10.10.2013 - Авыл тормышы

Җиңүчеләр басуда бүләкләнде

Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сентябрь йомгаклары буенча шикәр чөгендере алуда яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

— Авылда эш оештыруга гына түгел, ә һөнәр осталарының намуслы хезмәтенә лаеклы бәя бирүгә дә бәйле. Без онытыла башлаган элекке матур традицияне яңартырга булдык. Басуга, механизаторларның эш урыннарына барып, министрның Рәхмәт хатларын, вымпел һәм акчалата бүләкләр тапшыруны даими кулланачакбыз. Бу чара хезмәткә дәрт өсти, үзара чәмләнеп, ярышып эшләү җитештерүчәнлекне күтәрергә дә булышлык итә, — ди тармак министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов.

Шундый зур бүләкләргә берничә көн элек татлы тамыр җыючы 12 механизатор экипажы лаек булды. Алар арасында Благовар, Бүздәк, Чишмә районнарындагы “Башкир-агроинвест” җәмгыяте, Әлшәй районының “Красный клин” агрофирмасы, Чишмә һәм Бакалы районнарындагы “Үзәк” МТС һәм башка аграр предприятие уңганнары бар. Җиңүчеләргә бүләкләрне басуларда Фларис Шәйхетдинов һәм бүлек начальнигы Павел Иофинов тапшырдылар.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә урында күпме гектарда эш башкарылуы һәм казып алынган чимал күләме исәпкә алынды. Бүләк тапшыру көненә иң яхшы күрсәткечкә Благовар районының “Башкир-агроинвест” җәмгыяте механизаторлары иреште. Иске Күчәрбай авылы басуында Ф. Галин, И. Гарданов һәм А. Зыякаев составындагы экипаж сентябрьдә 605 гектардагы мәйданнан шикәр чөгендере җыеп алган, татлы тамыр күләме 24026 тонна тәшкил иткән. Тармак министрлыгы вәкилләре, хезмәт алдынгыларын басуда бүләкләү чарасы һәр декада саен оештырылачак, дип хәбәр итте.

Олег Төхвәтуллин.

Фото: Чишмә районында министрлык бүләкләренә лаек булган “Башкир-агроинвест” механизаторлары Азат Байков һәм Фәнзил Ишмурзин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»