14.12.2013 - Авыл тормышы

Хокуксызлык үсешкә аяк чала

Без килгәндә Шаран районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Мирас” җәмгыяте директоры Ранис Баһаветдинов еллык эш нәтиҗәләрен барлый иде.

— Бу хуҗалыкны былтыр яз кабул итеп алдым, — ди ул. — Икътисади яктан бөлген-леккә төшкән элекке “Ташлы” кооперативында конкурс идарәсе кертелгән иде. Яңа оештырылган хуҗалыкны “Башагропродукт” җәмгыяте үз канаты астына алырга теләк белдергән. Безнең райондагы “Шаранагрогаз” предприятиесе дә шул холдингка карый. Аның җитәкчесе Тимергали Тимеркә-ев авылга кайтырга чакырды. Абруйлы кешенең сүзен екмадым.

Хуҗалыкта эш чынлап та мөшкел иде. Менә-менә чәчү кампаниясе башланырга тиеш. Тиз арада булган техниканы ремонтладык. “Шаранагрогаз” җәмгыяте орлык һәм минераль ашлама белән ярдәм итте. Шул рәвешле, язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыктык. Ә терлекчелек тармагын июль башында гына кабул итеп алдык. Фермада 400 баш чамасы гына сыер малы калган. Кассада бер тиен дә акча юк иде. “Шаранагрогаз” җәмгыяте җитәкчелегенә рәхмәт, алар былтыр безгә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Көзге уңышны җыеп алырга комбайннарын биреп тордылар. Шулай аякка басып киттек. Әле “Шаранагрогаз”га әкренләп бурычларны кайтарабыз.

Тәүге елда “Мирас”та 9 мең центнер чамасы ашлык җыеп алалар. Көзге уңыш өчен салынган келәтләр тулы булмаса да, халыкка ашлыкны җитәрлек тараталар, фураж да кала. Ел азагына сыер маллары саны 600дән артып китә. Савым көтүен яңарту өчен “Шаранагрогаз” җәмгыяте аларга бестужев токымлы 18 баш тана бирә.

— Әлеге көндә фермада 423 баш мал асрала, аларның 160ы — савым сыерлары, — ди Ранис Тимерхан улы. — Акча кирәк булгач, 150 баш яшь малны “Приютагрогаз” җәмгыятенә тапшырдык. Тере авырлыктагы малның 1 килограммы өчен 120 сум түлә-деләр. Аның каравы, елкычылык тармагын тергездек. Атларны 62 башка җиткердек.

“Мирас” җәмгыяте пайчылардан арендага алынган 2800 гектар җиргә хуҗа. Шуның 1428 гектарында ашлык культуралары үстерелгән. Басучылыкта алдынгы технологияләр файдалану, селекция һәм орлыкчылык буенча эшне яхшырту уңай нәтиҗәләр биргән. Ел игенчелек өчен катлаулы килсә дә, мул уңыш җыеп алганнар. Гектар куәте уртача 15,2 центнер тәшкил иткән.

— Ашлыкның тулаем җыемы 23 мең центнер булды. “Башагропродукт” белән тө-зелгән килешүгә ярашлы, аның 7 мең центнерын Бакалы элеваторына саклауга салдык. Җир пайлары хуҗалары алдындагы йөкләмәбезне дә үтәдек. Бер пай өчен 3 центнер бодай бирдек, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Бер үк вакытта киләсе уңышка яхшы нигез салып калдырдык. Уҗым культуралары чәчүлекләрен 573 гектарга җиткердек. 114 гектарда көзге бодайның “Башкирская-10” сорты чәчелде. “Памяти Кунакбаева” сортлы арышка да басу түреннән урын бирдек. Гомумән, хәзер сортларны яңарту һәм алмаштыру белән ныклап шөгыльләнәбез, чәчүгә массовый репродукцияле орлык калдырмыйбыз. Техник культуралар игүгә игътибарны арттырдык. 100 гектарда үстерелгән карабодай мул уңыш белән сөендерде. Барлык уңышны эшкәртү өчен “Шаранагрогаз” җәмгыятенә тапшырдык. Көнбагыш 112 гектарда игелде. Һәр гектардан 14 центнер уңыш суктырып алдык.

