28.01.2014 - Авыл тормышы

Моңнар кайтсын авылга!

Мәдәният елы башланып кына өлгерде, районнарда бу җә­һәт­тән фестивальләр, концертлар гөрли дә инде. Краснокама районында исә бик матур чара — “Авылым сукмаклары” дигән район фестиваль-бәйгесе старт алды. Ул авыл Советлары арасында узачак. Һәр авыл биләмәсе данлыклы кешеләре, матур традицияләре, авылның үткә­не һәм бүгенгесе турында тамаша-концерт әзерләп, район Мәдәният сараенда чыгыш ясый. Шундый чараның иң тәүгесен Яңа Янъегет авыл Советы биләмәсе тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте.

Яңа Янъегет авылы билә­мәсе ямьле Агыйдел буена урнашкан Иске Мошты, Уртавыл, Иске Янъегет, Яңа Янъегет, Бачкыйтау, Яңавыл, Миняевка  авылларын берләш­терә. Бу – районның иң алдынгы авыл биләмәлә­ренең берсе. Яңа Янъегет авыл Советыннан  татар язучы-драматургы Гамир Насыйри, Башкортстанның атказанган артисты Филүс Гәрәев кебек җәүһәрләр, медицина фәннәре докторы, профессор Рим Каланов, техник фәннәр докторы, профессор Дилшат Рәкыйпов  һәм башка күренекле кешеләр чыккан. Радик Гаянов, Сафый Хәлилов, Касыйм Фәт­тахов, Дәниф Рәхмәтуллин, Барый Гомәров, Насыйх Мортазин кебек тырыш кешеләр туган авылларының, районның, рес­публиканың үсешенә зур өлеш керткән.

— Әлеге фестивальне социаль-икътисади күрсәткечләр буенча районның иң алдынгы биләмәләренең берсе ачып җибәрде. Мәдәният елында шундый матур, бай эчтәлекле чара үткәрелү зур мәгънәгә ия. Бу чара тамырларыбызны барлауга, йолаларыбызны терге­зүгә, милли мирасыбызны яшь буынга күрсәтергә һәм тапшырырга булышлык итә. Сер түгел, бүген җәмгыяте­бездә рухи кыйм­мәтлә­ребезгә зур урын бирелә, милли үзаң үсә, ата-бабаларыбыздан сакланып килгән мәдәни байлыгыбыз, туган телебез, йолаларыбыз өчен горурлык хис­ләре туа. Безнең бурыч — шушы кыйммәтләрне югалтмыйча, яшь буынга тапшыру, — диде район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин фестивальне ачу тантанасында.

Чыннан да, Краснокама районында бу юнәлештә зур эш башкарыла. Районда егермедән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши, һәрберсе үз милли йолалары, традицияләре белән күрше­ләрен баета. Район­ның бихисап иҗат коллективлары арасыннан уналтысы “халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен йөртә. Краснокама­ның иҗади көчләре республикада һәм илебез күләмендә үткән бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Р. Гәрәев исе­мендәге вокалчылар төр­ке­менең республика бәйгесен­дә, Курай бәйрәмендә, “Урал дусларын җыя” халыкара фестиваль-бәйгедәге җиңүләре – иң соңгы уңышларның берни­чәсе генә. Районда һәр милләт вәкиленә үз мәдә­ниятен үсте­рергә мөмкин­лекләр тудырылган, Краснокама җирендә ел саен республика һәм төбәкара фести­вальләр шаулап үтә.

“Авылым сукмаклары” — ел дәвамында барачак фестиваль. Ул иң яхшы номерлардан торган гала-концерт һәм бүләкләүләр белән тәмамла­начак. Ә әлегә фестивальнең башы гына.

Авылларның бүгенгесенә дә, киләчәгенә дә кагылучы сораулар бүген шактый. Фестиваль “түгәрәк өстәл”дән башланып китте. Район хакимияте һәм Советы вәкилләре, авыл Советы башлыклары, җәмәгать оешмалары җитәкче­ләре катнашкан җыелышта бик күп актуаль сораулар яңгырады һәм проблемаларны хәл итү юллары эзләнде.   

Яңа Янъегет авыл Советы фестивальгә җентекле әзер­ләнгән иде. Ул район Мәдәният йортының фойесыннан башланды. Анда авыл тормышына, тарихына багышланган стендлар, төрле гаиләләрнең шәҗәрәләре, авыл осталары­ның кул эшләре күргәзмәсе урын алган иде.

Ә инде концерт бу якта чын талантлар яшәвен тагын бер кат раслады. Районда күптән танылу алган, төрле республика, төбәкара, халыкара бәйгеләр җиңүчесе  Ринат Салихҗанов тамашачыга “Идел буе каеннары” җырын  бүләк итте. Ә Баш­кортстанның атказанган мәдә­ният хезмәт­кәре  Гөлсем  Галиева  якташыбыз Гамир На­сыйриның “Синең өчен калган” дигән җырын ишеттерде. Ире Рүдәл белән бергәләп башкарган “Эх, яшь чаклар бар иде!” җыры да искиткеч матур чыкты.

Иске Мошты авылыннан Алия Солтанова зур осталык белән “Азамат”ны башкарса, Ринат Нигъмәтов “Юкка түгел” җыры белән тамашачыны сөендерде. Алсу Искахова “Су буйлап” җыры белән алкышлар яуласа, Регина Хәлилова “Без — авыл кешеләре” җырын тамашачыга җиткерде, ә Бачкыйтау авылыннан тугыз яшьлек Гюнель Фәррахова “Кайтабыз да китәбез” җыры белән Филүс Гәрәевның дәвамы барлыгын, биредә сандугачтай сайраучы җырчыларның күплеген тагын бер кат исбат итте.

Бу якта хисле, сәләтле, ижади кешеләр яши, Дәнифә Сәлимова, Гөлзаһирә Тали­пованың шигырьләрен авыл халкы яратып укый, алар бу кичтә дә сәхнәдән яңгырады. Әлеге бәйрәмгә Казан шәһә­рендә яшәүче шагыйрә Гөлән­дәм Авзалова да кайткан иде, ул да тамашачыларга үз ши­гырьләрен укып ишеттерде.

Тамаша залы шыгрым тулы иде. Җыр-моң яратучылар мөкиббән китеп концерт карады, күңел­ләренә дәрт һәм илһам алып таралышты. Әйе, җыр ул бөек көчкә ия, күңелләрне сафландыра. Ә авылларда гармун моңнары яңгырый, дәртле җыр­лар агыла икән, димәк, бу тө­бәктә халыкның матур бүген­ге­се,  киләчәккә якты өмете бар...

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»