05.09.2013 - Авыл тормышы

Төп максат — үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу

“Яңавыл МТС”ы предприятиесендә бу җәһәттән эш нәтиҗәле оештырылган

Республиканың төньягында да урак тәмамлану алдында. Яңавыл районы игенчеләре җитмеш проценттан артыграк мәйданнардагы иген культураларын җыеп алдылар да инде. “Труд” кооперативында, “Рассвет”, “Таң” крестьян-фермер ху­җалыкларында бу эш тәмам­ланды. Быел районда 32600 гектарда иген үстерделәр, шуның 7019 гектары — арыш. Язгы кар суының җиргә сеңүе арышка уңай тәэсир итте, район буенча аның уртача уңышы 15,6 центнер булды. Сабанашлык үскән мәлдә 45 көн яңгыр булмау бу культураларга зур зыян салды. Хәзер игенчеләр булганын югалтусыз җыеп алырга тырыша, басуларда 64 берәмлек комбайн эшли. Басу эшләре комплекслы оештырылган. Урак белән беррәттән мал азыгы хәзерләү, уҗым культуралары чәчү тәмамлану алдында, туңга сөрү дә оештырылган.

“Яңавыл МТС”ы муниципаль унитар предприятиесе 2179 гектарда иген культуралары үстерде. Монда арыш басулары һәр гектардан 22 центнер уңыш бирде. Быел аны узган елдагыдан 150 гектарга күбрәк чәчү планлаштырылган. Бу эшне Илнур Шакиров Т-150 тракторына тагылган “Агратор” чәчү комплексы белән башкара. Сабанашлыкны суктырып алу да ахырына якынлашкан, механизаторлар Илшат Вәсимов, Инзил Җәлилов, Фәдис Җә-лилов, Мөхәррәм, Илгиз, Дамир Хаҗиевлар “кыр корабларын” нәтиҗәле эшләтә. Соңгылары — механизаторлар династиясе. Араларында иң кечесе Дамир Фәдис Җәлиловта өч ел комбайнчы ярдәмчесе булган, хәзер училищены уңышлы тәмамлап, үзаллы эшли. Басудан ындыр табагына ашлык ташуда да тоткарлык юк. Зимфир Нуруллин “КамАЗ” автомобилендә өлгерлек күрсәтә. Комбайннар артыннан басулар туңга сөре-лә, механизатор Радим Нигъ-мәтҗанов көнлек норманы күпкә арттырып үти. Меха-низаторларның күңеле тыныч. Предприятие җитәкчесе Салават Гыйндуллин әйтүенчә, аларның күбесе үз хуҗалык-ларында мал асрый. Барысына да печәнне җитәрлек күләмдә рулоннарга төреп китереп биргәннәр, саламга да кытлык булмаячак. Басуда эшләүчеләргә көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырылган.

Марат ЗЫЯТДИНОВ,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»