Шикәр чөгендеренең гектар куәте 300 центнер булган. Көзен плантациядә Туймазы МТСның “Агрифак” маркалы чөгендер комбайны эшләгән. Чишмә шикәр заводы белән алдан килешү төзеп куйганнар. Шуңа татлы тамырны тапшырганда тоткарлык булмаган. Чөгендерне заводка ташуда “Башагропродукт” җәмгыятеннән килгән “КамАЗ”ларга эш җитәрлек булган.

Оештыручылар “Мирас” хуҗалыгына яңа техника алуда да эшлекле ярдәм күрсәткән. Быел гына куәтле “К-744” тракторы, “Полесье” комбайны, пресс-җыйгыч, ЖВН-6 ургычы, чит илдә эшләнгән чәчкеч һәм туфрак эшкәртү машиналары кайтарылган.

— Алдагы елда хуҗалыкта сөренте җир мәйданы 200 гектарга артачак, — ди Ранис Тимерхан улы. — Быел моңа ка-дәр файдаланылмаган ташландык җирләрне эшкәртеп, чәчү әйләнешенә керттек. Шуңа тагын бер ашлык комбайны алырга ниятлибез. Мал азыгы культураларын уру техникасы да кирәк. Югыйсә, “яшел урак”та авырга туры килә. Башка хуҗалыклар кызу эш чорында үз техникасын бирми бит инде. Ярый, быел 2 мең тонна сенаж һәм силос хәзер-ләп, кышкылыкка һәр баш малга исәпләгәндә 24 центнер азык берәмлеге запасы белән керә алдык.

Шунысы яхшы, яңа хуҗалыкта эшче кулларга кытлык кичермиләр. Урып-җыю чорында күрше авыллардан килеп тә ярдәм иткәннәр, чөнки “Мирас”та хезмәткә акчалата түләнә. Быел үсемлекчелектә уртача айлык эш хакы 13800 сумнан ким булмаган. Терлекчелектә эшләүчеләр дә зарланмый — аларның кулына аена уртача 10360 сум акча керә.

— Авыл җирендә дә хезмәтне тиешенчә бәяләргә вакыт, — ди  директор. — Идарә итү аппараты бездә зур түгел. Һәр белгеч берьюлы ике-өч эш алып бара. Мәсәлән, агроном Мөнәвис Хәйдәров бер үк вакытта заправкалау пункты һәм запас частьләр келәте мөдире дә булып тора. Инженер Илшат Баһаветдинов — баш белгеч тә, гараж һәм мастерской хуҗасы да. Баш бухгалтер икътисадчы эшен дә башкара. Компьютер технологияләрен яхшы белүче кирәк тә бит, 15 мең сумга заманча белемле бухгалтер табып булмый.

Шулай да безнең өчен бүген иң авыры — конкурс идарәсенең озакка сузылуы. Милекне, шул исәптән сөтчелек фермасын без әлегә аренда шартларында гына файдаланабыз. Мөлкәт һәм мал безнеке булмагач, “500 ферма” программасына да керә алмыйбыз. Ә терлекчелек биналары нык искергән, яңгыр үткәнлектән стеналары җимерелә башлаган. Фермада кул көче өстенлек итә, хәтта тирес чыгаручы транспортерны да сүтеп ташлаганнар. “Башагропродукт”ның генеральный директоры үзе килеп, безнең терлекчеләрнең нинди шартларда эшләвен күрде. “Мөлкәтне үзебезнең милекккә күчергәннән соң, яңа корпус салачакбыз”, — диде ул.

— Иске Ташлыда милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәлә кайчан хәл ителер?

— Үзгәрешсез үсеш булмый. Барлык мөлкәт үзебезнең кулга күчсә, һәртөрле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турында да ныклап уйлашыр идек, — ди Ранис Баһаветдинов. — Шунысы мөһим, “Мирас” җәмгыятен оештырып, без авылның социаль-икътисади тормышына яңа сулыш бирдек. Дистәләгән кеше өчен күмәк хуҗалыкта эш урыннары барлыкка килде. Шуның өчен дә бүген авылдашларым киләчәккә якты уй-өметләр белән яши.

Мидхәт Шәрипов.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»