14.01.2014 - Авыл тормышы

Агробизнес та табышлы була ала

Юность авылы фермеры Александр Степанов, үзе җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгының үсеш перспективасы турында сүз чыккач, болай диде:

— Авыл халкы, зур ышаныч күрсәтеп, пай җирләрен безгә арендага бирде. Килешү шартларын төгәл үтәгәч, алар да  отылмый. Ашлыгын да, рулоннарга төрелгән печәнен дә алалар. Шуны күреп, күрше Три Ключа авылы кешеләре, безнең дә пайларны алып эшкәртегез, дип миңа мөрәҗәгать итә башлады. Менә кичә генә Магдалина Чистякова килеп китте. Аларның 17 гектар пай җирләре эшкәртелмичә ята икән. Ул авылдан тагын берничә кеше шундый үтенеч белдерде. Мин каршы түгел, тик бу мәсьәләне пайчыларның гомум җыелышына чыгарырга кирәк, ул чакта сезнең карарны рәсмиләштерәсе генә кала, дидем. Кыскасы, хуҗалыкның җир биләмәсен тагын 60-70 гектарга киңәйтергә мөмкинлек бар.

Агросәнәгать өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган, заманында Мичурин исемендәге совхозда баш инженер һәм башкаручы директор булып та эшләгән Александр Аввакумович фермерлык белән дүрт ел элек шөгыльләнә башлаган. Кыска гына вакыт эчендә үзе җитәкләгән хуҗалыкны тотрыклы үсеш юлына чыгарган. Телгә алуынча, башта 100 гектар җир алып эшкәртсә, тора-бара чәчү мәйданнарын 550 гектарга җиткергән.

— Әлбәттә, агробизнеста ниндидер нәтиҗәләргә ирешү өчен матди-техник база кирәк, — ди ул. — Башта “Росагролизинг” аша льготалы шартларда “Беларусь” тракторы алдым.  Быел хуҗалыкка тагын бер “Беларусь” өстәлде. Тагылма инвентарь да хәзер үзебезнеке. Чит ил пресс-җыйгычы да алдык, шуңа яшел уракта тик алдынгы технология кулланабыз.

Агротехниканы яхшы белүче Степанов басучылыкта тулы чәчү әйләнеше керткән. 120 гектарда ул күпьеллык үлән үстерә, туклыклы мал азыгы җитештерү өчен аксымга бай кузаклы культураларга өстенлек бирә. Әйткәндәй, печән хәзерләп сату хуҗалыкка яхшы табыш китерә. Быел 500 килограммлы 300 рулонны реализацияләүдән кассага 450 мең сум акча кергән.

Игенчелектә дә ул алдынгы агрокультурага киң юл ачкан. Уҗым басуларыннан ел саен тотрыклы уңыш ала. Быел гектар куәте уртача 26 центнер тәшкил иткән. Көзен 165 гектарда уҗым чәчеп калдырган. 

— Сабанашлык культураларыннан арпаның төшеме яхшы булды, — ди фермер. — Уңдырышлылыкны күтәрү өчен җирне яхшылап эшкәртергә һәм ашларга кирәк. Мин бөтен агротехник таләпләрне үтәргә тырышам. Чәчкәндә минераль ашламаны туфракка мул гына кертәм. Җәй чәчүлекләрне химик утауга да үз вакытында тотынам. Ә селекция һәм орлыкчылык буенча эшне яхшыртуның әһәмияте турында сөйләп торасы да юк.

Фермердан ашлыкны кайда, ничек сатуы белән дә кызыксындык. Акча кирәк булганлыктан, 250 тонна арышны ул урып-җыю эшләре тәмамланмас борын сатып җибәргән. Шуның исәбенә былтырдан җыелган бурычларын, башка чыгымнарны каплаган. Бураларга кергән көзге байлыктан пайчылар да үзләренә тиешле өлешен алган. Моннан тыш, авыл халкына арзан хакка арпа һәм бодай да мул гына сатып бирелгән.

Булдыклы фермер ашлык җитештереп сату белән генә чикләнеп калмый. Техник культуралар игү белән дә ныклап шөгыльләнә. Бу эш икътисади яктан үзен аклый. Быел көнбагышны 50 гектарда үстергән. Тулаем җыем 1000 центнер тирәсе булган.

— Ләкин әлегә бу культураны сатарга ашыкмыйм, хакларның күтәрелгәнен көтәм, — ди Александр Аввакумович. — Базардагы хәлне күзәтеп барам. Былтыр көнбагышның тоннасын 17 мең сумга сатып, яхшы табыш алган идем. Быел да отылмаска исәп. Көнбагышны реализацияләүдән кергән акчага яңа “Беларусь” сатып алырга ниятлим. Әле менә офис төзим. Анда ял итү бүлмәсе дә, кухнясы да булачак.

Юность авылы фермерының һәр эшкә белеп тотынуы күренеп тора. Хуҗалыгында эшләргә ул авылдан ике механизатор  җәлеп иткән. Кызу эш чорында үзе руль артына утыра. Хуҗалыкта сан белән түгел, ә югары җитештерүчәнле хезмәт белән алдыралар. Әйтүенчә, ул кредитлар юллап та банкларга мөрәҗәгать итәргә күнекмәгән, әйләнештә йөргән акчасын нәтиҗәле файдаланып, үз көченә таянып эшләүне хуп күрә. Агробизнес өлкәсендә ул тәүге елда гына зыянга эшләгән, ә калган хуҗалык елларында җитештерү ярыйсы ук рентабельле килеп чыккан. Хәтта ирекле акчасына Мичурин авылындагы элекке совхозның гаражын сатып алган.

— Бүген авылда хуҗалыкның күп тармаклы булуы хәерлерәк, — ди Степанов. — Мин мондагы базада пилорама корып утырттым. Бүген бит төзелеш материалларына ихтыяҗ зур. Диләнкә алып, агачны үзебез хәзерлибез. Бер механик хезмәтләндергән такта яру цехыннан кергән табыш безнең кассаны ел әйләнәсенә диярлек тулыландырып тора.

Җитештерү базасы яхшы булгач, бүген үземне ышанычлы тоям. Дәүләттән әллә ни ярдәм дә көтмим. Сүз дә юк, агробизнес өлкәсендә кыенлыклар күп. Әмма эшне белеп оештырганда аграр тармакта да нәтиҗәлелеккә ирешергә була. Әле мин эшчәнлегемне тагын да киңәйтү, Мичурин авылында төзелеш материаллары җитештерү буенча цех ачу турында планнар корам.

Мидхәт Шәрипов.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»