгә якын тоелды. Авыл атамасы язылган тактачыкка игътибар иттем, анда акка кара белән “Алькино” дип язылган иде. Күзләремне уып, янә укыдым. Юлны ялгышып, Уфага якынлашмыйбызмы? Алкино түгелме бу? Шуңа күрә каршы алучылардан тарих белән кызыксындым.

Гали авылына 400 ел элек хәзерге Татарстанның Балык бистәсе Каргалы авылыннан килгән Манашевлар нәселе нигез салган. Нәселнең бабалары Гали исемле булган. Авыл да шул исемне йөртә башлаган.  Авыл исеме урысчага “Алькино” дип тәрҗемә ителгән икән.

Бүген авылда 715 йортта 2075 кеше яши. Халык теплица тота, мал асрый, алып-сату белән шөгыльләнә. Өч катлы мәктәптә 300 балага 26 укытучы белем бирә. Беренче-тугызынчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбиятын фән буларак үзләштерә. Озак еллар авылда балалар бакчасы булмаган. Әти-әниләр нарасыйларын күрше авылларга йөртергә мәҗбүр булган. Бүген инде бу мәсьәлә хәл ителгән, мәктәпнең беренче катында балалар бакчасы оештырылган. Якын киләчәктә авылда 90 балага тәгаенләнгән балалар бакчасын сафка кертү күздә тотыла.

Авылда җәен — стадион, кышын хоккей тартмасы эшли. Мәдәният йортында балалар милли көрәш, сәнгать түгәрәкләренә йөри. Күренүенчә, Гали авылында балаларга үз телләрен өйрәнеп, сәләтләрен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авылда яшеннән алып картына кадәр саф татарча сөйләшүе дә шул хакта сөйли.

Фермер ничек көн күрә?

Исхаков исемендәге фермер хуҗалыгында булдык.

— Терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнәбез, — диде фермер Камил Исхаков. — Йөз баш — савым сыеры, 400 баш ит токымлы мал асрала. Эре мөгезлеләр 800дән артып китә. Елкычылык тармагына да игътибар бүләбез. Өч мең гектар чәчүлек җирләре бар. Бөртеклеләргә өстенлек бирәбез. Былтыр һәр гектардан 23 центнер ашлык суктырып алдык. Итне дә, сөтне дә отышлы хакка тапшырабыз. Бүген хуҗалыкта 60 кеше хезмәт сала. Уртача эш хакы — 13-15 мең сум.

Өч мәчет, бер мәдрәсә һәм 25 шәкерт

Бүген Гали авылында өч мәчет эшли. “Нур” мәчете, Урта мәчет һәм Югары оч мәчете беркайчан да буш тормый. Сер түгел, XX гасыр башында бик күп мәчетләр сүтелгән, әмма Галидә ике мәчет һәрвакыт эшләгән. Бары тик бер мәчет кенә чор корбаны булган. Аны да, еллар үткәч, авыл халкы янә тергезгән.

Авылда мәдрәсә дә эшли. Анда 25 шәкерткә дүрт мөгаллим сабак бирә. Балалар Ислам динен, гарәп телен үзләштерә.

Авылда ике кибеткә кердек. Берсендә дә киштәләрдә хәмер, сыра ише эчемлек күренмәде. Баксаң, авылда нибары бер кибеттә генә хәмер сатыла икән, анысы да дәүләт кибете. 

Тау чаңгысы үзәге

Мәгълүм булуынча, күпчелек русиялеләр тау чаңгысында шуарга Австрия, Швейцария курортларына бара. Ә менә Гали авылы халкы моның өчен ерак йөрми, чөнки узган елда авыл малтабары Расих Латыйпов үзләрендә ял үзәге ачкан.

