05.09.2013 - Авыл тормышы

Керем чыгымны булса да капласын идее

Ашлык базарындагы бәяләр сәясәте һич кенә дә хуҗалыклар файдасына түгел

“Бишенде” җәмгыяте Туймазы районында алдынгы хуҗалык­лардан санала. Бүген басуларда киеренке хезмәт кайный. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, игенчеләр сынауны уңышлы тота.

— Кичә иң югары җитештерү­чәнлек­кә ирештек. Ындыр табагына 1000 центнерга якын ашлык кайтарылды. Суктыруда өч кенә комбайн эшләвен исәпкә алганда, бу яхшы күрсәткеч, — ди хуҗалык җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтов. — Тик һәркөнне мондый җитештерүчәнлеккә ирешеп булмый, яңгырлар эшне тоткарлый. Елына күрә уңыш начар түгел. Әлбәттә, ул былтыргыдан түбәнрәк. Уҗым культуралары гектарыннан 17шәр центнер төшем бирде. Арпа басуларында гектар көче 15-16 центнер тәшкил итә. Бүген комбайннар бодай басуына чыкты. Әлегә уңыш 13-14 центнердан артмый. Җәй башында яңгыр булмады шул. Шулай да безгә кәефне төшермәскә, булган уңышны түкми-чәчми җыеп алырга кирәк.

  Уңыш язмышы хуҗалыкта Равил Хәйруллин, Илшат Фазылов һәм Яга-фәр Фәрхетдинов кебек урак осталарына тапшырылган.

— Көне генә булсын, бездән эш тормас. Урып-җыюны үз көчебез белән җиңеп чыгарга тиешбез, — ди Илшат Фазылов.

“Бишенде”нең данлы комбайнчысы Равил Хәйруллинның да сынатырга исәбе юк. Ул әле хезмәт бәйгесендә иң алда бара. Урак батыры “Нива” бункерыннан 3 мең центнер ашлык бушатырга өлгергән. Илшат Фазылов беразга гына калыша.

— Быелгы шартларда игеннәрне тәүдә урып җилләтәбез, шуннан соң гына суктырып алабыз, — ди Вингаль Усман улы. — Ни дисәң дә, ындыр табагына коры ашлык кайтару хәерлерәк. Икенчедән, мондый ысул белән эшләү югалтуны киметүгә булышлык итә. Көннәр ныклап аязга утырса, тактиканы үзгәртәчәкбез, бөртеклеләрне турыга урып суктырачакбыз. Андый очракта, бәлки, Туймазы МТСның “Нью-Холланд”ларын да ярдәмгә чакырырбыз.

Хуҗалыкта киләсе уңышны хәстәр­ли башлаганнар. Әмма ашлык базарындагы хәлне күзаллап, уҗым басуларын киңәйтмәскә, аның мәйданын 250 гектардан арттырмаска булганнар.

— Чөнки арышның бәясе түбән, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Гомумән, уңыш җыю чорында ашлыкка хак төшү крестьян өчен баш бәласенә әверелде. Әлеге көндә арышның тоннасына 3500 сум тәкъдим итәләр. Ә бит аның үзкыйммәте генә дә 4 мең сум тирәсе. Без игенчелектә технологияне төгәл үтибез, чәчкәндә ашламаны мул кертәбез, басуларны химик утау белән дә җитди шөгыльләнәбез. Язын шуңа чыгымнар гына да 5-6 миллион сумнан артып китте. Уңыш яхшырак булса, аны бернинди авырлыксыз каплар идек. Быел бит төшем  артык куандырмый. Бездә залогка салу тәҗрибәсе дә юк, аның тәртибен дә белеп бетермибез. Әле 2000 центнер арышны элеваторга илттек. Аны саклаган өчен бер ай дәвамында бездән акча алмыйлар. Соңрак ашлык базарында хәл ничек үзгәрер — билгесез. Һәрхәлдә, күп көч салып үстерелгән уңышны әлеге бәяләргә сатарга җыенмыйбыз. Иң тәүдә үзебезнең ихтыяҗны каплау, терлекчелек өчен катнашазык запасын тулыландыруны хәстәрләячәкбез.

Мидхәт ШӘРИПОВ.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»