04.02.2014 - Авыл тормышы

“Марс”ны ул саклап калды

Кыш — терлекчелек тармагы өчен иң җаваплы чор. Элегрәк кышкы айларда продукция җитештерүнең күпләп кимүенә юл куела иде. Соңгы елларда республикада ит, сөт җитештерүдә ел әйләнәсенә күрсәткеч­ләрне саклау юнәлеше алынды. Яңавыл районында да бу җәһәттән эш нәтиҗәле оештырылган.

Район терлекчеләре узган елда 11900 тонна сөт, 3060 тонна ит җитештерде. Бу күрсәткечләр 2012 елдагы белән чагыштырганда, бер һәм җиде процентка күбрәк. Яңавыллылар моңа ныклы азык базасы булдыру, токымчылык эшен киң җәелдерү һәм сөт җитештерү техно­логияләрен төгәл үтәү исәбенә ирешә­.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Нәфкать Мөгаллимов белдерүенчә, төп көтүне токымлы таналар исәбенә яңартуга җитди игътибар бирелә. Соңгы биш елда хуҗалыклар ел саен 230-250 баш токымлы мал сатып алган, шулай ук үзләрендә токымлы мал үстерү дә җайга салынган. Әлеге вакытта район фермаларында көн саен утыз тоннага якын сөт җитештерелә.

“Марс” кооперативы — уртача хуҗа­лыкларның берсе. Узган корылыклы елда да кышлату чорына һәр малга утыз центнердан артыграк азык берәмлеге тупладылар. Елны табыш белән тәмамл­адылар. Мал кышлату да уңышлы бара. Хуҗалыкта көн саен 13 центнерга якын сөт савып алалар, уртача савым 8,4 килограмм.

Терлекчелек тармагының нәтиҗәле үсешүе өчен бүген  җитәкченең оста икъдисадчы булуы һәм хәзерге базар шартларында эшли белүе мотлак. Кооператив рәисе Радик Сәетов нәкъ шундыйлардан. Бар булмышы белән колхоз тормышында кайнап үскән җитәкче ул. Андыйлар турында халык “кайда туган, шунда яраган” ди. Урта мәктәп тәмамлагач, автом­әктәптә укый. Совет Армиясендә хезмәтен тутырып кайтканнан соң туган колхозында шофёр, комбайнчы булып эшли. Уңган егетне колхоз җитәкчеләре тиз күреп ала һәм ферма мөдире итеп тәгаенли. Шул чорда ул читтән торып укып, авыл хуҗалыгы белгече дипломы ала. 1997 елда авылдашлары аны кооператив рәисе итеп сайлый һәм ялгышмый. Илдә барган олы үзгәрешләр чорында байтак хуҗа-лыклар банкротлыкка тарып, юкка чыккан бервакытта Радик Нияз улы кооперативны саклап кала.

Авылда хезмәткә түләү бик түбән булганлыктан, күпләр читкә чыгып китә. Радик Сәетов хуҗалыкта төп эшче көч булган уңган егетләрне югалтмау юлын үзенчә хәл итә. Яшьләргә туган төбәктә оя корып яшәп китәргә ярдәмләшә ул. Шуннан егетләр өйләнә башлый — кыска гына вакытта авылга 23 килен төшә.

— Хәзер ул киленнәр савучы, мал караучы һәм башка өлкәләрдә эшли. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Наилә Әхмәдуллина, районның Мактау грамотасына лаек булган Мөнәвәрә Садыйкова узган елда үз төркемнәрендәге  һәр сыердан уртача 4000 килограммнан күбрәк сөт савып алуга ирештеләр. Киленнә-ребез тырышып эшләү белән беррәттән балалар үстерделәр, күпләренең оныклары да бар. Араларында берничәсе хаклы ялга чыгарга да өлгерде, — ди зур канәгатьлек белән тәҗрибәле җитәкче.

Гыйнвар аенда Радик Нияз улы матур юбилеен билгеләде. Олы хезмәт юлын, авыр елларны бергә үткән хезмәт-тәшләре аны шул уңайдан ихлас котлады. “Пенсиягә чыктым дип ялга туктамассың әле, көч бар чакта бергә эшләрбез”, дигән ышаныч белдерде алар җитәкчеләренә.

Радик Сәетов матур, үрнәкле гаилә башлыгы да. Хәләле Азалия белән өч бала үстергәннәр. Хәзер алар барысы да үзаллы яши, әти-әниләренә биш онык бүләк иткән.

Радик Нияз улының тырыш хезмәте югары бәяләнгән. Ул өченче дәрәҗә “Дан” ордены кавалеры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Алдагы көннәрдә уңган җитәкчегә һәм ул җитәкләгән хезмәт коллективына яңа биеклекләр, уңыш-казанышлар юлдаш булсын!

Марат Зыятдинов,

 “Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.

Фото: Кооператив рәисе Радик Сәетов савучылар Наилә Әхмәдуллина һәм Мөнәвәрә Садыйкова белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»