05.01.2014 - Авыл тормышы

Яңа елга ышанычлы керделәр

Балтач районында мал кышлатуга ныклы әзерлек белән керделәр. Барлык фермаларда да тиешле ремонт эшләре башкарылды. Узган җәй коры килде. Шулай булуга карамастан, һәр малга исәпләгәндә 35 центнер азык берәмлеге тупланды. Кышлату чорында бер хуҗалыкның да читтән салам, печән, катнашазык эзлисе юк.  Нәтиҗәдә, районда маллар саны һәм продукция җитештерүдә беркадәр үсеш тәэмин ителде. Унбер айда район хуҗалыкларында 9675 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул ук чорына карата 103 процент. Әле фермаларда савым сыерларының күпләп ташлаткан чоры. Шулай да кулланучылар базарына көн саен 22,5 тонна сөт озатыла. Эшкәртүчеләргә озатылган сөтнең сыйфатына да сүз тидерерлек түгел, аның 65 проценты югары сортлы. Сөт сатуда шәхси хуҗалыклар да актив эшли. Быел халыктан 1835 тонна сөт җыелган.

“Россия” җәмгыяте — токымчылык хуҗалыгы. Монда малларны тулысынча ясалма орлыкландыру оештырылган. Баш зоотехник Вил Шәрәфисламов әйтүенчә, болай эшләү мул продукция алу мөмкинлеге бирә. Унбер айда хуҗалыкта һәр сыердан уртача савым 5653 килограмм булган, ә Фридә Фәтхиева җитәкләгән Богдан фермасында ул 5778 килограммга җиткән һәм узган елгыдан 158 килограммга арткан. Җәмгыять савучылары район буенча да алдынгылар сафында. Зиләрия Кәлимуллина, Рәгыйлә Шәйнурова, Фәнилә Сәфәргалиева — нәкъ шундыйлардан.

Быел хуҗылыкта 150 тоннага якын ит җитештергәннәр һәм 52 тоннасын сатканнар. Ул узган елгыдан өч тоннага артыграк. Баш белгеч әйтүенчә, ит җитештерү икътисади яктан бик отышлы түгел. Моның төп сәбәбе сатып алу хакларының бик түбән булуында. Эшкәртүчеләр югары сыйфатлы итнең килограммын нибары 140 сумга кабул итә. Ул чыгымнарны каплый алмый.

Шулай да җәмгыять тотрыклы яши. Ел ахырына 25 миллион сум тулай керем алу күзаллана. Аның 17 миллионы сөт һәм 6 миллионы ит сатудан алынган. Токымлы таналар үстереп сатудан ике миллион сум файда күргәннәр.

Ит һәм сөтнең үзкыйммәтендә мал азыгы тоемлы урын тота. Ягулык-майлау материалларына, техникага һәм аны ремонтлау өчен запас частьләргә хакларның елына берничә тапкыр артуы бәкәлгә нык суга.

Җәмгыять директоры Фидәрис Гарипов әйтүенчә, хуҗалыкта ике “Агро-Мастер” агрегаты бар. Көздән сөрелмәгән басуны бер үк вакытта эшкәртеп һәм чәчеп баручы бу агрегатны куллану язгы һәм көзге кыр эшләре чорындагы чыгымнарны киметү мөмкинлеге бирә. Маллардан сыйфатлы продукция алу максатында аксымга бай кузаклы күпьеллык үлән белән кукуруз үстерүгә өстенлек бирәләр. Кукуруз, мәсәлән, узган коры җәйдә дә һәр гектардан 250 центнердан артык яшел масса биреп сөендергән. Савым сыерлары асралган барлык абзарларда һәм җәйләүләрдә сөтүткәргечләр урнаштырылган. Нәтиҗәдә ел әйләнәсенә сыйфатлы продукция җитештерәләр. Былтыр саткан сөт тулысынча югары сортлы булган.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Балтач районы.

Фото: Богдан сөтчелек фермасы мөдире Фридә Фәтхиева (уртада) һәм савучылар Фәнилә Сәфәргалиева белән Рәгыйлә Шәйнурованың кәефе күтәренке.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»