26.09.2013 - Авыл тормышы

Төп максат — продуктлылыкны күтәрү

“500 ферма” программасына кушылучы хуҗалыклар сөт җитештерүне 60-70 процентка арттырырга исәп тота

“500 ферма” республика программасында катнашучы хуҗалыклар саны арта. Илеш — яңа аграр проект кысаларында уңышлы эшләүче районнарның берсе. Биредә дүрт хуҗалык узган елда ук фермаларны үзгәртеп коруга тотынган иде. Алар тарафыннан 77,5 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Быел программага Куйбышев, Муса Гәрәев исемендәге, “Мир”, “ИлешАгро” җәмгыяте, “Үзәк” МТС филиалы кушылды. Районда терлекчелек тармагын модер­низа­цияләү якынча фаразлар буенча алдагы өч елда сөт җитештерүне 60-70 процентка арттыру мөмкинлеген бирәчәк.

Районда терлекчелек тармагы тотрыклы үсүен дәвам итә. Сөт җитештерү юнәле-шендәге максатлы программада, фермаларны яңарту белән беррәттән, токымлы маллар сатып алу һәм мал азыгы базасын ныгыту буенча тәгаен чаралар билге­ләнгән.

— “500 ферма” программасына керү безгә тоташ авыл хуҗалыгын үстерүдә зур этәргеч бирәчәк, — ди район хакимия­тенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидул­лин. — Райондагы 36 сөтчелек фермасының тугызы инде яңача шартларда эшли башлады. Бу проектка ел саен кимендә икешәр хуҗалык кушылыр дигән өметтәбез. Әлбәттә, башта зур чыгымнар сорала. Аның каравы, модер-низацияләнгән фермаларда эш шартлары да, ахыргы нәтиҗә дә икенче.

Күптән түгел Куйбышев исемендәге кооперативның Түбән Череккүл авылында “500 ферма” программасы буенча эшли башлаган ферманы тармак министрлыгы белгечләре кабул итте. Биредә сыер, бозаулар асралган биналарга капиталь ремонт үткәрелгән. Янәшәдәге силос-сенаж чокыры да программада каралган шартларга ярашлы яңартылган. Ферма өчен берничә яңа техника сатып алыну да шуңа бәйле.

— Әлегә 27 миллион сумлык эш башкарылды. Төзелеш-монтаж эшләренә 10 миллион сумлык субсидия алдык. Техника һәм җиһазлар сатып алынган сумманың 2,5 миллионы кире кайтарылды. Субсидия алуда тоткарлыклар булмау аеруча куанычлы, чөнки алдагы эшләр­не планлаштыру да нәкъ дәүләт ярдәменең вакытында күрсәте­лүенә бәйле, — ди кооператив рәисе Вадим Авзалов.

Шунысы да игътибарга лаек: “500 ферма” программасын тормышка ашыруда район хаки­мият­ләренең мөмкинлеккә карап ярдәм итүе мөһим. Илешлеләр бу яклап башкаларга үрнәкле. Югарыда телгә алынган ферма яны мәйдан-чыгын асфальтлауга район 1 миллион сум бүлгән.

— “500 ферма” програм­масының максаты эш урыннарын оптимальләштерү түгел, ә яхшы эш шарты тудыру, продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм җитештерүне үстерүгә булышлык итү, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы Альберт Мөхәммәтҗанов. — Әлеге вакытта районда 8 мең баштан күбрәк савым сыеры исәпләнә. Без киләчәктә мал санын шул килеш калдырып, җитештерүне яңа биеклеккә күтәрү бурычын куябыз. Авылда эш җитәрлек, һәркемгә шөгыль бар. Фермада хәзер терлекчеләрнең азрак калуы, әлбәттә, хезмәт хакында чагылыш табачак, ягъни, байтакка үсәчәк.

“500 ферма”ның тагын бер өстенлеге бар — ул җитеште­релгән сөтнең сыйфатын күтәрә­чәк. Чөнки моңа кадәр хуҗалык­лар шушы сәбәп белән генә дә йөзләрчә мең сум акчаны алып җиткерми иде. Авыл хуҗалыгы минис-трлыгының бүлек җитәк­чесе Марс Исламов сүзләренә караганда, мәсәлән, узган елда республикада тулай җитеште­релгән сөтнең нибары 12 проценты югары һәм 83 проценты беренче сортлы булса, быел бу күрсәткечнең тәүгесе — 27, икенчесе 66 процентка җиткән. Әйткәндәй, югары сортлы чимал өчен Хөкүмәт литрына 2,4 сум өстәп түли. Әмма әлегә Русия буенча уртача күрсәт-кечтән калышабыз. Илдә җи-тештерелгән сөтнең 38 проценты югары сортлы. “500 ферма” программасы киләсе елларда әлеге биеклеккә ирешүгә өмет уята.

Али СӘЙФУЛЛИН.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»