01.02.2014 - Авыл тормышы

Табышлы эшләү – заман таләбе

Республика үзәгендә урнашкан, башкалага төньяк-көнбатыштан капка булган Кушнаренко районы һәрвакыт халыкның, юлчыларның күз алдында. Аның аша федераль трасса уза, шуңа да биредә юл буенда күргәннәр тиз арада ил буйлап тарала, гомумән, Кушнаренкода төчкерсәң, Уфада “Ярхәмикаллаһ”, дип торалар. Шундый шартларда сынатмаска, яхшылыкны арттырырга, кимчелекне киметергә тырышып яши биредәге чәмле халык.

Районда халык, нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыль­ләнә. Бире­дә төрле милек мө­нәсә­бәтендәге 78 предприятие, узган елда 1 миллиард 579 миллион сумлык продукция җитеш­тергән. Әлеге чорда мал кышлату бара. Алар арасында Чыршы-Тартыш сөтчелек фермасы алдынгылар сафында. Элекке Свердлов исемендәге колхоз уңган­нарының данлы хезмәт традиция­ләрен дәвам итеп, ферма коллективы үрчем, сөт савып алу күрсәт­кеч­ләрен елдан-ел арттыра. Узган елда биредә тулаем савым 608 тонна тәшкил иткән, аның 565 тоннасы сөт заводына озатылган. Ул  башлыча беренче сорт белән тапшырылган. Бу күрсәткечләр ел саен арта, әйтик, 2012 елдагы белән чагыштырганда, үсеш 15 тоннадан артып киткән, бозаулар да күбрәк алынган. Әле биредә 336 баш сыер малы, шул исәптән, 120 савым сые­ры асрала.

Хуҗалык җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтханов белдерүенчә, әлеге вакытта ферма гадәти режимда эшли. бигрәк тә яшь малларны исән кышлату, терлек­ләрне вакытында каплату, яшь таналар исә­бе­нә савым көтүен яңарту төп бурыч булып тора.

Фермага тәҗрибәле оештыручы Рәдиф Хәертдинов җитәк­челек итә. Ул биредә һәрнәрсә өчен җаваплы, шуңа да аның эш көне сәгать белән чиклән­мәгән, сөт исәбен алып бару, аның сыйфатын тикшерү дә аңа йөкләтелгән. Ферма мөдире уңган хезмәттәшләре — мал караучы Рамил Миронов, узган елда 30 сыердан 1430 центнер сөт савып алган савучы Гөлшат Вәкилова һәм башкаларны мактап телгә алды.

— Сыерның сөте — телендә, дигәнне истә тотып, без мал азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирәбез, — ди ул. — Быел һәр малга 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләдек. Савым яхшы, сөтне сатып алучылар канәгать, шуңа да хезмәт хакын “тере” акча белән алабыз. Безнең тармак киләчәктә дә үсештә булыр, табыш китерер, дип өметләнәбез.

терлекчелек тармагын үсте­рүгә районда зур игътибар би­релә. Бу өлкәдә “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитеш­те­рү­не арттыру. 500 сөтчелек фермасын комплекслы модер­ни­зацияләү” республика программасы ярдәмгә килә. Күптән түгел “Солтанай” агрофирмасында урнашкан сөтчелек фермасы да шушы программага кушылды.

— Берничә ел элек авыл тирәсендәге җирләр эшкәр­телмичә, ташландык хәлгә килде, фермада маллар бетерелде, терлекчелек биналары җиме­релде. Ике ел эчендә инвестор шактый эш башкарырга өлгерде. Иң мөһиме — егермедән артык кеше эшле булды, — ди бу хакта район хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов.

Шушы вакыт эчендә фермада шактый күләмле ремонт башкарылган. Әле биредә 450 баш эре терлек асрала, шуларның 300е — савым сыерлары. Кышлатуга кергәннән бирле 70 бозау алынган.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе турында аның директоры Лариса Шелухина болай ди:

— Агрофирманың 3200 гектар җире бар, шуның 2000 гектардан артыгы – сөренте җир­ләр. Без аларны тиешенчә эш­кәртәбез, яхшы уңышка өмет­лә­нәбез. Әмма ашлык базары тотрыклы булмаганлыктан, төп игътибарны терлекчелеккә юнәл­тергә булдык. Сөтчелекнең табышлылыгы шактый югары. Әле сөт сатудан көн саен 20 мең сум керем алабыз.

Шул рәвешле, районда табышка эшләүче авыл хуҗалыгы пред­приятиеләре арта. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»