30.01.2014 - Авыл тормышы

“Безнең авылда да фабрика бар!”

Туймазы районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасын уңышлы тормышка ашыруга, сәнәгатьчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга зур әһәмият бирелә. Алар арасында үз эшчәнлеген авыл җирендә җәелдерергә теләүчеләр дә бар. Күптән түгел Төмәнәк авылында “РиаПласт” җәмгыяте ачылуга, заманча предприятиедә югары җитештерүчәнле һәм акчалы эш урыннары булдырылуга биредә көн күрүче халык аеруча нык шатланды.

Әлбәттә, авыл җирендә яңа сәнәгать эшчәнлегенең үсеше — район өчен дә куанычлы зур вакыйга. Төмәнәктә булганда яңа предприятие һәм анда эшләгән коллектив белән танышу яхшы тәэссоратлар калдырды. Яшь директор Ринат Шәйдуллинның бизнес дулкынында үзенең ничек “йөзүе” турында сөйләве дә бездә зур кызыксыну тудырды.

— Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаганнан соң, Туймазыдагы тукылмаган материаллар җитештерүче фабрикада, аның базасында оештырылган “Политар” җәмгыятендә эшләдем, — ди ул. — Шуннан бирле шул бизнестан аерыл­мадым. Маркетинг тикшеренүләрен үткәргәннән, ягъни куллану базарын ныклап өйрәнгәннән соң, миндә шундый идея туды: нигә үзебездә полипропилен капчыклар җитештерүче производство ачып карамаска? Чөнки хәзер төзелеш һәм химия индустриясе тармакларындагы зур тоннажлы предприятиеләр автоматлаштырылган яңа төяү-бушату линияләрен кертү өчен 500-1000 килограмм сыйдырышлы капчыклар куллануга күчте. Продукцияне вагон-контейнерларга төяп озаткан­да бу алар өчен күпкә отышлырак. Кирәкле җиһаз сатып алып, без 2012 елда ук тәүге тегүле эшләнмәләрне чыгара башладык. Тик яңа производство өчен база кирәк иде. Туймазының үзендә эзләп карадык, ләкин бәяләрен 4 миллион сумнан төшерергә теләмәделәр. Шуннан үзем туып-үскән Төмәнәк авылына кайттым. Авыл хакимиятендә миңа ярдәм кулы сузарга әзер торуларын белдерделәр.

— Бу бина элекке ташландык казанлык иде, — дип сүзгә кушылды урындагы үзидарә органы җитәкчесе Әгъзам Фатыйхов. — Эшкуар Шәйдуллиннар аны килеп карады. Ярым җимерек бинаны күреп, башта дәшмәделәр. Күпмедер вакыт үткәч кенә, тәвәккәлләп, уңай карарга килделәр. Мин аларга бинаны ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен миллионнарча сум түгәргә туры киләчәген яхшы аңлый идем, тәүдә безнең авылда шундый заманча производство ачылачагына күңелдә шик тә бар иде...

Үз идеясен гамәлгә ашыру нияте белән янган яшь инвестор күп каршылыкларны җиңеп чыга. Иске казанлыкның мәйданы бизнес-проектта каралган җитештерү күләменә ярашлы булмаганлыктан, бинаның икенче катын төзергә карар итә. Күп банкларның тупсасын таптаганнан соң, ниһаять, үткән ел башында озайлы кредит линиясе ачтыруга ирешә. Бу очракта инвестор Шәйдуллинга республиканың Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды гарантиясен бирә, ягъни алар финанс залогының 70 процентын үз иңенә ала.

