23.01.2014 - Авыл тормышы

“Урожай”ның кул арты җиңел булды

“Республиканың терлекчелек тармагы алдында быел иң зур бурыч — “500 ферма” максатлы программасын камилләштерү, токымчылык эшенә игътибарны көчәйтү”, — диде авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко берничә көн элек узган оператив киңәшмәдә. 2012 елдан тормышка ашырылучы программа кысаларында 82 ферма модернизацияләнде, быел бу эш 51 хуҗалыкта дәвам итәчәк. Иң мөһиме — илебез төбәкләрендә беренчеләрдән булып кабул ителгән проект күркәм нәтиҗәләр белән куандыра. Модернизацияләнгән фермаларда һәр сыердан савып алынган сөт күләме уртача республика күрсәткеченнән 25 процентка югарырак. Ә инде югары сортлы сөт күләме ике елда 30 процентка артты.

Николай Коваленко белдерүенчә, быел “500 ферма” программасында катнашырга сәләтле 72 авыл хуҗалыгы предприятиесе сайлап алынган. Фермаларны реконструкцияләүнең гомум проект бәясе 1,8 миллиард сум тәшкил итә. Терлекчелектә яңалыкка омтылучы районнар арасында Авыргазы да бар. Биредә  “Урожай” һәм “Дружба” хуҗалыклары программа шартларында эшләп, җитештерүне арттыруга һәм продукциянең үзкыйммәтен байтакка киметүгә ирештеләр.

Авыргазы районы хуҗалык­лары соңгы берничә елда басучылыкта да, терлекчелек тармагында да җитештерүне үстерүнең төрле юлларын кулланды. Бу юнәлештәге проектларны тормышка ашыру шәхси һәм крестьян-фермер ихаталарында да ит, сөт һәм башка продукцияне күбрәк алуга булышлык итә. Башкортстан дәүләт аграр университеты белгечләре белән берлектә биредә, шулай ук, “Җанлы авыл” проекты уңышлы гамәлгә ашырыла башлады. Район билә­мәләрендә шәхси һәм фермер хуҗалыклары өчен махсус аграр базарлар оеш­тырыла. Хәзер шәхси ихата продук­цияләрен эшкәртүче цех булдыру турында да уйланалар. Узган елда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе­нең 8 проценты фермер хуҗалыкларына туры килүе дә район хакимиятенең бу юнәлештә эшне нәтиҗәле оештыруы турында сөйли.

— Бездә сыер малы асрау өчен мөмкинлекләр  зур, — ди район авыл хуҗалыгы ида­рәсенең баш белгече  Рамил Ягафәров. — Алар саны 40,5 мең баштан арта. Шуның 23,7 меңнән күбрәге шәхси ихаталарга туры килә. Райондагы 137 авылда 14 мең ихата хуҗалыгы исәпләнә. Аграр предприятиеләр янәшәсендә авыл халкына да ит һәм сөтне үз ихтыяҗына гына түгел, ә сату максаты белән дә җитештерү өчен шартлар бар. Биш елга кадәр аренда  шарты белән 2,2 мең ихатага икешәр гектарга кадәр җир бүлеп бирелде. Ул, нигездә, мал азыгы культуралары үстерү өчен файдаланыла.

Күренүенчә, районда ит һәм сөт җитештерүне арттыруда барлык категория хуҗалык­ларга да ярдәм күрсәтелә. Бу үзара көндәшлекне арттыруга, урындагы гына түгел, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре ба­зарларына үтеп керүгә дә мөһим этәргеч булып тора.

“Искра”, “Наумкино”, “Урал” һәм “Рассвет” хуҗалыклары исә алдагы ике елда “500 ферма” программасына керү мак­саты белән эшли. Әлегә алар­ның старт капиталы җитми.

“Дружба”лылар проектта катнашты, аның нәтиҗәлелеген яхшы күрсәткечләр белән раслады. Узган елда һәр сыердан уртача 6281 килограмм сөт савып алдылар. Дүрт ферманың берсе Семенкино авылында урнашкан. Биредә 800 баш мал асрала, шуның 440ы — савым сыеры.

— Мин тармакта байтактан эшлим. Терлекчелек тармагын заманында төрлечә үзгәртеп карадылар. “500 ферма” про­граммасы исә тармакта гына түгел, авыл яшәешенә дә яңа сулыш өрде, — ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәнзил Габбасов. — Тоташ биналар, технология яңарды. Кайбе­рәүләр биредәге пөхтәлекне хәтта дәваханәдәге  чисталык белән чагыштыра, эш шартлары яхшырды. Савучыларның айлык эш хакы 18 мең сумга җитте, терлекчеләр 9-9,5 мең сум эш хакы ала.

Коллективта хезмәткәр­ләрнең уртача яше 35-40тан артмый. Өлкәннәрне хөрмәт­ләп, лаеклы ялга озатканнар. Эшләргә теләк белдерүче яшьләр күп авылда. Ринат Әбдүшев һәм Илнур Фәй­зуллин, мәсәлән, терлекчеләр сафын берничә ай элек кенә тулыландырган. Ферма модер­низацияләнгәннән соң савучылар унсигездән  унга калган. Шулай да ферма мөдире эшче көчләрне кыскартырга ашык­мый, яңа хезмәт урыннары булдырырга тырыша. Монысы, әлбәттә, маллар арту исәбенә. Алтымеңенче савучылар Флүзә Зәйнуллина, Резеда Байманова һәм Гөлсинә Фәйзуллина бу көннәрдә һәр сыердан берәр пот чамасы сөт сава. Мөдир сүзләренә караганда, көн саен 8-9 тонна чимал озаталар. Дружбалыларның кышлату чорына һәр малга 37 центнер азык запасы белән керүе продуктлылыкны җәйләү чорына кадәр киметмәскә ярдәм итәчәк.

Олег Төхвәтуллин.

Авыргазы районы.

Фото: Ферма мөдире Фәнзил Габбасов һәм терлекче Илнур Фәйзуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»