04.12.2013 - Авыл тормышы

“Адель”гә зур өмет баглыйлар

Бер ел элек Нуриман районында “Адель” агрофирмасы оештырылды. Бик яшь булуына карамастан, хуҗалык бүген ныклап аякка баскан, дияргә була. Агрофирманың арендага алган 1100 гектар сөренте җире бар. Яңа Күл авылы хакимиятенә караучы 771 гектар ташландык, агач баскан җирләрне тазартканнар. Әлбәттә, мондый җирләрне  басу итәр өчен күп көч салырга туры килгән.

Агрофирманың төп юнәлеше — ашлык җитештерү. Киләчәктә техник культуралар, дару үләннәре үстереп, дөнья базарына чыгу теләге дә зур. Коллективта бүген 7 кеше эшли. Биредә алтын куллы егетләр тупланган. Механизаторлар әтиле-уллы Илмир белән Хәниф Хәйруллиннар, тракторчы Фәнис Шәйхиев, слесарь Рамил Хәкимов барлык төр техниканы да биш бармагыдай яхшы беләләр.

Бүген агрофирманың “Полесье-812” комбайны, ике МТЗ- 82 тракторы, “Беларус-2022”, чәчкеч, культиватор, печән җыйгычлары, чапкычлары, ун “МАЗ” машинасы, сабаннары, ургычлары бар. Быел районның күп хуҗалыкларына уңыш җыюда ярдәмләшкәннәр.

Агрофирманың генеральный директоры Ринат Йосыпов сүзләренә караганда, “Адель” агрофирмасы Яңа Күл авылы тирәсеннән янә 500 гектар җирне арендага алырга документ әзерли. Якын киләчәктә басулар мәйданын  2 мең  гектарга җиткерергә, терлекчелек тармагын да үстерергә җыеналар.

 “Адель” агрофирмасы  Яңа Күл авыл биләмәсе җирләрен  эшкәрткән, халыкны эшле иткән. Булдыклы коллектив барлык максатларына да һичшиксез ирешәчәгенә өмет зур.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»