16.01.2014 - Авыл тормышы

Авылны токымлы мал яшәтә

Авыргазы районында унсигез эре һәм сиксән биш крестьян-фермер хуҗалыгы аграр җитештерү белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Варис Ильясов сүзләренә караганда, соңгы елларда ит һәм сөт җитештерүдә авыргазылылар күрсәткечләрен тагын да яхшыртуга иреште. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, район республикада  бишенче урынга чыкты. Терлекчелектәге казанышлар, беренче чиратта, биредә “500 ферма” программасында  катнашучылар саны артуга бәйле.

Аграр тармакта җитештерүне генә түгел, ә авылларда тормышны җанландыруга, аерым социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән республика программасы беренче нәтиҗәләре белән куандырды да инде. Соңгы ике елда “500 ферма” программасына районның өч фермасы кушылды.

— Үткән елны барлык хуҗалыклар да табыш белән тәмамлады, — ди Варис Ильясов. — Әлбәттә, бүген сөт җитештерүне арттыру — икътисад, яшәеш нигезе булып тора. Райондагы барлык савым сыерының өчтән бер өлеше шушы программа кысаларында эшләүче хуҗалыкларга туры килә. Без алдагы ике-өч ел дәвамында эре аграр предприятиеләрнең күбесе “500 ферма” проектына кушылыр дип ышанабыз. Моның өчен алар старт капиталы тупларга тиеш.

“Наумкино” агрофирмасы — шундый максат белән яшәү­челәрнең берсе. Күмәк хуҗалык элекке эшчәнлеген үзгәрткәннән соң, бераз бер урындарак таптанып торган иде. Урындагы җитәкчеләр, беренче чиратта, авылны таралудан ничек тә саклап калырга тырышты. Моның өчен, билгеле, эш урыннарын югалтмаска кирәк. Агрофирма әкренләп аякка баса торгач, элекке ферманы заманча технологиягә күчерү зарурлыгы артты.

— Наумкино авылындагы фермада 36 кеше эшли. Терлекчеләр күп булуына аптырамагыз, бүгенге шартларда безгә аларның берсен дә югалтмаска кирәк, — ди агрофирманың баш зоотехнигы Илдар Жданов. — Биредәге 800 баш сыер малының 300дән күбрәген савым сыеры тәшкил итә.

Хуҗалык берничә ел элек Чакмагыш районының “Базы” җәмгыятеннән 50 баш токымлы тана сатып алган. Хәзер алар — продукцияне арттыруда төп көч. Узган елда һәр сыердан уртача савым дүрт мең  килограммга якынлашкан. Рентабельлелек 21 проценттан күбрәк. Тармакта айлык эш хакы уртача 9 мең сумнан арта.

Кышлату чоры уңышлы дәвам итә. Сөт җитештерүдә үз һөнә­ренең осталары Любовь Семенова, Ольга Матвеева һәм Нина Шумакова үрнәк күрсәтә. Алар тәрбияләгән сөтлебикәләр көндәлек савымны 13-15 килограммнан арттырды.

Олег Төхвәтуллин.

Авыргазы районы.

Фото: Терлекчеләр Рәфис Галиев һәм Венер Ризванов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»