25.12.2013 - Авыл тормышы

Күмәк көч тау актарыр

Авыл старостасы Фидрат Лотфуллин урындагы хакимиятнең эшләр идарәчесе Әлфинә Низаева белән.Мичурин авыл Советы Шаран районында гына түгел, тирә-якта да иң зур муниципаль берәмлекләрдән санала. Аның территориясе 22 мең гектарга якын мәй­данны били. Шушы биләмәгә кергән 25 авылда 3 меңнән артык кеше яши.

— Үзебезгә закон тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне файдаланып, халыкның тормыш-көнкүрешенә бәйле күп кенә мәсьә­ләләрне уңышлы хәл итәргә тырышабыз, — ди авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе Әлфинә Низаева. — Әлбәттә, халыкның, җәмәгать оешмаларының катнашлыгыннан башка иңебезгә йөкләтелгән бурычларны гамәлгә ашыру кыен булыр иде. Бу җәһәттән авыл старосталарының эше мөһим. Хакимият башлыгы да, депутатлар да аларның инициативасын күтәреп алырга, яхшы башлангычларында ярдәм итәргә әзер тора. Аеруча Шаранбаш-Кнәз авылы старостасы Фидрат Лотфуллинның эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул кешеләр күңеленә юл таба белә. Анда территориаль җәмәгать үзида-рәсе төзелгәч, күп кенә мәсьәләләрне урындагы халык үз көче белән хәл итә башлады. Без Фидрат Сәйфулла улын хаклы рәвештә “хакимиятнең штаттан тыш хезмәткәре” дип тә йөртәбез.

130 ихаталы Шаранбаш-Кнәз авылында бүген 400дән күбрәк кеше көн күрә. Төзек, матур йортлар ике урам булып тезелеп утыра. Кырыс базар икътисады шартларында элекке Мичурин исемендәге совхоз таркалса да, мондагы тырыш һәм эшчән халык, шәхси хуҗалыкларын үстереп, ишле мал һәм кош-корт асрап, җитеш тормышта яшәргә омтыла.

— Заман белән бергә халыкның яшәү рәвеше дә үзгәрде, — ди авыл старостасы, территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе Фидрат Лотфуллин. — Шул күңелне юата: бездә шәхси хуҗалыкларның нигезе ныклы гына, күпләр 90нчы елларда ук район фондыннан 3әр гектар җир алып калды. Җире булган кеше малын да күп асрый. Динар Гыйльфановның ихатасында, мәсәлән, сыер маллары бер көтү, шуңа хуҗалыгында ул ит, сөт продукциясен дә күп җитештерә. Фәүзил Габдрахманов, Рифкать һәм Нуриман Бәдретдиновлар да мал үрчетүдән яхшы табыш ала. Хәзер аякка басып килүче фермерларыбыз да бар безнең. Рамил Мотыйгуллин, быел үзенең җир биләмәсен киңәйтеп, 500 гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар үстерде. Борис Нәфыйков та тәвәккәллек белән фермерлыкка тотынды. Башта 30 гектар җир эшкәртсә, узган елда чәчү мәйданнарын 80 гектарга җиткерде.

Актив җәмәгатьче Фидрат Лотфуллинның да ике гектар җире бар. Күпьеллык үләннәрнең уңышын ул җәй печәнгә ике кат чабып ала. Мал һәм кош-корт үрчетүдән тыш, күптән умартачылык белән шөгыльләнә, быел 2,5 тонна яхшы сыйфатлы бал аертып алган. Татлы продукцияне сатудан шәхси хуҗалыкка табыш та мул гына керә. Шәһәрләрдә яшәүче балаларын фатирлы итүдә, уллары Рушанга Туймазының бер бистәсендә үз йортын күтәрүдә әтиләрнең ярдәме зур булган.

— Мин 35 ел мәктәптә эшләдем. Хаклы ялда булсам да, Шаранбаш-Кнәзнең бүгенге язмышына битараф түгелмен, — ди ул. — Яшәгән төягебезне төзекләндерү һәм матурлау өчен кемдер юл башлап йөрергә тиеш. Шушындый бурычлар авыл старостасы иңенә төшә дә инде. Халык миңа бу эшне үзе ышанып тапшырды.

Күмәк хуҗалык таркалды, күп кеше эшсез калды, дип зарланып ятудан фәтва юк. Мин шуңа инандым: хәзерге көндә авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда хөкүмәтнең дә, муниципаль властьның да мөмкинлекләре чикле. Социализм дәве­рен­дә­ге кебек, беркем дә бушка китереп бирмәя­чәк. Халыкның үзенә тормышка карашын үз­гәр­тергә, инициатива күрсәтергә кирәк. Менә без су белән тәэмин итү мәсьәләсендә чыгымнарны үзебез финансларга булдык. Халыктан җыелган акчага зур гына күләмдә ремонт башкардык. Башта су скважинасының торбасын алмаштырдык, шуннан яңа насос алып куйдык. Шушы эшләргә 30-40 мең сум тирәсе акча чыгарганбыздыр. Шуннан көндәлек тормышта тотынган су өчен акча җыя башладык. Тарифны җәмәгать үзи-дарәсе әгьзалары билгели. Үзебезнең бухгалтер-кассирыбыз бар, ул махсус исәпкә күпме акча керүе турында ай саен отчет биреп тора. Шул акчаны үзебезнең кирәк-яракка тотынабыз, элекке вакыттагы кебек ремонтка акча сорап, хакимияткә йөгермибез. Сүз дә юк, су өчен түләүне кертү җиңел булмады, башта кайберәүләр баш тартып та маташты. Җәмәгатьчеләр белән һәр өйдә булып, аңлату эшләре алып бардык. Хәзер инде куелган тәртипкә күнектеләр, авылдагы 110 йортның да хуҗасы су өчен тиешле түләүне даими кертеп тора.

