26.02.2014 - Авыл тормышы

Агачтан нур балкыта

Зөлфир Юнысов байтак еллар урындагы автотранспорт предприятиесендә электрик, контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләде. Әмма еллар үтү белән аны балачактагы шөгыле үзенә тартты. Ул бәләкәйдән ихатада әтисе Бориска агач эшләрендә ярдәм иткән.

— Агач эше — бик четерекле шөгыль. Нәрсәдер ясыйсың икән, аңардан кул җылысы бөркелеп торырга тиеш. Мин аны хәтта төрле буяулар белән эш итүче рәссам хезмәтенә тиңләр идем, — ди Зөлфир.

Аның бу сүзләре ихлас әйтелгәндер. Әнә, әти-әнисе өчен салган йортка карап та Зөлфирнең уңганлыгына гына түгел, ә агачтан сурәт коючы булуына да сокланасың. Толбазы авылы читендәге урамда бу өй ерактан ук үзенчәлекле матурлыгы, архитектур бизәкләре белән балкып тора.

Юнысовларның үз ихаталары да иҗат мәйданчыгы кебек. Ул, сәнгать әсәре тудырган рәссамнар шикелле үк, агачтан төрле бизәкләр уя. Зөлфирнең сүзләренә караганда, хобби буларак тотынган шөгыле хәзер аның тормышына ямь өсти.

— Барысы да очраклы килеп чыкты, — ди Зөлфир. — Агач эшенә пенсиягә чыккач кына тотынырга иде исәбем. Янәшәдәге базарга сүтеп-корылмалы өстәл эшләп бирүемне сорадылар. Үзем дә көтмәдем, ул шулкадәр матур килеп чыкты. Аннары өйдә икенче катка менүче баскычларга заказ булды. Менә шулай элекке эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Ул баскычларның инде исәбен-хисабын да оныттым.

Зөлфир Юнысов хәзер Авыргазы районында билгеле малтабар гына түгел, тирә-якта агач эшләнмәләре белән танылу алган оста да. Аның ихатасы үзе бер серле дөнья! Бакча өчен беседкалар дисеңме, төрле агач сыннармы — аларның һәммәсе бер-берсен кабатламаган матурлык үрнәге. Ишек алдындагы буралы кое, мөгаен, күпләрнең хыялыдыр. Борынгы татар милли бизәкләре белән эшләнгән кое бурасы — эксклюзив. Аларны ул махсус заказ буенча гына иҗат итә. Зөлфир сирәк очрый торган бизәкләү серләренә ике улы — Денис белән Артурны да өйрәтә. Юнысовлар тизрәк яз якынлашуын көтә. Ихаталар кардан арынгач, тирә-якка матурлык өстәп, Толбазы урамнарын яңгыратырдай балта тавышлары ишетелә башлар.

Хушлашканда Зөлфир миңа яңа гына эшләнгән сыерчык оясы бүләк итте. “Без килгән кунакларны бүләксез озатмыйбыз. Бакчагызда шушы ояны сайлаган сыерчыклар җыры озак яңгырасын”, — диде ул.

Олег Төхвәтуллин.

Авыргазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»