13.02.2014 - Авыл тормышы

Фермерларга “ишек ачылды”

Аграр җитештерүдә кайсы юнәлеш өстенлек алырга тиеш, хуҗалык итүнең нинди формалары авылны таралудан саклап калырга мөмкин? Мондый бәхәсләр Русия­дә чирек гасырга якын дәвам итә. Һәм, әйтергә кирәк, элекке колхозларны тарату да, илдә фер­мерлык хәрәкәтен үстерү сәясәте дә көткән нәтиҗәне бирмәде кебек. Алай гына да түгел, Бөтендөнья  Сәүдә Оешмасына кабул ителү, гомумән, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен киметүгә китерде. Ә аграр җитеш­терү белән үзаллы шөгыль­ләнү­че­ләрнең бүгенге икътисади мөнә­сә­бәтләр шартларында “авыл арбасын” тартырга ай-һай көчләре җи­тәр микән, дигән сораулар да туа.

Шул ук вакытта, республикада фермерлар саны елдан-ел арта. Соңгы мәгълүматлар буенча, мә­сәлән, хәзер алар 5300 хуҗа­лыкны берләштерә. Соңгы өч елда фермерлар саны бер мең берәмлеккә тулыланган. Әлеге категориядәге хуҗалыклар тарафыннан җитеш­терелгән продукциянең арта баруы күзәтелә. Әмма бүген аграр тар­мак­тагы үсеш авыллардагы социаль проблемаларны хәл итүдән ерак тора. Фермер хуҗалыклары арасында “минем йорт читтәрәк” ди­гән принцип белән яшәүчеләр дә бар.

Крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитеште­рү­челәр съездында байтак проблема күтәрелде. Шунысы да игътибарга лаек: аграр форумда катнашып, республика Президенты Рөстәм Хәмитов фермерларга үз проблемаларын яшермичә күрсәтергә кирәклеген һәм аларга власть органнары тарафыннан һәрдаим игътибар булырга тиешлеген белдерде.

Башкортстан фермерларының ике ел элек узган съезды хәтердә калган. Йокымсырап утыручы делегатларны оетып җибәргән отчет доклады булды. Кул чабуларның еш кабатлануы элекке партия съезды атмосферасын бирде. Республика агросәнәгатендәге мөһим тармак “дилбегәсе”н билгеле аграр-җитәкче, авыл хуҗалыгы проб­ле­маларын Дәүләт думасы утырыш­ларында күтәргән Зифкать Сәетгалиевка тапшыргач, фермерлар эшчәнлеге җанланып китте. Ниһаять, аларның “тавышы”н югары власть органнарында да ишетә, алар белән исәпләшә башладылар. Алгарак китеп, шуны да әйтергә кирәк: берничә көн элек кенә узган югары форумда аерым фермерлар тарафыннан кискен проблемалар белде­ре­лүе, турыдан-туры республика Президентына мөрәҗәгать итә алулары да сүз иреге булуын гына түгел, ә иң югары властьның да “ишекләре ачылуын”, республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә әзер булуын күр­сәтүче дәлил булып тора. Республика башлыгының съездда катнашуы, фермерлар белән шәхсән аралашуы аларга карата дәүләтнең әһәмият бирүен һәм ышаныч белдерүен күрсәтә.

Саннарга игътибар иткәндә, мәсәлән, үткән елда республика аграрийларына күрсәтелгән 7,4 миллиард сум дәүләт ярдәменең 1,1 миллиарды, ягъни 15 про­­центы чамасы, фермер хуҗа­лыкларына бирелгән. Узган елда рес­публикада җитештерелгән аш­лыкның — 21,6, шикәр чөгендеренең — 13,2, көн­багышның 22 проценты әлеге кате­гориядәге хуҗалыклар исәбенә туры килә. Терлекчелектә сыер маллары са­ны арту дәвам итә. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш — 10,4 процент, кә­җә һәм сарыклар — 3,6, кош-корт 2 процентка арткан.

— Мондый күрсәткечләр республиканың тоташ аграр җитештерүендә тоемлы. Мин фермер хуҗалыкларын үсте­рүдә комплекслы-максатлы алым нәтиҗәлелеген күрсәтте дип исәплим, — диде съезддагы чыгышында авыл хуҗа­лыгы министры Николай Кова­ленко. — Узган елда “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” республика программасы һәм ике юнәлештәге грант программалары аеруча уңышлы дәвам итте. Бу аларга матди базаларын үстерергә мөмкинлек бирде. Соңгы өч елда гына да фермерлар тарафыннан бер мең трактор, 122 ашлык комбайны һәм 100дән артык йөк автомобиле сатып алынды. Бүген Бүздәк районыннан республикада билгеле Фәвил Хәбибрахманов —  Русиядә 300 миллион сумга пыяла теплица төзегән бердәнбер фер­мер. Мәләвез районыннан Илдус Шәрипов, Баймактан Айрат Шәрәфетдинов, Дәүлә­кәннән Илфат Муллагилдин, Бәләбәй­дән Александр Шипицын кебек фермерларның эш тәҗрибәсе олы бәягә лаек. Республикада алар кебек чын җир хуҗалары күбрәк булганда, аграр җитеш­терүдәге казанышларыбыз авыллар яшә­ешенә тагын да матур чагылыш өстәр иде.

