09.11.2010 - Авыл тормышы

Булдыклылар мал таба

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгы турында “Малтабар” сәхифәсендә язуыбыз очраклы түгел. Мәгълүм ки, “малтабар” сүзе ике тамырдан тора: “мал” һәм “тап”. “Очкын” хуҗалыгында исә нәкъ менә мал табучы, терлекләрнең токымын яхшырту һәм санын арттыру юнәлешендә күләмле эш алып баручы коллектив тупланган.

Бүгенге көндә хуҗалык фермасында 650 баш эре мөгезле терлек асрала. Аларның 200е — савым сыерлары. Хуҗалыкта токымчылык эше югары дәрәҗәдә куелган. Район җитәкчелегенең һәм инвесторның ярдәме белән ферманы токымлы терлек белән тулыландыру хәстәре күрелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, терлекчелектә җитештерү күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара.

Кышлату чорына да хуҗалык җитди әзерлек белән керә. Ферма биналарында төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Идәннәр яңага алыштырылган, эретеп ябыштыру эшләре башкарылган, бина эче агартылган, дезинфекцияләнгән. Мал азыгы да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Печән һәм салам ферма янына китерелгән, фураж запасы да җиткелекле.

— Корылык нәтиҗәләре уңаеннан чаралар күрү өчен дәүләттән бирелгән 2 миллион 300 мең сум да зур ярдәм булды. Бу акчага җитәрлек күләмдә орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары сатып алдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов.

Әлеге вакытта хуҗалыкта туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бу эш 2 мең 500 гектарда башкарылачак. Бер үк вакытта техника кышкы чорга әзерләнә. Маллар да шушы көннәрдә фермаларга кайтачак. Әлеге эшләрдә хуҗалык җитәкчесе аеруча комбайнчы Альберт Хәйбуллин, терлекчеләр Рәис Усманов, Илгиз Вәлитовның тырыш хезмәтен мактап телгә алды.

— Максат — куәтләрне тагы да арттыру. Иң мөһиме — район җитәкчелеге тарафыннан аңлау һәм яклау бар. Республика, ил җитәкчегегенең авыл хуҗалыгы проблемаларына йөз белән борылуы, чынбарлык хәлдән чыгып эш итүе дә иртәгәсе көнгә ышаныч уята. Ә эшләргә бездә теләк тә, көч тә җитәрлек, — ди мал табуны, ишәйтүне максат итеп эшләүче хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»