18.01.2014 - Авыл тормышы

Җылы кадере кыш арта

Шофер Таһир Хәсәнов.Синоптиклар фаразлавынча, алдагы айларда һава торышының шактый катлаулы, тоташ алганда, кышның озайлы һәм салкын булуы көтелә. Әлеге үзенчәлекләр коммуналь-хуҗалык хезмәте күрсәтүче предприятиеләргә, әлбәттә, яңа мәшәкатьләр өсти. Район үзәген һәм Бүздәк авыл биләмәсенә караучы янә өч авылны җылылык һәм су белән тәэмин итү биредәге “Җылылык-су челтәрләре” җәмгыятенә йөкләтелгән. Әлеге бурычларны коллектив ничек үти? Быелгы табигать шартларында тормыш-көнкүреш хезмәтендә өзеклекләргә юл куелмыймы? Бу хакта предприятие җитәкчесе Рәсим ХӨСӘЕНОВ белән сөйләшәбез.

Җитәкче турында белешмә:

Рәсим Илбарис улы Хөсәенов 1959 елда Бакалы районында туган. Саратов авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтын тәмамла­ган. 1982 елда юллама буенча эшкә Бүздәк “Сельхозтехника” берләш­мәсенә җибәрелә. Хезмәт юлын инженер-дефектлаучы вазыйфасында башлап, 1994 елда берләшмә директоры дәрәҗәсенә күтәрелә. 2009 елда җаваплылыгы чикләнгән “Җы­лы­лык-су челтәрләре” җәмгыяте директоры итеп тәгаенләнә.

— Безнең предприятие районның җылылык челтәрләрен һәм халыкны эчәр су белән тәэмин итү юнәлешендәге оешманы берләштерү нәтиҗәсендә 2006 елда оештырыла, — диде ул. — Аннан соңгы чорда коммуналь-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә зур гына үзгәрешләр барлыкка килде. Иң беренче чиратта, предприя­тиенең хезмәт күрсәтү өлкәсе шактый тарайды, чөнки, әйтик, район үзәгендәге күп кенә учреждение һәм оешмалар биналарны җылытуда үзаллы, ягъни, автоном чыганакларга күчте. Шундый ук хәл район үзәгендәге күпкатлы йортларда да күзәтелә. Яңа төзелгән йортларның күбесенә исә фатирларга газ ягулыгындагы эшләүче җылыткычлар куелган. Бер сүз белән әйткәндә, хәзер үзәкләш­терелгән җылылык челтәре киң кулланылыштан чыга. Берничә ел элек кенә предприятие күпфатирлы 32 йортны хезмәтләндерсә, хәзер исә алар 17гә калды. Моның җылыту челтәренең озынлыгына да йогынтысы зур булды, ул байтакка кыскарды һәм ел башына 4 чакрым тирәсе тәшкил итә.

Җылылык челтәренең тоткарлыксыз һәм нәтиҗәле эшләве торбаларның искергәнлек дәрәҗәсенә нык бәйле. Күпкатлы йортларда фатирларны үзәк­ләштерелгән җылыту системасы 70-80 елларда гамәлгә кертелгән.

Җылыту трассасын яңарту буенча соңгы ике елда күләмле эш башкарылды. 2012 елда, мәсәлән, җылылык челтәренең ярты чакрымында торбалар тулысынча алыштырылды. Үткән елда исә бу эш 300 метрда башкарылды. Шул рәвешле, челтәрнең ярыйсы гына өлешен яңартуга ирештек. Җылыту чорының аварияләрсез үтүе дә шуңарга бәйле. Гомумән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр безнең эштән канәгатьтер, чөнки элекке еллардагы нык салкын  көннәрдә дә температура режимы тайпылышсыз сакланды.

Җылылыкны саклау, кулланучылар тарафыннан аны нәтиҗәле тотыну, әлбәттә, икенче мәсьәлә. Әйтик, күпкатлы аерым йортларда кайбер фатирларда үзаллы җылыту аппаратлары урнаштырылган. Алар безнең хезмәттән файдаланмый. Шул ук вакытта, җылылык йорттагы барлык фатирларны да күздә тотып бирелә. Нәтиҗәдә, предприятиенең чыгымнары арта. Бу очракта алар белән исәпләшмичә, җылыту челтәре хезмәтен­нән файдаланучылар мәнфәгатенә өстенлек бирелә.

Бу урында шундый аңлатма да биреп үтик. Җылыту челтәренең ничек эшләвенә махсус бригада күзәтчелек итә, ул заманча техника, корылмалар белән тәэмин ителгән. Һава торышы катлауланып, гадәт­тән тыш хәлләр көтелгәндә күзәт­челек аерым режимда эшләүгә күчә. Мондый чаралар тотрыклылыкны тәэмин итә, аварияләрне кисәтүдә нәтиҗәле алым булып тора.

