24.10.2013 - Авыл тормышы

Шикәр чөгендере тау-тау, ә ашлык келәт тулы!

Федоровка районының “Очкын” җәмгыятендә бу көннәрдә татлы тамыр урагының иң кызган мәле. Хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Ишманов белдерүенчә, быел шикәр чөгендере 100 гектарда үстерелгән. Гектар куәте уртача 300 центнер тәшкил итә. Без килгән көндә татлы тамыр 60 гектарда казып алынган иде.

— Басуда ике агрегат эшли. Кагатларга өелгән чөгендер уңышын Мәләвез шикәр заводына ике “КамАЗ” һәм “Урал” машиналары ташый. Бертуктаусыз яңгырлар гына комачаулый. Баштагы чорда Мәләвез шикәр заводына булган чират та кулны шактый тоткарлады. Дөрес, хәзер бу мәсьәлә җайга салынды шикелле, шуңа да иң кыска срокларда чөгендер уңышын казып алып, шикәр заводына илтү максаты куябыз, — диде эшләр торышы белән таныштырып, Хәмзә Тәнзил улы.

Ул арада Филүс Хәбибуллин, Ирек Үзбәков һәм Эдуард Мәсәгутов иярләгән машиналарга татлы тамыр төя­леп, егетләр чираттагы рейска җыенды.

— Чөгендерне кабул итүдә чират булмаса, көненә өчәр рейс ясарга да мөмкин. Шәхсән без, татлы тамыр уңышын карга калдырмыйча, заводка ташып бетерү теләге белән янабыз, — ди алар.

Егетләрне аңларга була. Республикада, шул исәптән “Очкын” хуҗалыгында да шикәр чөгендере быел ишелеп уңган. Хәмзә Ишманов белдерүенчә, казып алып, басуда кагатларга салынган чөген­дер генә дә якынча 1 мең тонна тәшкил итә. Нәкъ шуңа күрә хуҗалык уңганнары бу көннәрдә бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшли дә инде. Күпме көч, тир, акча түгеп үстерелгән уңышны басуда калдырасы килми “очкын”­лыларның. Шушы рәвешле алар шикәр чөгендере уңышыннан гына да 5-6 миллион сумлык табыш алырга исәп тота.

Хәер, “Очкын” җәмгыятендә быел татлы тамыр гына түгел, башка культуралар да мул уңыш белән сөендергән. 1500 гектарда үстерелгән бөртеклеләр гектарыннан уртача 16-17 центнер уңыш биргән. Уҗым культураларының гектар куәте — 25, сабанашлыкныкы — 10-12 центнер булган. Әйткәндәй, быел уҗым культуралары мәйданнары 480 гектарга җиткерелгән. Уҗымнарның чыгышы яхшы, шуңа да “Очкын” хуҗалыгында көзге бодай һәм арышның алдагы елда мул уңыш белән сөендерәчәгенә зур өмет баглыйлар. 250 гектарда басулар туңга сөрелгән.

Алда янә бер мөһим кампания — көнбагыш урагы тора. Майлы культура 200 гектарда үстерелгән һәм, югалтуларсыз җыеп алганда, ул татлы тамыр кебек үк, мул уңыш вәгъдә итә. Бу җәһәт­тән көнбагыш уру техникасы тулы әзерлек сызыгына бастырылган, келәтләр караулы, басу эшчәннәренең җиңнәре һәрва­кыттагыча, сызганулы. Хәмзә Ишманов  агымдагы ел урып-җыю эшләрендә аеруча фидакарьлек күрсәтүче басу батырларыннан Альберт Хәйбуллинны, Әмирхан Исмәгыйлевны, Габделхәй Ишмановны, Наил Хөснетдиновны һәм башкаларны мактап телгә алды.

— Районда аграр тармакка игътибар зур булу, җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыру мөмкинлеге бирсә, басуда, ындыр табагында, фермада әлеге максатка нәкъ шундый фидакарьләрнең тырыш хезмәте белән ирешелә, — диде бу уңайдан Хәмзә Тәнзил улы.

Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да кышлатуга тулысынча әзер. Ферма биналары төзекләндерелгән, һәр баш малга 28 центнер азык хәзерләнгән. Кыскасы, бүгеннән кар ятса да,  хуҗалыктагы 550 баш сыер малы өчен борчыласы түгел. Кем әйтмешли, азык запасы мул, аслары коры.

Менә шулай, табигать тәүдә коры көннәре, аннары айларга сузылган явым-төшем белән сынаган хуҗалык елын “Очкын” җәмгыятендә шактый югары эш нә­тиҗәләре белән тәмам­лый­лар. Бу җә­­һәт­­тән аларга алдагы чорда да уңышлар юлдаш булуын телик, нинди эшкә алынсалар да, әлегәчә ут уйнатсыннар “Очкын” уңганнары!

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»