02.11.2010 - Авыл тормышы

Татлы тамыр быел татлырак

Без килгәндә “Юрматы” хуҗалыгында соңгы гектарларда шикәр чөгендере алалар иде.

— Татлы тамыр быел 257 гектар мәйданда үстерелде. Уңыш күрсәткече елына күрә начар түгел. Иң мөһиме — үстерелгән уңыш югалтуларсыз җыеп алынды, — диде “Юрматы” хуҗалыгы рәисе  Рәсим Хәмитов.

Чыннан да, басуда  эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган. Алдынгы механизаторлар Илфак Шабанов, Айдар Вәлитов, Закир Вәлитов һәм Радик Мостафиннар чөгендерне җирдән казып алып өемнәргә ташый. Үз чиратында махсус техниканы йөгәнләгән Малик Хамматов өемдәге чөгендерне “КамАЗ” машинасына төяп, водитель Юрий Денисов татлы тамыр уңышын тиз арада Мәләвез шикәр заводына илтеп җиткерү хәстәрен күрә. Завод та, татлы тамырның шикәрлелегеннән чыгып, быел чөгендерне югарырак хак белән кабул итә икән. Басу уңганнарына ял итеп алу өчен дә шартлар булдырылган. Басу читенә җылытылучы күчмә вагончык урнаштырылган, механизаторлар көненә өч тапкыр җылы аш белән тәэмин ителә. “Хезмәт кешесенә хөрмәт, игътибар булгач, эшләве дә күңелле”, — ди алар.

Хуҗалыкта башка тармакларда да эшләр ырамлы бара. Уҗым чәчү тәмамланган, 1500 гектар басулар туңга сөрелгән. Бу җәһәттән басу эшләре атна эчендә тәмамланыр, дип көтелә. Терлекчелек тармагы да кышка югары әзерлек белән керә. Җитәрлек күләмдә мал азыгы тупланган, һәр өч фермада төзекләндерү эшләре башкарылган. Хуҗалыктагы 760 баш сыер малын кышлатуга бар да әзер.

— Үсемлекчелектә корылык нәтиҗәләрен бетерүгә дәүләттән бүленгән 2,5 миллион сумга якын акча да бик зур ярдәм булды. Бу акча җитәрлек кадәр орлык, ягулык-майлау материаллары сатып алуга тотынылды. Бу җәһәтттән алдагы ел уңышына зур өметләр баглыйбыз, — ди Рәсим Рим улы.

Әйткәндәй, көнбагышның бәясе югары булуын исәпкә алып, алдагы елда хужалыкта бу культура мәйданын 2 мең гектарга кадәр җиткермәкчеләр. Алга карап эш итүче, тырыш хезмәт коллективының башка өметле башлангычлары да юк түгел. Ә тырышларга, билгеле, һәр чакта да уңыш юлдаш.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»