 Шаранбаш-Кнәздә гомум җыен карары белән төзелгән территориаль җәмәгать үзидарәсе инде өченче ел уңышлы эшләп килә. Күпчелек кайда — көч шунда, дип белми әйтмәгәннәр шул. Хәзер авыл халкы, кемдер килеп, йортларында тәртип урнаштырганны көтеп утырмый, күп очракта үзләре җиң сызганып эшкә керешә.

 — Халык катнашлыгында янә бер изге эшне аткарып чыктык, — ди Фидрат Сәй-фулла улы. — Зиратны коймалап алу турында сүз чыккач, башта һәр йорттан 1әр мең сум акча җыйдык. Авылда туып-үскән, әлеге көндә читтә көн күрүче якташларыбыз да ярдәм кулы сузды. Безнең башлангычны хуплап, авыл хакимияте 130 мең сум бүлде. Шушы акчага кирәкле материалларны кайтардык. Дүрт-биш кешедән торучы бригада төзеп, зиратның коймасын яңарт­тык. Сакчыл тотынгач, бераз материал һәм 13 мең сум тирәсе акча артып та калды. Шул мөмкинлектән файдаланып, авыл халкы кинәнеп эчкән көмеш сулы Олы чишмәбезне төзекләндер-дек. Моның өчен бүген барысы да безгә тик рәхмәт укый.

Әйе, хәзер Шаранбаш-Кнәзгә авыл староста-сының, ул җитәклә­гән җә-мәгать үзидарәсенең эш тәҗ­рибәсен өйрәнергә районның башка авылларыннан юкка гына килми торганнардыр. Хәтта күчмә сессия утырышына җы-елган урындагы депутатлар да бу якларга юлланып, җәмәгать оешмасының эшчәнлеге белән якыннан танышкан.

— Беләсезме, шаранбаш-кнәзлеләрнең Олы чишмәне төзекләндергәнен без белми дә калдык, азак су буенда алар тудырган матурлыкны күреп сокландык, — ди авыл хакимияте хезмәткәре Әлфинә Игьлам кызы. — Шушы авылда староста булып Фидрат абый Лотфуллин эшли башлаганнан соң тәртип тә яхшырды. Ишетүегезчә, тотынылган суга түләүләрне үзләре җыя. Аларның махсус исәптә һәрчак ирекле акчалары бар. Авыл старостасы — абруйлы кеше, халык аны тыңлый. Күп мәсьәләләр белән аңа мөрәҗәгать итәләр, документлар һәм белешмәләр юлларга кирәк булганда гына безгә киләләр.

Урындагы җәмәгать үзидарәсе рәисе законнарны, ил һәм республика күләмендә кабул ителгән һәм гамәлгә ашырылучы социаль программалар турында да яхшы хәбәрдар.

— Халык үзебез яшәгән Тукай урамында 800 метрлы юлны тәртипкә китерү һәм ком-таш түшәү мәсьәләсен күтәргән иде, — ди ул. — Безнең “Авыл юллары” дигән федераль программа хакында ишеткәнебез бар, ләкин ул район әһәмиятендәге юл төзе-лешенә генә кагыла. Димәк, урамны үзебез карарга тиешбез. Тик акчасын каян табарга? Элгәре үзебез йорт башыннан 1әр мең сум җыеп, эшне башлый биреп куйган идек. Әмма юл төзекләндерергә акча күп кирәк. Халыкның соравын искә алып, авыл Советы ел саен 400 мең сум күләмендә хөкүмәт күрсәткән ярдәмдән безгә дә өлеш чыгарды. Быел урамдагы юлны күтәртеп, авыл башындагы 100 метр арага ком-таш салдык. Башка Төзекләндерелгән чишмә авылга ямь өсти.эшләр алдагы елга калды. Урындагы хакимият тагын күпмедер акча бүлер, дип өметләнәбез.

Шаранбаш-Кнәз авылы алдагы елда “Чиста су” федераль программасында катнашырга тели. Староста телгә алганча, ике чакрымда яңа суүткәргеч салу авылның социаль үсешенә зур йогынты ясаячак.

— Әлеге су торбалары 70нче елларда ук сузылган, шуңа аны яңартырга кирәк, — ди Фидрат Сәйфулла улы. — Безнең мөрәҗәгать эзсез калмады, республика һәм районның ярдәме белән Мичурин һәм Шаранбаш-Кнәз авылларында салыначак суүткәргечләрнең проекты әзерләнде. Шушы эшкә бюджеттан 1,5 миллион сум бүлделәр. Әле төзелеш проектын экспертизага җибәрделәр. Яңа проект бик яхшы. Мичуринлылар исә бүген безгә бераз көнләшеп карый, чөнки безнең авылдагы төзелеш проектын алдагы елның инвестиция программасына керттеләр.

Менә шулай якты һәм матур өметләр белән яши авыл старостасы. Бердәм көч белән Шаранбаш-Кнәздә проблемаларны шулай хәл итү юлларын табарга өйрәнгәннәр.

— Яшәгән төягебез төзек, халыкның тормышы матур булсын —  мин шуның өчен тырышам, — ди Фидрат Лотфуллин. — Без булгач, авыл хакимияте башлыгына да җиңелрәк. Ә җәмәгать эшендә катнашу миңа тик дәрт һәм илһам бирә. Кешеләр өчен яхшылык эшләсәң, алардан рәхмәт сүзләре ишетсәң, күңелләр тагын да күтәрелеп һәм яктырып киткәндәй була.

Мидхәт Шәрипов.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»