19.12.2013 - Авыл тормышы

Монда тудык, монда үстек

Асфальт юлдан ферма капкасы алдына килеп җиттек. “Хуҗалык зур, кышкылыкка җитди әзерләнгәнсез, — дим зур-зур печән өемнә-ренә ишарәләп. — Авылда яшьләр күпме?” “Яшьләр күп, эш урыны бар. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Балалар бакчасына чират юк, мәктәп зур, гомумән, яшәр өчен барлык уңайлыклар булдырылган”, — ди ул.

“Ленин” токымчылык заводы — Дүртөйле районында озак еллар уңышлы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Районда җитештерелгән гомум авыл хуҗалыгы продукциясенең 12 проценты шушы заводка туры килә.  Ел саен 16-17 миллион сум табыш алган бу токымчылык заводындагы  биш фермада бүген 2300 баш сыер малы асрала, шул исәптән 600 баш савым сыерлары.

— “500 ферма” программасына керү безгә зур мөмкинлекләр ачты. Аның кысаларында Юкәлекүл һәм Суккул авылларындагы фермаларны җиһазландырдык. Малны заманча шартларда асрау, әлбәттә, сөт җитештерүне арттырды. Былтыр һәр сыердан 5500 килограмм сөт савып алынса, быел бу күрсәткеч 5700 килограммга  җитте.  Әмма сөт күләмен арттыру гына түгел, аның сыйфаты турында да онытырга ярамый. Шуңа да малларны мөмкин кадәр төрләндереп ашатырга тырышабыз. Чөнки мал азыгы мул тупланды, — ди хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев.

Сер түгел, җитештерелгән продукциядән һәркем күбрәк табыш алырга омтыла. Быел да сөт сату “ленин”чылар өчен  отышлы булган. Беренчедән, аны көн саен,  былтыргы белән чагыштырганда, 14 центнерга күбрәк саталар. Икенчедән, сатып алу хакы да югарырак.

— Заводта бүген 135 кеше намуслы хезмәт сала. Халыкка эшләү өчен уңайлыклар тудыруга да җитди карыйбыз. Мәсәлән, бездә савучыларның эш көне нибары  5 сәгать тәшкил итә. Механизаторларның да эше җиңеләйде, чөнки хуҗалыктагы  барлык техниканың 80-90 проценты яңа. Соңгы 5-6 елда гына 90 миллион сумлык яңа техника сатып алдык. Бүген фермада эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 18 мең сум. Яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсенә дә җитди карыйбыз. Йорт төзү өчен быел гына 63 участок бүлдек, һәр елны 7-8 гаиләгә өй төзүдә ярдәм күрсәтәбез.

Балачак хатирәләре һәрвакыт авыл белән бәйле. Монда туып-үскәнбез, хәзер инде аның йөзен билгеләүчеләр без. Шулай булгач, аны үстерүгә, саклауга һәркем үз өлешен кертергә тиеш, дип уйлыйм, — ди Альберт Рафаил улы.

Әйе, җитәкче хаклы. Бик күп яшьтәшләре кебек, ул авылны ташлап шәһәргә күчеп китмәгән, туган төбәгенә хезмәт итүне үз алдына максат итеп куйган. Мондый җитәкчеләр барында авылларыбыз яшәр әле! 

Гөлия Гәрәева.

Дүртөйле районы.

Фото: Терлекче Флит Нуртдинов.

Ферма мөдире Җәүдәт Минһаҗев савучылар Лилия Курзова һәм Венера Аллаярова белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»