28.12.2013 - Авыл тормышы

Кешеләр нәкъ шундый шартларда эшләргә тиеш!

Савучылар Зирина Әхмәтова, Рамил Хәмидуллин,   Флүзә Зиннәтуллина.Илеш — “500 ферма” программасында иң актив катнашучы районнарның берсе. Ике елда районда эшләүче 16 хуҗа-лыкның 9ы “катнашучы” статусы алды. Узган елда “ Урожай” ширкәте,” Агыйдел”, “Илеш МТСы” җәмгыятьләре, “Маяк” кооперативы, быел исә Куйбышев, М. Гәрәев исемендәге, “Мир” хуҗалыклары, “Үзәк” МТС”ның Илеш филиалы фермаларында күләмле реконструкция эшләре үтте.

— 2014 елда тагын өч хуҗалык программага керергә җыена. Бу район һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең программада катнашуның отышлы икәнлеген аңлавыннан килә. Беренчедән, программа кысаларында фермалар тулысынча модернизацияләнә. Икенчедән, токымлы мал сатып алуга субсидия бирелә. Ә бу, үз чиратында, хуҗалыкларда мал саны артуга китерә. Ике ел эчендә генә дә программада катнашучы хуҗалыклар Свердловск һәм Киров өлкәләреннән кара-чуар һәм бестужев токымлы 750 баш мал сатып алды. Фермаларның яңартып корылуы, нәселле маллар алыну сөт җитештерүгә дә уңай йогынты ясады. Мисалга, узган ел белән чагыштырганда “Урожай”да сөт җитештерү — 23, “Агыйдел”дә — 22, “Илеш МТСы”нда 15 процентка артты. Сөтнең майлылыгы да үзгәрде. Узган ел без район буенча сөтнең 93 процентын — беренче, 7сен — югары сорт белән сатсак, быел 37 проценты — югары, 63е 1нче сортлы булды. Мәгълүм булуынча, югары сыйфатлы сөткә субсидия дә күбрәк бирелә, шуңа да без киләчәктә үз алдыбызга югары сортлы сөт җитештерү бурычы куеп эшлибез, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов.

Агымдагы елда Куйбышев исемендәге хуҗалык базасында “Басу көне” республика семинар-киңәшмәсе үткән, “500 ферма” программасы буенча модернизацияләнгән Югары Череккүл фермасын караганда Президент Рөстәм Хәмитов: “Кешеләр нәкъ шундый шартларда эшләргә тиеш!” — дигән иде. Чыннан да, ферманың профнастил белән ябылган һәм тышланган абзарлары әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора. Фермага асфальт юл алып керә. 225 баш малга исәпләнгән абзарларда чисталык һәм пөхтәлек күзгә ташлана. Ветеринария табибы, ферма мөдире, склад, ял итү, душ керү бүлмәләре, саву залы — барысы да заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган.

— Фермада модернизация үткәрү терлекчеләребезнең эшен нык җиңеләйтте: савучыларның кулы хәзер сөткә тими дә, бөтен нәрсә механикалаштырылган, — ди ферма мөдире Илнур Әзеһәмов.

Модернизация эш шартларында гына түгел, күрсәткечләрдә дә уңай чагылыш тапкан. Куйбышевлылар узган елны сөтне беренче сортлы, быелгы көздән тик югары сортлы гына сата башлаганнар. Сөт җитештерү дә арткан. 11 айда Розалия Каюмова — 1345, Нәзилә Гарипова — 1050, Флүзә Зиннәтуллина 975 центнер сөт савып алган. Ирле-хатынлы эшләүче савучылар Зирина Әхмәтова белән Рамил Хәмидуллин да яхшы гына күрсәткечләргә ирешкән.

Күрсәткечләрнең яхшыруына терлекчеләр дә зур өлеш кертә. Әнәс Сөләйманов, Роберт Нуретдинов, Фаил Каюмов, Илдан Мурзин, Рамил Мөхәммәтдиновларның эшчәнлеген хуҗалык җитәкчелеге тик уңай яктан гына телгә ала.

Йомгаклап шуны әйтергә була, “500 ферма” программасы буенча яңартып корылган фермада эш шартлары күпкә яхшырган. “Эшкә сөенеп киләбез”, — ди фермада эшләүчеләр. Әлеге программа фермаларны модернизацияләп, эш шартларын яхшыртуны күз уңында тотып булдырылды да инде. Илеш районы җитәкчелеге дә моны яхшы аңлап тора. Шуңа да алдагы өч елда райондагы барлык фермаларны да шушы программа буенча үзгәртеп кору юнәлешендә актив эш алып барырга җыена.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»