25.12.2013 - Авыл тормышы

Каз каурыен сиптем юлларга, мамыкларын сырдым юрганга

Авылларда каз өмә­ләре ахырына якынлаша. Күптән түгел Мәләвез районының Басурмановка авылында яшәүче Флүрә белән Фәез Бикташевлар йортында да  бәйрәм гөрләде. Бу гаилә быел 25 каз, шулкадәр үрдәк һәм тавык үстергән. Зур хуҗалыкта сыер  малын да күп асрыйлар.

Өмәчеләрнең тату, күңел­ле эшен күзәтәсең дә мондый чараларның кешеләрне бер­ләштерүенә куанасың. Авыл халкы шулай бердәм эшләп, бер-берсенә ярдәм итеп яши.  Яшь гаиләләр дә читтә калмый, киләсе елга алар да  иртә яздан бәбкәләр сатып алачак. Шулай итеп йола буыннан-буынга күчә.

Әбит авыл биләмәсе башлыгы М. Уразбахтин каз өмәсенең авылларда көтеп алган бәйрәм булуын, милли мәдәниятнең байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтүен бил­геләде. 

Бикташевлар бәйрәмнең сценариен да ныклап уйлаган. Алар аны ата-бабаларыбыз кебек оештырган. Бу эштә Фәез Фатыйх улына әнисе Галимә апа ярдәм иткән. Өлкәнрәкләр яшьләрне каз йолкырга, мамыкны мендәргә тутырырга, каз итеннән тәмле ашлар әзерләргә, аның мае белән дәваланырга өйрәтте.

Каз түшкәләрен бозлы суда чайкау аларның итен тәмлерәк һәм йомшаграк итүен белеп, өмәчеләр Нөгеш елгасына юл тотты. Аларны бәкедә әйбәтләп юганнан соң, салкыннан йөзләре  алсуланып балкыган туташлар, ханымнар, гармунчының кү­ңелле көйләренә кушылып җырлый-җырлый, хуҗалар йортына кайтты.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Анда катнашучылар өчен төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылды. Аннары өмә­челәр каздан пешерелгән милли ашлардан сыгылып торган табын артына җыелды.

Юлия Морзабулатова.

Мәләвез районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»