— Икенче катны төзеп, бинаның мәй­данын 500 квадрат метрга кадәр киңәйттем, — ди Ринат Марат улы. — Яңа цехка чит илләрдә чыгарылган югары җитештерүчәнле җиһазлар кайтардык. Башта коллективта сигез кеше идек. Хәзер без полипропиленнан тегелгән йомшак контейнерлар базарына ныклап үтеп кердек, дип әйтергә була. Продукцияне Русиянең төрле төбәкләрендәге кулланучыларга озатабыз. Казахстандагы төзелеш һәм химия индустриясе предприятиеләре белән дә бәйлә­нешләрне ныгытабыз. Безнең товарга их­тыяҗ яхшы булгач, былтыр җитештерү күлә­мен ике тапкырга арттырдык. Ә үзебезгә кирәкле чималны — полипропилен тукымаларны Чиләбе, Ульяновск, Краснодар, Мәскәү өлкәләрендәге тәэминатчылардан алабыз.

Авыл тормышына яңа сулыш биргән “РиаПласт” җәмгыятендә бүген 26 кеше эшли. Урындагы хакимият башлыгы Әгъ­зам Фатыйхов телгә алганча, авыл җи­рен­дә югары җитештерүчәнле эш урыннары ачылу аларны бигрәк тә куандырган. Яңа предприятиедә хезмәт хакы да әйбәт. Бу инде авыл Советы казнасына өстәмә салым агымы дигән сүз. “Яңа производствоның үсеш перспективасы да яхшы, якын киләчәктә алар безнең өчен иң эре салым түләүчегә әвереләчәк, — ди Әгъзам Хәмит улы.

“РиаПласт” җәмгыятендә эшләүчеләр тулы социаль пакет белән файдалана. Яңа цехтагы ямьлелек, коллективтагы дустанә мөнәсәбәт тә эшче хатын-кызларга ошый. Өстәвенә, аларны эшкә вахта автобусы йөртә. Бу Туймазы бистәсендә, күрше Әгертамак, Райман авылларында яшәүчеләр өчен бик тә кулай.

Цехта эшләүче тегүче-машинист-каларның кәефе яхшы.

 — Мин Төмәнәк авылыннан. Элек Туймазыга йөреп, стоматология клиникасында санитарка булып эшләдем, — ди Нәзирә Фәттахова. — Монда эшкә килгәнемә ике ай булды. Технологлар ярдә­мен­дә яңа һөнәремне тиз арада үзләш­тердем. “РиаПласт”та миңа бик тә ошый. Эш тә якын, хезмәт хакыннан да канәгать­мен.

Зәлия Хәсәнова исә Төмәнәк муниципаль берәмлегенә керүче Покровка дигән кечкенә авылдан. Моңарчы туганнары ярдәмендә шәһәрдә эш тапкан булган, ләкин андагы хезмәт шартлары бер дә күңеленә ятмаган. Төмәнәктә яңа цех ачыл­ганын ишетеп, иң беренчеләрдән монда эшкә урнашкан. Әйтүенчә, яшь һәм тату коллективта үзен бик тә яхшы тоя. “Яңа предприятиедә кеше хакында хәстәр­лекне алгы планга куялар, шуңа күрә эшкә барасы килеп тора”, —  диде ул безгә.

Әйе, “РиаПласт” җәмгыятендә сәнәгать эшчәнлегенә салынган инвестицияләр халык файдасына эшли. Бизнеста уңышлы адымнар ясаган эшкуар Шәйдуллин бүген производство мәйданнарын арытаба киңәйтү уе белән янып йөри. Моның өчен янкорма төзергә ниятләп торалар. Яз шул проектны гамәлгә ашыруга, төзелешкә ныклап тотынырга иде, диләр. Ә әзер продукция складын төзи башлаганнар да инде. Димәк, Төмәнәк­тәге предприятиедә хатын-кызлар өчен югары җитештерүчәнле һәм акчалы эш урыннары тагын да артачак.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.

 

Директор Ринат Шәйдуллин (уңда) цехта эшләүче хатын-кызлар белән. 

Фото: Директор Ринат Шәйдуллин (уңда) цехта эшләүче хатын-кызлар белән. 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»