22.01.2014 - Авыл тормышы

Елны - 15 процент үсеш белән!

Федоровка районында хезмәт алдынгылары тантанасы үтте. Район хезмәт уңганнарының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко килде.

Мәдәният сараеның фойесында район хуҗалыклары һәм предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре белән һәркем таныша алды. Биредә “Гермес”, “Башкортстан казы”, “Регион Сервис” җәмгыятьләре, Фе­доровка сөт заводы, В. Ветров хуҗалыгы үз продукциясен тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз стендларын алтын башаклар белән бизәгән, бөртеклеләр орлыкларын да куйган иде.

Мәртәбәле кунаклар  тәүдә бай күргәзмә белән танышты. Авыл хуҗалыгы министры, “Регион Сервис” җәмгыяте стенды янында тукталып, сөтне сатып алу бәясе, “Башкортстан казы” җәмгыяте вәкиленнән — продукциянең үтемлелеге, хуҗалыклар җитәкчеләреннән ашлык запасы борчыган проблемалары белән кызыксынды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкаруында композиция белән ачылды. Сәхнәгә күпереп пешкән икмәк чыгарылды.

Район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов ел йомгаклары белән таныштырды. Былтыр районда 46,6 мең гектарда бөртеклеләр, 3,2 мең гектарда шикәр чөгендере, 8,2 мең гектарда көнбагыш үсте­релгән. Район буенча 60,8 мең тонна ашлык җыеп алын­ган.

Чөгендер үстергән хуҗа­лыклар өчен ел аеруча уңай килде. Фрунзе исемендәге, “Сәет”, “Искра”, Ш. Ибраһимов хуҗалыкларында зур уңыш үстереп алынган.

Районда 8400 тонна сөт җитештерелгән, бу, 2012 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 103,6 процент. Фрунзе исемендәге “Искра”, “Нива”, “Азат” хуҗалыклары сөт савып алу буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

Токымлы мал сатып алу эше дә нәтиҗәле оештырыл­ган. Узган елда “Нива” җәмгыяте — симменталь токымлы 55 баш, “Искра” хуҗалыгы кара-чуар токымлы 59 баш тана сатып алган.

Хуҗалыкларда машина-трактор паркын яңартуга да җитди игътибар бирелә. Соңгы ике елда 170 миллион сумлык 169 берәмлек техника һәм җиһазлар, шул исәптән, 48 миллион сумлык 11 ашлык комбайны сатып алынган. Узган елда федераль һәм республика бюджетларыннан авыл ху­җалыгы товарлары җит­еш­терүчеләргә 94 миллион сум акча юнәлтелгән. Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 44 процентка күбрәк.

Хакимият башлыгы хуҗа­лыклар эшчәннәренә, хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде, агымдагы елга бурыч­лар билгеләде. Район үсе­шендәге уңай динамика мотлак сакланырга, шул рәвешле ха­лыкның тормышы да арытаба яхшырырга тиеш, диде ул.

Николай Коваленко да район эшчәннәре хезмәтен югары бәяләде. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең гомум күләме 2012 ел белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Министр шулай ук семинарда кат­нашучыларга дәүләт ярдәме төрләре турында сөйләде, хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырды. Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең элекке җитәк­челәре дә игътибар үзәгендә булды.

Мәләвез сөт-консерва комбинатының генеральный директоры Лариса Малахова һәм “Башкортстан казы” компанияләр төркеменең генеральный директоры Рәсим Сәетбатталов та җыелучы­ларны бәйрәм белән котлады һәм партнерларына серти­фикатлар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук һөнәре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ире­шүчеләр бүләкләнде. Бәйрәм зур концерт белән тәмамланды.

Татьяна Зәйнуллина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»