18.01.2014 - Авыл тормышы

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра...

Кыш башы явым-төшемгә бай булмады. Аның каравы, соңгы вакытта кар мул ява. Мөгаен, бу күренешкә аграрийлар гына шат­ланадыр, чөнки кар катламы уҗым культураларын салкыннардан саклаячак, язын җир дымга туенып калачак. Ә менә водительләр, җәяүлеләр карга бик шатланмый. Уфада коммуналь хезмәтләр юлларны кардан чистартып өлгерә алмый, машиналар әкәм-төкәм тизлегендә “шуышып” кына йөри, хәрәкәтне чакрымнарга сузылган тыгыннар  акрынайта.

Авыл җирендә хәл тагын да катлаулырак. Юл хезмәтләре авылларга сирәк керә. Колхозлар таралгач, көрт салган авыл юлларын кайгыртучы юк. Авыл биләмәләре техника таба алмый иза чигә. Бу җәһәттән Иглин районы тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык. Район үзәгендә генә түгел, төпкел авылларда да юллар көзгедәй ялтырап тора. Моның сере белән кызыксынып, кышкы мәшәкатьләрнең эчендә “кайнаучы” Иглин МТСы җитәкчесе Миңнеәхмәт Халитовка мөрәҗәгать иттек.

– Кар чистартуга дүрт трактор бүлдек, – диде Миңнеәхмәт Латыйп улы. – Ике “Беларусь” һәм ике “Т-150” тракторлары тик тормый. Механизаторлар Анатолий Колбин, Юрий Дульцев, Вячеслав Рудкевич һәм Евгений Журавлев үз вазыйфасына җаваплы карый. Кар мул яуган чакта кара таңнан кара төнгә кадәр эшләргә туры килә. Соңгы вакытларда эштән кичке унбердә генә кайтабыз. Иглин авылының 54 урамын, Турбаслы, Акбирде, Чуваш-Кобау авыллары биләмәләренә каручы торак пунктларның һәр урамы өчен җаваплыбыз. Халык кышның мәшәкатьләрен тоймасын,  көзгедәй ялтырап торган юллардан йөрсен өчен зур көч салабыз.

Әйткәндәй, Иглин МТСы, башлыча, район хуҗалыкларына язгы һәм көзге чәчү эшләрендә, көзге уракта ярдәмләшә. Кар чистарту – керем алуның өстәмә юлы гына. Моның белән барысы да ота. Авыл биләмәләре техника юллап баш ватмый. Көздән акчасын түләп куйгач, кышкы чорда кар астында калмый. Механизаторлар исә кышын эшсез һәм акчасыз тормый. Иң мөһиме – Иглин районы халкы өчен карлы кыш табигать бәласенә әверелми.

Айдар Зәкиев.

Иглин районы.

Фото: Миңнеәхмәт Халитов механизатор Анатолий Колбин белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»