19.02.2014 - Авыл тормышы

Токымлы сарык үрчетү отышлы

Халыкны эш белән тәэмин итүдә кече һәм урта малтабарлык үсеше олы әһәмияткә ия. Борай районында моны яхшы аңлыйлар. Районда икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең дүрттән бер өлешен алар тәшкил итә һәм район бюджетын тулыландыруга тоемлы өлеш кертә. Хәзер сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм халык куллануы товарлары җитештерү үсешен алардан башка күзаллау мөмкин түгел.

Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Рима Ганиева әйтүенчә, төбәктә эшкуарлык үсешен тәэмин итү буенча муниципаль программа кабул ителгән. Борайлылар үз программалары белән даими рәвештә республика конкурсларында катнаша һәм җиңү яулый. Соңгы елларда гына да бу тармакка 5 миллион 921 мең сум субсидия җәлеп ителгән. Район хакимияте 2 миллион 120 мең сумлык ярдәм күр­сәткән. 2008-13 елларда кече һәм урта эшкуарлыкның 49 субъектына финанс ярдәм күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, 163 эш урынын саклап калуга ирешкәннәр һәм яңа 111 эш урыны барлыкка килгән.

Районда эшкуарлык сәүдә итү белән генә чикләнми. Урындагы җитәкчеләр, беренче чиратта, продукция җитештерүчеләргә ярдәмләшүгә өстенлек бирә. Әлбәттә, мондый карашның нәтиҗәсе дә матур. Соңгы елларда товар җитештерү, төрле хезмәтләр күр­сәтүче эшкуарлар саны байтакка артты. Мәсәлән, Раушан Исламов туган авылы Иске Карагошта кәҗә кымызы җитеш­терү белән шөгыльләнә. Узган ел азагында ул җитештергән кымыз “Башкортстан продукты” проектында да катнашып, танылу алды. Шәхси эшкуар Ирек Гыйндуллин тимердән матур әйберләр ясый.

Борай халкы, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә махсуслашкан. Хәзер монда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче эшкуарлар да байтак. Районда үстерелгән яшелчә-җимешнең күпче­леге аларга туры килә. Әлбәттә, бу эшләрне кул көче белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа эшкуар Равис Камалов якташлары хезмәтен җиңе­ләйтү юнәлеше алган. Аның пред­прия­тиесендә ясалган инвентарь, тракторларга тагылмалы авыл хуҗалыгы җи­һаз­ларын үзләрендә генә түгел, күрше районнарда да киң кулланалар.

Районда үз эшен ачып, туган җиренә игелек китерергә теләүче яшьләр байтак. Әмма моның өчен башлангыч капитал кирәк. Банклардан эшкуарлыкны үстерүгә юнәлтелгән түбән процентлы кредитлар алуда төрле киртәләр җитәрлек, аларның күпчелеге нәкъ яңа башлаучыларга кагыла. Авыл шартларында сәүдә белән шөгыльләнүчеләргә дә кыенлыклар туып кына тора. Билгеле булуынча, республика җитәкчелеге үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукция белән сәүдә итүгә зур игътибар бирә. Әмма хәзер районнарга да илне биләп алган зур сәүдә челтәрләре килеп керүе бу юнәлештә зур кыенлыклар тудыра. Аларда консервантлар кулланып әзерләнгән озак бозылмаучы азык-төлекнең арзанрак булуы сатып алучыны үз ягына аудара. Чит җирләрдән китерелгән сөттә, майда, сыр һәм колбасаларда, башка төр ризыклар составында натураль продук-циянең бик аз микъдарда булуын әле дә күпләр аңлап җитми.

Илдә үзгәрешләр чорында республикада сарык ите, йон, тире җи­тештерү нык кимеде. Бу төр продук­ция­гә хаклар­ның түбәнлеге, эшкәртүче предприя­тиеләрнең туктап калуы аның төп сәбәпчеләре булды. Соңгы елларда Борай районында сарыкчылыкны үс­терүгә дә игътибар артты. Хәзер Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә, “Салават Юлаев”, “Кама”  коо­перативларында бу юнәлешне тергезделәр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе зоотехнигы Илдус Габдрахманов әйтүенчә, күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм халыктагы сарыклар саны инде егерме мең баштан арткан. Бу җәһәттән унга якын фермерның өлеше тоемлы.

Шәхси эшкуар, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Кадим Фәрхетдинов “романов” токымлы сарыклар үрчетү белән 2011 елның көзеннән шөгыльләнә. Үз эшчәнлеген ул Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша дәүләт ярдәме рәвешендә алган 117600 сум субсидия исәбенә башлаган. Бу акчага фермер 16 баш сарык һәм бер тәкә сатып ала һәм малларны үз ихатасында асрый. 2012 елның язында эшкуар 54 гектарга якын җирне арендага ала, аларның яртысын печәнлек итә һәм калганын көтүлеккә бүлә. Шунда ук йөз башка исәпләнгән җәйләү дә төзеп куя. Ел азагына аның сарыклары 79 башка җитә. Шул ук елның декабрендә фермер, районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасында катнашып, 200 мең сумлык ярдәм ала. Бу акчага  ул 12 баш токымлы мал һәм хуҗалык эшләре өчен “Нива” автомашинасына прицеп ала.

2013 елның язына хуҗалыктагы сарыклар саны 100дән артып китә. Бу кадәр ишле малны үз ихатаңда гына асрап булмый, ферма төзергә, авыл хуҗалыгы техникасы алырга кирәк. Кадим Хәнәфи улы “2013-15 елларда Башкортстанда яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” конкурсында катнаша һәм 1 миллион 313 мең сумлык грант алуга ирешә. Аны ул, бизнес-планга ярашлы, җир эшкәртү, мал азыгы хәзерләү, сарык йоны алу машиналары алуга куллана. Фермер шул ук елның көзенә үз исәбенә ферма да төзи. Агымдагы ел башына бу фермада 300дән артык баш мал бар иде. Хәзер фермер дүрт кешене эш белән тәэмин иткән. Хуҗалыкта уртача эш хакы 15000 сум тирәсе.

Киләчәккә дә планнары зурдан аның.

— “Романов” токымлы сарыклар үрчетү отышлы. Агымдагы ел азагына маллар санын 500 башка җиткерүне күзаллыйбыз. Киләчәктә токымчылык эше белән шөгыльләнергә исәп бар. Дөрес, моның өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ягыннан да ярдәм кирәк булачак. Үзебездә йон һәм тире эшкәртүне оештырырга да ниятлибез. Монысы инде авылыбызда тагын эш урыннары арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Кыска гына вакытта минем хуҗалыкның мондый үсеш алуы илдә, республикада, районда кече һәм урта эшкуарлыкка тоемлы ярдәм булу нәтиҗәсе ул. Барлык башлангычларымда район хакимияте, аның авыл хуҗалыгы идарәсе ярдәменә таянып эшлим. Кирәкле документлар әзерләүдә мәгълүмат-консультация үзәге ярдәм итте, — ди Кадим Хәнәфи улы.

Ирешкән уңышлары турында сөйләп барырга бик яратмый ул. Районда хуҗалык итүнең кече формалары белән шөгыльләнүче мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рөстәм Шаһиәхмәтов әйтүенчә, эшкуар Кадим Фәрхетдинов “Алтын көз” —  Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсенең “Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы” конкурсының “Малчылык продукциясе җитештерүдә ирешкән югары уңышлары өчен” номинациясендә Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнгән.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»