Предприятие эшчәнлегендәге янә бер мөһим юнәлеш – кулланучыларны эчәр су белән тәэмин итү. Безнең хезмәтләндерүдә 81,6 чакрым суүткәргеч тора, шуның 32,5 чакрымы — район үзәгендә. Янә 13 артезиан скважинасы исәпләнә, ике насос станциясе тәүлек әйләнәсенә эшли.  Моңарчы коллектив йөкләтелгән бурычларны намус белән үтәп килде, район үзәгендәге предприятие һәм оешмаларга, шулай ук шәхси секторга су бирүдә тоткарлыклар юк.

Әмма предприятие карамагындагы Восточный, Горная, Сергеевка авыллары турында болай дип әйтеп булмый. Эш шунда: андагы суүткәргечләр 60-70нче елларда корылып, эшләү вакытын тулысынча үткән. Нык искергән торбалар ышанычсыз, шуңа да трассада өзеклекләр даими күренешкә әйләнде. Сүз дә юк, суүткәргечне төзәтеп торабыз, әмма бу, безнеңчә, хәлдән чыгу юлы түгел. Бер урында ремонтлау белән икенче төбәктә янә су бәреп чыга. Су бирүдә өзеклектән халык та зур зыян күрә. Әмма хәлдән чыгу юлы бер – суүткәргечләрне тоташ алыштырырга кирәк.

Бүздәк авылында мондый максатлы эш 2009 елдан башланды. Биредәге суүткәргечләрнең искерү дәрәҗәсе шулай ук нык югары. Пархоменко урамындагысы, мәсәлән, 1972 елда салынган.  Хезмәтлән­дерүче оешма саналса да, суүткәргеч­ләрне яңартуда безнең   предприятие дә турыдан-туры катнашып килә. Соңгы биш елда, мәсәлән, 6 чакрымга якын суүткәргеч корылды. 2012 ел аеруча нәтиҗәле булды — 3 чакрымда яңарттык. Агымдагы елга да зур күләм билгеләнде. Аны тормышка ашыру өчен предприя­тиенең матди-техник мөмкинлекләре җитәрлек. Бүздәк авыл биләмәсе хакимияте белән тыгыз бәйләнештә эшлибез.

Мастер Әгъләм Хәмәтдинов һәм Ришат Габдрахманов.Предприятие һәм оешмалар тарафыннан су куллану арту икътисади яңарышның бер билгесе булып торса, шәхси секторда су куллану арту тормыш дәрәҗәсенең яхшыруын билгели. Соңгы өч елда район үзәгендә бу күрсәткеч якынча биш процентка арткан. Шәхси секторда үсеш сизелерлек зур. Үткән елда, мәсәлән, шәхси кулланучыларга 128 мең кубик метр су җибәрел­гән.

Шәхси секторда 3 меңнән артыграк абонент исәпләнә. Кызганычка каршы, аларның күпчелеге су исәбен алучы приборлар кую хәстәрен күрми. Ә бит бу — бүгенге көн таләбе. Су да исәп-хисап ярата һәм ул нәкъ менә кулланучылар файдасына. Исәпләү приборлары халыкны сакчыллыкка өйрәтә, моны онытырга ярамый.

Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтү урынлы булыр. Соңгы елларда җылылыктан, шулай ук эчәр судан файдаланып та, алар өчен вакытында исәпләшмәүчеләр кискен артты.  Безнең предприятиегә түләнмәгән бурычлары 50 мең сумга җиткәннәр бар. Кемнәрдер кулланылган су өчен унар ел түләми. Моны төрле сәбәпләр белән аңлатырга тырышалар. Тормышта авыр хәлгә дучар булучы­ларның хәленә керергә тырышабыз, әлбәттә. Шул ук вакытта, түләү тәртибен үтәмәүчеләргә карата каты чаралар да күрелә. Монда инде суд приставлары белән тыгыз бәйләнештә эшләргә туры килә.

Әлеге күренешләр предприятиенең финанс-икътисади торышына тискәре йогынты ясый, әлбәттә. Шуңа да карамастан, коллектив алда торган бурычларны үтәргә сәләтле. Бай тәҗрибә туплап, үз эшенең остасына әверелгән белгечләр аның нигезен тәшкил итә. Мастерлар Илдар Фәррахов һәм Әгъләм Хәмәтдинов, эретеп ябыштыручы Ришат Габдрахманов, операторлар Вилмир Габдуллин, Салават Гыйләҗев, Раушан Бикташев, җылылык трассасы күзәтчесе Фәнзил Әхмәтов, шофер Таһир Хәсәнов фидакарь хезмәтләре белән аерылып тора.

Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»