19.10.2013 - Авыл тормышы

Яуланасы үрләр алда әле

Нуриман районында көзге кыр эшләре тәмамлану алдында. Хуҗалыкларның кышка әзерлеге, гомумән, райондагы авыл хуҗалыгы торышы турында сөйләвен үтенеп, без район хакимияте башлыгы урынбасары Фаяз Хәлиловка мөрәҗәгать иттек. Фаяз Гыйбадулла улы түбәндәгеләрне бәян итте.

— Быелгы яз яхшы килде, — дип башлады ул. — Район хуҗалык­ларында язгы чәчүгә җитәрлек орлык, ягулык тупланган иде, техника җентекле ремонтланды. Авыл хуҗа­лыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары федераль һәм республика бюджетыннан барлыгы 19 миллион 371 мең сум субсидия алды. Бу акча  дизель ягулыгы, техника, минераль ашлама, күпьеллык үлән орлыгы, элита орлык сатып алуга тотылды.

 Фермалар кышкы чорга тер­лекләрне тулы әзерлек белән кабул итте. “Нурлес” агрофирмасында ат абзарына реконструкция үткәрел­де, “Карагез”да ферма модерниза­цияләнде. Район буенча һәр малга уртача 27 центнерга якын азык берәм­леге хәзер­ләнде. Кышлату чорына 10 мең 924 тонна печән, 18 мең 700 тонна сенаж, 5 мең 560 тонна силос тупланды.

“Идел”, “Алекс”, “Ихлас” агрофирмалары “500 ферма” программасына кушылды. “Ти­рәкле”  крестьян-фермер хуҗа­лыгы  “Гаилә сөт­челек фермасы” статусы алды.

Агрофирмаларда гектар көче — 13,6, крестьян-фермер хуҗалык­ла­рында 11,8 центнер тәшкил итте. Быел уҗым культуралары чагыштырмача югары уңыш бирде. Шуңа район буенча аларның мәйданын 3600 гектарга җиткерергә карар иттек. Кузаклы культуралар, донник үстерүгә өстенлек бирәбез, чөнки ул җирне тукландыра.

 Бүген эшләргә теләге булган һәр кешегә бар яклап та юл ачык. Үз эшләрен ачучыларга субсидия бирелә, кредит алу мөмкинлеге бар.

Баш-Шидедән Петр Фәйру­шин, мәсәлән, кара-чуар токымлы 50 баш савым сыеры сатып алып,  “Гаилә сөтчелек фермасы” программасына керде. “Нурлес” агрофирмасының генеральный директоры Владимир Приходько, элекке колхоз фермасын ремонтлап, ат үрчетү белән шө­гыльләнә. Бүген аның 350 аты бар, колыннар сата.

 Теләгән кешегә хәзер авылда да менә дигән итеп яшәп була. Иренмәскә генә кирәк. Берәүләр үз ихаталарында җи­тештергәнне  сатып көн күрә, икенчеләр урманчылык, умартачылык белән шөгыльләнә, бура бурап сата, өченчеләр читкә йөреп эшли.

Май уртасыннан алып июль­нең егермеләренә кадәр районда бер тамчы да яңгыр яумады. Ә көзен, киресенчә, яңгырлар  туктамыйча яу­ды. Һава торы­шының яңгырлы булуына карамастан, район буенча күрсәт­кечләр начар түгел.

Бүген авыл кадрларга кытлык кичерә. Агрономнар, зоотехниклар, ветеринарлар  җит­ми. Басуларда эшне  ике сменада оештырырга механизаторлар юк, чөнки аларны әзер­ләүче һөнәрчелек-техник учи­лище­ларының күбесе ябылды. Авыл хуҗа­лыгында җитеште­релгән продукция­нең сатып алу хаклары түбән. Авыл кешесе җитеш­тергән товар дө­рес бәяләнергә тиеш, дип уйлыйм.

Людмила Хәнәфина язып алды.

 Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»