15.01.2014 - Авыл тормышы

Иглин куянына рестораннар чират тора

Совет чорында халык куянны күпләп асрады. “Озын колак”лар үрчетүгә махсуслашкан хуҗалыкларның даны бөтен илгә яңгырады. Кызганычка каршы, илдә реформалар чорында куян үрчетү дә тарихта калды. Тиз үрчүче, файдалы ит, җылы тире бирүче җәнлекләрне асраучылар бармак белән генә санарлык. Шундый хуҗалыкларның берсе Иглин районының Сырт-Лыбау авылында урнашкан.

– Сер түгел, Башкортстан кибетләрендә куян ите сирәк очрый, – диде хуҗалык җитәкче­се, яшь малтабар Алексей Будник. – Сәбәбе ихтыяҗ юклыкта түгел. Файдалы, ши­фалы һәм яхшы үзләш­терелүче иткә сорау зур. Моны  үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Дүрт ай саен куяннарны иткә чалабыз. Рестораннар, кибет­ләр, шифаханәләр алдан шалтыратып, иткә чиратка языла. Халык арасында да сатып алырга теләк белдерүчеләр күп. Артып калу түгел, ит хәтта җитми дә. Тиресен эшкәртми­без дә, тапшырмыйбыз да. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәсе бар. Республикада куян үрчетүче эре хуҗалыклар юк дәрәҗәдә. Ата куян кирәк булгач, Башкортстанның һәр районында булдым. Токымлы ата куян табылмагач, ил төбәкләре буенча сәяхәткә чыгарга туры килде. Төмән өлкәсендә СССР чорыннан сакланып калган эре хуҗалыкка бардым. Анда өч мең баш куян асрала. Татарстанда да куян үрчетү үсештә. Безнең республикада авыл хуҗалыгының бу тармагы әлегә тернәкләнеп кенә килә.

Алексей Будник куян үрчетү белән 2009 елда шөгыльләнә башлаган. Бүген хуҗалыкта “Ак великан”, “Калифорниец”, “Серебристый” токымлы куяннар асрала. Алар кышкы чорда катнашазык, икмәк һәм печән белән туклана. Читлекләрне хуҗалык остасы Гафиятулла Әдиятов ясый. Куяннарны ашату, астын тазарту һәм тәрбияләү терлекче Радик Зиннәтуллин иңендә. Малта­барның әтисе Анатолий Будник та биредә хезмәт сала.

Беренче карашка, куян үрчетү бик җиңел һәм керемле кәсеп сыман. Куяннар тиз үрчи. Иткә сорау зур. Хакы ел дәвамында кыйммәт тора. Асылда хәл башкачарак икән.

– Куян кечкенә булса да, зур игътибар һәм көч таләп итә, –  диде әңгәмәдәшем. – Җан иясен иртә таңнан кара төнгә кадәр тәрбияләргә кирәк. Игътибарсызлык зур югалтуларга китерергә мөмкин. Ата сораган куяннарны ачыклап, вакытында аерым читлеккә күчерү зарур. Балалы куяннарның читлегенә җылыткыч урнаштыру мөһим. Куян еш һәм күп ашый. Шуңа күрә, алар алдында һәрвакыт сыйфатлы азык һәм эчәр су булуын да игътибар үзәгендә тоту мөһим. “Көтелмәгән кунаклар” турында да онытырга ярамый. Бер елны читлектән куяннар югала башлады. Ниндидер ерткыч ияләште. Тозакка да эләкмәде. Аны этләр дә туктата алмады. Мәсьәләне тулысынча ябык читлекләр ясап хәл иттек. Күренүенчә, куян асрау шактый авыр шөгыль.

Алексей Будник “куян бизнесы”на зур өметләр баглый. 800 баш куянга исәпләнгән унбер миллион сумлык ангар төзергә исәп тота яшь малтабар. Халыкара таләпләргә җавап бирүче ангарны Италия белгечләре хуплаган. Әлегә малтабарга ышанучы, аны ишетүче генә юк. Ә бит Көнбатыш Европада куян ите күптән гадәти азык санала. Русия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, Көнбатышның “куян корольләре” өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Димәк, тиздән безнең кибетләрдә дә Көнбатыш Европа фер­мерлары җитештергән куян ите сатыла башлавы ихтимал. Алексей Будник сыман булдыклы егетләргә вакытында тиешле ярдәм күрсәтелсә, рәхәтләнеп үзебезнең куян итеннән сыйланыр идек.

Айдар Зәкиев.

Иглин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»