19.02.2014 - Авыл тормышы

“Эшсезлектән эшле булдык”

Ләлә һәм Альфред Мәүләвиевлар.Районның агросәнәгать комплексы 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән 6 җәмгыять һәм 60тан артык фермер хуҗалыгын берләштерә. Фермерлар, максатлы программаларда катнашып, дәүләт ярдәме ала. Әйтик, Можар авылыннан Рөстәм Шакиров узган елда, яңа эш башлаучы фермер буларак, фермерлык хуҗалыгын үстерү өчен бер миллион сумлык республика ярдәме алды. Рәсимә Гыйльфанованың крестьян-фермер хуҗалыгы, республика программасында катнашып, алтмыш баш токымлы бозау сатып алды һәм техника паркын өлешчә яңартты. “Агро-Мен”, “Уралагро”, “Яблоня” җәмгыятьләре дә уңышлы эшли, халыкны арзан һәм сыйфатлы азык-төлек белән генә түгел, эш урыннары белән дә тәэмин итә.

Ләлә һәм Альфред Мәүләвиевлар Краснокама районының Уразай авылында яши. Билгеле булуынча, хәзер эш урыннары булган авыллар сирәк, әлеге гаилә дә моннан берничә ел элек шушы проблема белән очраша.

— Эш булмагач, районга эшсезлек буенча исәпкә басарга бардым. Шунда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Илсөяр Ганиева белән сөйләшеп киттек. Ул исә безгә эшкуарлык белән шөгыльләнергә, гаилә фермаларын үстерү буенча программада катнашырга тәкъдим итте. Яшермим, моңа тиз генә ризалык бирмәдек, барысын да энәсеннән җебенә кадәр уйладык.  Мин бу эштә бернәрсә дә майтара алмыйм, ярый ла Альфред бар яклап та килгән — чын авыл кешесе, һәр эшне аңлап, белеп эшли. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Динис Биков та  бу адымыбызны хуплады һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, эшсезлектән эшле булып киттек, — дип елмая Ләлә ханым.

2012 елда Мәүләвиевлар әлеге программа буенча бүленгән субсидиягә ун баш сыер малы юнәтә. Тора-бара маллар үрчи. Эшне җиңеләйтү максатыннан  хуҗалар сыер саву аппаратлары сатып ала, җитештергән ит, сөт, каймак һәм эремчек сатуга чыгарыла.

— Хәзер, ни генә димә, халык кибетләр-дәге синтетик ризыктан туйган. Шуңа да экологик яктан чиста, үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәләр, базарга бару белән товарны шәһәр халкы  шунда ук алып бетерә. Инде үз сатып алучыларыбыз да бар. Кыскасы, әзерләгәнебез сатылмый ятмый, шундук тере акчага әйләнә бара. Ит турында сөйләп тә тормыйм инде, кайчак авылда ук алып бетерәләр. Безгә бу яклап аеруча уңайлы — район территориясендә ике шәһәр урнашкан. Шуңа күрә мин “сатылмый”, “файдасы юк” дигәнгә ышанмыйм. Миңа калса, бу ялкауга бер сылтау гына. Чынлап торып эшләсәң, эше дә була, ашы да була, — ди хуҗабикә.

Бүгенге көндә Мәүләвиевларның  маллары утыз башка җиткән. Киләчәктә алар токымлы маллар сатып алырга ниятли. Мал булгач, әлбәттә, аның азыгы да кирәк. Билгеле ки, бу кадәр малга сатып алып ашата башласаң, файда турында уйлыйсы да юк. Шунлыктан, “Беларусь” тракторы янына әкренләп тагылма инвентарь: культиватор, тырма, печән җыючы пресс, чәчкеч сатып алына. Яңарак кына Мәүләвиевлар 350 мең сумга комбайн сатып алган. Барлык басу эшләре Альфред җилкәсендә. Әмма 126 гектарны ялгызың эшкәртеп өлгереп булмый, чөнки  печәне дә, игеннәр да бер вакытта дигәндәй өлгерә. Шуңа күрә язгы-көзге басу эшләренә эшчеләр алырга туры килә. 

Мәүләвиевларның фермалары ихатада гына. Җыйнак, уңайлы, заманча бинаны фермерлар яңарак кына төзегән. Арытаба маллар саны ишәйсә, ферманы киңәйтергә туры киләчәк.

Үзе эштән бушый алмаган Альфред, авылда эш юк, диючеләргә чын күңеленнән аптырый.

— Киресенчә, мин эшләргә кеше табалмыйм. Фермага эшкә ничә кешегә дәшеп карадым, килергә теләүчеләр юк. Югыйсә, эш шартлары да яхшы, акчасын да түлим, — ди ул.

Менә шулай яши фермерлар. Киләчәккә планнары зурдан. Аларның тормышка ашачагына шик юк, чөнки хуҗаларның җилкәсе ка­­лын, алар тормышларын кемдер килеп ях­шыртканны көтеп утыра торганнардан тү­гел, үзләренең киләчәген бүген үзләре төзи.

Гөлнара Гыйлемханова,

”Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»