03.10.2013 - Авыл тормышы

Кукурузның кыйммәте - чәкәнендә!

Ярмәкәй районының “Тарказы” хуҗалыгында мал азыгы туплау дәвам итә. Сенаж, печән, салам кышлату чорына җитәрлек әзерләнгән. Шушы көннәрдә басу уңганнары кукурузны урып-җыюга тотынды. Әлеге культура 135 гектар мәйданда үстерелә.

Без килгәндә комбайннардан да биек булып үскән кукуруз басуын уруга төшкәннәр генә иде. Штурвал артында Равил Шәңгәрәев белән хуҗалыкның иң яшь механизаторы Илнур Ханипов. Алар урган кукуруз массасын “КамАЗ”да Илдар Габидуллин,  “Т-150” тракторларында Рифкать Шәрәфуллин һәм Айрат Зәйнуллин траншеяга ташый. 18 мең центнер сыйдырышлы чокырга салынучы кукуруз массасын бульдозерда Ринат Галимуллин тыгызлый.

Күп кенә хуҗалыкларда силос салу төгәлләнгән вакытта тарказылыларның бу эшкә яңа гына тотынуының үз сәбәбе бар икән.

—  Без өч ел рәттән кукуруз уруны иң соңга калдырабыз, чәкәне ныклап өлгергәнне көтәбез. Яшел массадан салынган силоска караганда, мондые аксымга бай була. Ул чын-чынлап фуражны алыштыра. Элек яшел массаны көненә һәр малга 30-40 килограмм исәбеннән салсак,  чәкәне өлгергән кукуруздан әзерләнгән силосның 10 килограммы да җитә. Болай эшләүнең нәтиҗәлелеге симертүгә куелган маллар артымында һәм сөт күләмендә дә нык сиздерә, — ди предприятие җитәкчесе Ләбиб Насрыев.

— Бу төр мал азыгының туклыклылыгын биоөстәмәләр ярдәмендә дә арттырабыз. Силосны тыгызлаганда ук бер арба кукуруз массасына ундүрт килограмм биоөстәмә кушабыз. Сусыл азыкны узган ел да мул әзерләгән идек, быел да запас язга кадәр җитәрлек булачак, — ди хуҗалык бригадиры Вәгыйзь Мифтахов. 

Предприятие эшчәннәре алдында янә дә 200 гектарда үстерелгән карабодай, 300 гектар мәйдандагы көнбагыш уңышын җыюны төгәлләү бурычы тора. Уҗым культураларын чәчү тәмамланган. Әйткәндәй, тарказылылар быел уҗым мәйданнарын 1535 гектарга җиткергән. Җәй айларында бер тамчы яңгыр төшмәү язгы культуралар, аерым алганда, бодай, арпа, солы, нут борчагы уңышына зур зыян салган.

— Безнең төбәктә еш кабатланып торучы корылык шартларында уҗым культураларына өстенлек бирү отышлы. Быел көз бодайның ”Башкирская-10”, арышның “Чулпан-7”, “Памяти Кунакбаева” кебек элиталы сортларын чәчтек, — ди хуҗалык җитәкчесе.

Ләбиб Афаяз улы җитәкләгән хуҗалыкта хезмәт кешесе турында зур хәстәрлек күрелә. Аларга техника белән, матди ярдәм күрсәтелә. Хуҗалык эшчәннәре ашлык, печән, балны льготалы хак белән, ә саламны бушлай ала. Әнә шуңа да басу батырларының кәефе көр, эшләре дә көйле бара.

Юлия Гыйльванова.

Ярмәкәй районы.

Фото: “Тарказы” хуҗалыгының басу уңганнары Илнур Ханипов, Рифкать Шәрәфуллин һәм Илдар Габидуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»