Татлы тамыр таулары

Бу үзенчәлекле рекорд ике фактор белән бәйле. Беренчесе — гомердә күрелмәгән чөгендер уңды. Озакка сузылган яңгырлы көз бик зур кыенлыклар белән булса да аны тулысынча казып алу мөмкинлеге бирде. Икенчесе — кеше факторы. Карлымандагы шикәр заводын тулысынча, Чишмәнекен өлешләтә ремонтка туктату нәкъ 2013 елга туры килүнең нәрсә белән аңлатылуын завод хуҗалары гына белә торгандыр. Ничек кенә булмасын, Раевка шикәр заводының кабул итү пункты икеләтә-өчләтә киеренкелек белән эшли.
— Чөгендер ташу әле дә дәвам итә. Күп кенә хуҗалыкларның басу читенә чыгарып өелгән татлы тамыры тау-тау булып ята! — ди “КамАЗ” шоферы Флүр Гыйләҗетдинов.
Флүр Мәрвәр улына чөгендер ташуның бар ачысын-төчесен татырга туры килә. Машина кабинасында төн үткәрүләр, тәүлек буена чиратта торулар, өйдән алган каты-коты белән тукланулар — аның йөзендә ап-ачык чагыла. Миңа калса, татлы тамыр ташып ачы тир түккән шоферларның барысын да Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ял йортларына җибәрү бик таманга туры килер иде – җылы кабинетында телефон трубкасыннан да авыррак әйбер күтәрмәгән түрәләрнең сәламәтлеген кайгыртабыз бит, планлы рәвештә дәваханәләргә салабыз, иң шәп шифаханәләргә җибәреп реабилитация үткәрәбез.
Әлшәй районының Нигъмәтулла авылы шоферы Флүр Мәрвәр улы үзенең арбалы шәхси “КамАЗ”ында 130 рейс ясаган.
Кабул итү пункты коллективына да фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтергә туры килә. Чөгендер бушату машинасын хезмәтләндерүче Рәзил Хәсәншин йөзендә дә ару билгеләре ачык күренә.
— Без, ичмасам, сменалап эшлибез, ә менә шоферларга, чынлап та, бик авырга туры килә, — ди Рәзил Рәшит улы.
Без Раевка шикәр заводының кабул итү пунктында татлы тамыр тауларына сокланып йөргәндә көн суытып җибәргән иде инде. Күп районнардан машиналарны юлга чыгармаганнар икән. Шуңа чират та бик юк иде. Шулай да чөгендер төягән машиналар бер-бер артлы килеп тора. Татлы тамыр таулары күзгә күренеп арта, биегәя.
Раевка шикәр заводы бүген тулы куәтенә эшли. Бернинди тоткарлык килеп чыкмаган хәлдә дә чимал эшкәртү беренче квартал ахырына кадәр дәвам итәчәк әле. Тарихта калачак рекордлы уңышны татлы ризыкка әйләндерү өчен өчләтә тырышлык салучы раевкалыларга Ходай үзе ярдәм бирсен дип теләргә генә кала.
Рәүф Хәкимов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.
Фото: Татлы тамыр ташу батыры Флүр Гыйләҗетдинов.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”