24.12.2013 - Авыл тормышы

Республикада – беренче, Русиядә – икенче!

“Колос” отряды командиры Азат Шәрәфетдинов Мәскәүдән мул “уңыш” белән кайтты.Алтай крае башкаласы Барнаулда Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары студентлар отрядларының Бөтенрусия слеты үтте. Елга йомгак ясалган чарада ил төбәкләреннән 58 югары уку йорты катнашкан. Башкортстаннан слетка БДАУның  “Колос”  студентлар отряды командиры Азат Шәрәфетдинов, отряд комиссары Динар Хафизов һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары студентлар отряды ветераннары оешмасы рәисе Рим Әблиев та барган. “Колос” отряды нинди бүләкләргә лаек булган? Якташларыбызга кайсы юнәлешләрдә тиңнәр юк?

 – Слетта җиденче тапкыр катнаштык, – диде Азат Шәрәфетдинов. – Нәтиҗәләр буенча ике тапкыр – беренче, өч тапкыр икенче урын яуладык. Бу юлы да отряд хезмәте лаеклы бәяләнде. Иң дәрәҗәле “Студентлар отряды эшен оештыручы иң яхшы югары уку йорты” номинациясендә икен­че урынга лаек булдык. Чараның әһәмияте призлы урыннар яулауга гына кайтып калмый. Яңа өлкәне үзләштер­гәнче бу юнәлештә югары казанышларга иреш­кән ил  төбәкләрендәге отряд­лар­ның тәҗри­бәсен өйрә­нү мөһим. Отряд командирлары, боец­лар катнашкан слетта бу максатка ирешү авыр түгел. Мәгълүм булуынча, студентларыбыз илнең бик күп төбәк­ләрендә практика үтте. Безнең тәҗрибә белән дә кызыксынучылар бар. “Колос”ның механикалаштырылган отрядларына илдә тиңнәр юк. Республикада МТСларның уңышлы эшләп килүе дә бу юнәлештә алда барырга булышлык итә. Ләкин ил төбәкләреннән килгән студентларга Бөтенрусия студентлар отряды гына тәҗрибә уртаклаша ала. “Колос” әлегә республика студентлар отряды гына. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә игътибар бүләчәкбез. Безгә һәр башлангычыбызда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәм итә.

Әйткәндәй, “Колос” отряды башка номинацияләрдә дә сынатмаган. “Терлекчелек” һәм “Авыл хуҗалыгы төзелеше” номи­нацияләрендә өченче урыннарга лаек булган. Шунысы куанычлы, аграрийлар төзелеш өлкәсен быел гына үзләштергән. Махсус әзерлек үтеп, белемен камилләштергән студентлар Благовар, Бүздәк районнарында дуңгызчылык фермасы төзүдә катнашкан. Шулай ук җәйге чорда икмәк пешергән якташларыбыз “Иң яхшы видеоролик” сәнгать бәйгесендә өченче урын алган.

Билгеле, “Колос” мондый хөрмәткә очраклы гына лаек булмаган. Бүгенге көндә отрядка 1558 студент җәлеп ителгән. Боецлар уналты юнәлештә хезмәт чыныгуы алган. Шулар арасында авыл хуҗалыгына хас булмаган хезмәтләндерү, төзелеш, туризм, волонтерлар хәрәкәте һәм балаларның җәйге ялын оештыру юнәлешләре дә булуы аерым игътибарга лаек. Ике йөздән артык студент көзге урак эшләрендә катнашкан. Аларга хуҗалык җитәкчеләре заманның алдынгы техникасын ышанып тапшырган. Егетләр сынатмаган. Отряд 35 мең гектардан 330 мең центнер ашлык суктырып алган. Илдус Исламов, Рацил Хәкимов, Антон Тункин, Артем Леонтьев, Николай Петров, Илнур Уразбахтин, Илнур Үтәшев, Ранус Ибәтуллин, Әдис Галләмов һәм Динис Кәлимуллин аеруча нәтиҗәле эшләгән. Механизаторлар арасында асыл зат та бар. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетында белем алучы Әлфия Гыйлемшина “Нью-Холланд” комбайнында 145 гектардан 1268 центнер ашлык суктырып алган.

“Колос” отряды казанышлары ил күләмендәге конкурсларда җиңүе, Башкортстандагы эшчәнлеге белән генә чикләнми. Сер түгел, хәзер кайбер яшьләр хезмәт сөйми. Отряд сөялсез куллы яшьләрнең дә дөньяга карашын үзгәртә. Икмәкнең һәр валчыгының тир түгеп табылганын аңлаучылар кулына диплом алгач та бер эштән дә тартынып тормаячак. Шулай булырга тиештер дә. Ни дисәң дә, компьютер түгел, эш кешене кеше иткән.

Айдар Зәкиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»