Республикада агросә­нә­гатьне 2017 елга кадәр үстерү стратегиясен билгеләү буенча эш төгәлләнеп килә. Биредә фермерлык хәрәкәтен тагын да нәтиҗәлерәк оештыру максатында берничә юнәлеш каралган. Фермер киләчәктә үз-үзенә ышанып, өметен сүн­дер­мичә эшләсен өчен нәр­сә җитми соң?

Тоташ алганда, 2017 елга тулай аграр җитештерү күлә­мен 155-160 миллиард сумга җиткерү бурычы куела. Бу 2013 елгы бәяләр белән. Әлеге күрсәткечтә фермерлар өлеше кимендә 9 процент, ягъни 11,7 миллиард сумлык тәшкил итәргә тиеш.

Үсемлекчелектә фермер хуҗалыклары өчен перспектив юнәлешләр булып ашлык, шикәр чөгендере җитештерү, аеруча бәрәңге һәм яшелчәче­лек билгеләнәчәк. Быелдан мелиорацияне үстерү буенча республика программасы га­мәлгә керә. Министр фике­рен­чә, әлеге программаны тор­мыш­ка ашыру 2016 елга яшел­чә җитештерүне 400 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу — республикада яшәүче һәр кешегә елына 100 килограмм дигән сүз.

Безнең мәгълүмат. Әлеге вакытта Башкортстанда һәр кешегә елына 70 килограмм, ягъни ихтыяҗның 50 проценты күләмендә, яшелчә җитеш­терелә. Санитар норма буенча һәркемгә ул 139 килограммнан ким булмаска тиеш. Дөрес, мелиорацияне үстерүчеләр республикада әле дә бар. Аеруча Туймазы, Мәләвез, Бишбүләк һәм Әл­шәй районнарында ачык грунтта төрле яшелчә үсте­рү­че фермерлар байтак.

Үсемлекчелектә өстенлек­ле юнәлешләрнең берсе органик авыл хуҗалыгын үстерү белән бәйле. Монысы җир эшкәртү культурасы, яңа технология һәм фән казанышларын нәтиҗәле, кыюрак куллануга кайтып кала.

Министр киләчәктә республика басуларында төрле дәрәҗәдәге агулы химикатлар һәм пестицидлар, генетик моди­фи­кацияләнгән орлыклар куллануны чикләү мәсьәләсен күтәрде. Экологик яктан чиста продукция бәяләре традицион технология нигезендә үстерел­гәннән 20-30 процентка югарырак булуга карамастан, республика халкы органик нигездә эшкәртелгән, үстерел­гән азык-төлек, яшелчә белән тәэмин ителергә тиеш, диде Николай Коваленко.

Югарыда телгә алынган стратегик үсеш программасында, шулай ук, ашлык комбайннары белән тәэмин итүне яхшыртуга да мөһим урын бире­ләчәк. Яңа техника сатып алуда дәүләт субсидияләре сакланачак.

Фермер хуҗалыкларының терлекчелек тармагында да мөмкинлекләре зур. Дөрес, әле бу категориядәге җитештерүчеләр уртача савымны 3700 килограммнан чак арттыруга иреште. Якын елларда КФХ­лар­да еллык савым уртача дүрт мең килограмм тәшкил итәргә тиеш. Моңа ирешүдә тармак министрлыгы ярдәм итәргә әзер. Аларга “500 ферма” республика программасында катнашу таләпләре йомшартылды. Эре аграр предприятиеләрдән аермалы буларак, елкычылык, сарыкчылык һәм кәҗә үстерү, умартачылык, су кошларын күпләп асрау буенча фермерлар зур өстенлеккә ия. Әйткәндәй, илдә иң куәтлеләрдән исәпләнүче “Благовар кошчылык фабрикасы” яхшы генетик токымга ия һәм ул республикада кошчылыкны үстерүдә фермерларга гына түгел, шәхси ихата хуҗаларына да зур ярдәм күрсәтә ала.

Съездда республикада коо­перация хәрәкәтен тер­гезү һәм үстерү буенча җитди сөйләшү булды. Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы халыктан яшелчә, сөт җыюны нәтиҗә­лерәк оештыру буенча тәгаен бурычлар билгели. Бу эшкә теләк бел­дерүчеләргә махсус грантлар карала.

...Моннан 10-15 еллар элекке кебек үк, әлегә Русиядә фермерларның ил халкын азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәчәгенә ышанып булмый. Җәмгыятьтә аларга карата караш та бертөрле генә түгел. Әлегә фермерларның күбесе, нигездә, үз проблемалары белән яши. Ә тоташ авылдагы  соңгы уньеллыкта җыелган социаль проблемалар күмәк хуҗалык таркалган очракта бөтенләй читтә кала. Урыннарда район җитәкчеләренең фермерлар тормышы, алар­ның хәле белән якыннан танышуы гына җәмгыятьтә фермерларга карашны тамырдан үзгәртә алмас кебек. Аннары, чит илләрдә дә эре товар җи­тештерүчеләрнең көчлерәге уңышлырак эшли. Бергә булганда, уртак максат куеп, “бер канат” астында эшләгәндә генә, проблемаларны кыюрак күтә­реп, ил җитәкчеләре ишетерлек дәрәҗәдә сөйләшеп буладыр ул.

Олег Төхвәтуллин.

 

Фото: Съездда катнашучылар: Иглиннан — Рөстәм Хәбибрахманов, Бүздәк районыннан — Шәфәгать һәм Фәвил (уңнан беренче) Хәбибрахмановлар, Бәләбәйдән — Александр Шипицын һәм Илеш районыннан — Фирдәвис Ялалов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»