10.12.2013 - Авыл тормышы

Умартачы, балта остасы һәм тимерче

“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем “алтын куллы” кешеләр хакында. Андыйлар  безнең арада да аз түгел. Шундый соклангыч кешеләрнең берсе белән Иглин районына командировкага баргач таныштым. Әлегә кадәр Анатолий Калашников хакында билгеле умартачы буларак ишетеп кенә белә идем. Баксаң, ул малтабарлыкның башка юнәлешләрендә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара икән.

—  Умартачы, балта остасы булу тәкъдиремә язылгандыр, — дип башлады ул сүзен. — Ун ел элек бабам мәрхүм булды. Ул гомер буе умартачылык белән шөгыльләнде. Аңа ярдәм итсәм дә, бу кәсеп белән үзаллы шөгыльләнгәнем юк иде. Бабам мирасы миңа калды. Җиңел булмаса да, бал кортлары белән “уртак тел таптым”. Ә менә умарталарның төрле зурлыкта булуы уңайсызлыклар тудырды. Тәвәккәлләп, бертөрле умарталар ясарга булдым. Килгән кунаклар, дусларым умарталарны каян сатып алуым турында сорашты. Хуплау сүзләреннән дәртләнеп, кулыма янә балта белән пычкы алдым. Хәзер исә, аена 70-80 умарта ясыйм. Төзелеш материалы өчен тактаны да үзем җитештерәм. Иске колхоз фермасын сатып алып, шунда пилорама, киптергеч урнаштырдым. Агач кисеп, такта ярып, киптерәм. Бары тик чыршы агачыннан гына яхшы умарта чыга. Бу агачтан эшләнгән такта җиңел булудан тыш, озак вакыт хезмәт итә. Улларым Михаил белән Вячеслав та ярдәмләшә. Ел саен умарталарны камилләштерәбез. Сакчыл тотынганда, мин ясаган умарталар 25 ел хезмәт итә.

Анатолий Калашников умарта ясаудан тыш, умартачылык белән дә шөгыльләнә. Быел алар тормыш иптәше Наталья белән  йөз баштан артык умартадан 2,5 тонна бал алганнар. Продукцияне республикада гына сатмыйлар, Казаннан, Чиләбедән һәм илнең башка төбәкләреннән дә килеп алалар икән.

Йорт хуҗасы белән хушлашканда коймадагы тимердән эшләнгән бизәкләргә игътибар иттем. Баксаң, Анатолий Калашников боларны да сатып алмаган, үзе ясаган икән. Күренүенчә, теләк булса, авылда да мул акча эшләү мөмкинлеге бар. Бу җәһәттән бал кортларыдай тырыш Калашниковлар гаиләсе күпләргә үрнәк була ала.

Айдар Зәкиев.

Иглин районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»