— Үз көчемне агротуризмда сынап карарга булдым, — диде Расих Мөҗәһит улы. — Өч гектар җирдә күтәртмәле чаңгы юлы салдым. Килгән кунаклар өчен агачтан иркен һәм якты йортлар төзедем. Туристлар җәй көннәрендә — квадроциклларда, гидроциклларда, ат атланып йөри ала. Теләге булганнарга мунча ягабыз. Теннис, бильярд уйнарга да мөмкин. Җәйге чорда күлдә су коенучылар да шактый күп. Ашханәдә татар милли ризыклары тәкъдим ителә. Авыл буенча экскурсияләр оештырыла. Баштагы  мәлдә чыгымнарны каплый алырыма шикләнгән идем. Шикле уйларымны Яңа ел бәйрәме таратты. Ул көннәрдә ял үзәгенә көн саен 300-400 кеше килде. Һәммәсе дә туйганчы ял итеп, канәгать булып кайтып китте. Күпчелек авыллардан халык шәһәргә күченә. Без, киресенчә, шәһәр халкын авылга җәлеп итәбез. Авылда йорт салып төпләнергә теләүче шәһәр кешеләре дә бар. Мөгаен, аларны ял үзәге дә кызыксындыргандыр.

Расих Латыйповның хәләл колбаса җитештерү цехында да булдык. Илле төрле (!) продукция авыл халкын, килгән кунакларны сыйларга җитә. Алай гына түгел, сыйфатлы ризыкны күрше төбәкләрдә дә, шул исәптән Башкортстанда да, үз иткәннәр.

“Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены” Гали авылы мәдәният йортында урындагы үзешчән сәнгать коллективлары әзерләгән концерт белән тәмамланды.

Татар авылларына нинди куркыныч яный?

Җыеннан кайтышлый Башкортстан эшкуарлары арасында бу хакта бәхәс чыкты. Төрле фикерләр яңгырады. Шуларның берсе аерым игътибарга лаек.

— Соңгы елларда Башкортстанда эре агрохолдинглар төзелә, — диде Иглин районы фермеры Барый Хәбибрахманов. — Аларның күпчелеген Германия, Нидерланды һәм Көнбатыш Европаның үсешкән илләре инвестицияли. Бөтен игътибар, ташламалар, хөкүмәт ярдәме шушы эре хуҗалыкларны аякка бастыруга юнәлтелә. Шул ук вакытта, үзебезнең фермерлар үз мәсьәләләре белән ялгызы гына торып кала. Мондый сәясәт үзен аклыймы? Ни өчен үсешкән илләр безгә юмартлык күрсәтә? Көнбатыш Европада сәяхәттә булып кайткач, ниһаять, бу табышмакны чиштем. Германиянең сигез хуҗалыгының тәҗрибәсен өйрәндем. Ни гаҗәп, Алман илендә фермерлар терлек санын йөз баштан да арттырмый. Ә ни өчен алар бездә меңәр баш сыерга тәгаенләнгән мега фермалар төзи? Мәкерле планнарының асылына төшендем. Зур хуҗалыклар фермерларның бөлүенә, халыкның мал тотмый башлавына китерә. Без моны анык мисаллар белән дәлилли алабыз. Берничә елдан эре хуҗалыклар үзләре дә көрчеккә терәлә. Нәтиҗәдә, ил халкы, “ашарга сорап”, Көнбатыш фермерына барып тезләнергә мәҗбүр була. Җитәкчелек вакытында уйланмаса, тиздән янә “азык-төлек коллыгы”на төшүебез ихтимал. Киләсе елда үтәчәк җыенда шушы мәсьәлә дә игътибарга алынсын иде.

Күренүенчә, “Бөтенрусия татар малтабарларының татар авыллары эшкуарлары җыены”нда катнашучылар аерым бер милләтне борчыган мәсьәләләрне хәл итү белән генә чикләнми, авыл малтабарлары ил язмышы турында да җитди уйлана. Димәк, мондый чараның киләчәктә тагын да югарырак дәрәҗәдә үтәргә хакы бар.

Айдар Зәкиев.

Уфа — Казан — Самара — Уфа.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»