26.12.2013 - Авыл тормышы

Караидел тәҗрибә уртаклашты

Бу районда үткән зона киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов җитәкчелегендә 11 район вәкиле “Сөт терлекчелеген үстерү һәм сөт җитештерүне арттыру. 2012-16 елларга Башкортстанда 500 сөтчелек фермасын комплекслы модернизацияләү” республика программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде. Чарага программада катнашучылар һәм 2014 елда анда катнашырга теләүчеләр, фән эшлеклеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, программаның партнерлары килгән иде. Анда “500 ферма” программасын гамәлгә ашыруда очраган катлаулы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары тикшерелде.

Җыелучыларны Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин сәламләде. Чыгышында ул семинарда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше, “Артакул” җәмгыятендә программаны гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды.

Билгеләп үтелүенчә, кайбер авырлыкларга, һава шартларының һәрвакыт уңай булмавына карамастан, Караидел районында агросәнәгать комплексы икътисад үсешенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып кала. Районда үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән 16 җәмгыять, 43 фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар эшли, 10 меңнән артык шәхси хуҗалык бар.

Шушы елның 1 декабренә район хуҗалыкларында 25 меңнән артык сыер малы, 2050 баш дуңгыз, 24,5 меңнән артык сарык һәм кәҗә, 2,4 мең ат асрала.

Район агросәнәгать комплексының икътисади эшчәнлек күрсәткечләренә, аның тотрыклы үсешенә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәренең намуслы хезмәте нәтиҗәсендә генә түгел, республика Хөкүмәте һәм район хакимиятенең агросәнәгать тармакларын үстерүгә акча юнәлтүе нәтиҗәсендә дә ирешү сер түгел. Ел саен Президент һәм республика Хөкүмәте аграр секторга зур ярдәм күрсәтә. Районда авыл хуҗалыгы тармагын уңышлы эшләтү өчен быел бюджетның барлык дәрәҗәләреннән 66,2 миллион сум акча бүленгән, шуның 35 миллион сумы — республика, 3 миллион 600 мең сумы урындагы бюджетлардан.

Караидел районында ике хуҗалык “500 ферма” программасы кысаларында эшли. “Артакул” җәмгыятенең терлекчелек фермасында икенче ел реконструкция һәм ремонт бара. Анда бүген 700дән артык кара-чуар токымлы сыер малы асрала. Авыл хуҗалыгы тармагындагы катлаулы кризисны үткәреп, Артакул авылы зур планнарны гамәлгә ашырып яши. Инвестор Владимир Шестеров ярдәме белән сөт заводы, арыш эшкәртү, катнашазык цехлары төзелгән. “500 ферма” программасында катнашу хуҗалык өчен зур этәргеч булган. 1200 баш малга исәп-ләнгән терлекчелек фермасы реконс-трукцияләнә, былтыр анда төзелеш эшләре башкарылган, 35 миллион сумлык техника һәм төрле җиһазлар сатып алынган.

— Иң мөһиме — әлеге программа гамәлдә булган авылларда кешеләр эш белән тәэмин ителәчәк, яңа гаиләләр барлыкка киләчәк, балалар туачак, димәк, тормыш дәвам итәчәк, — дип ассызыклады Илдар Гарифуллин.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов сүзләренә караганда, “500 ферма” программасында республиканың 115 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша, 133 ферма модернизацияләнә. Программа эшләү дәверендә 3 миллиард 100 миллион сум акча үзләштерелгән. 800 миллион сумлык субсидия бирелгән. Бу — җитди дәүләт ярдәме. Фларис Рифкать улы чыгышында программада катнашучы статусы алуга таләпләрне, тармак юнәлешләрен һәм дәүләт ярдәме күләмнәрен әйтеп үтте.

Программада катнашучылар авылда белгечләр җитешмәү, фәнни казанышларның файдаланылмавы кебек авырлыклар да кичерә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программаны гамәлгә ашыру нечкәлекләрен өйрәнү һәм мөмкин кадәр күбрәк сөт савып алу өчен барлык мөм-кинлекләрне файдалану максатында фәнни үзәкләрне, уку йортларын җәлеп итә.

Министр урынбасары программада катнашучыларны һәм моңа дәгъва итүчеләрне тәҗрибә уртаклашырга, идеяләр белән бүлешергә, башкаларның хаталарын кабатламаска, өстенлекләрне дөрес билгеләргә чакырды.

Төбәк семинарында, шулай ук, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Р. Байтуллин, П. Иофинов, Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры Г. Юхин, Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге белгече И. Әхмәтова чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар “Артакул” җәмгыяте фермаларын карады. Төзелеш эшләренең сыйфатлы башкарылуына, маллар өчен уңайлы шартлар тудырылуына һәркем үзе күреп инанды.

Мондый чараларны үткәрү бик файдалы, күпләр үзләренең сорауларына җавап алды, карарлар кабул итте, бәйләнешләр булдырды, иң мөһиме — тәҗрибә уртаклашты.

Зилә Закирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»