05.09.2013 - Авыл тормышы

Татлы тамыр ачы тир түгеп табыла

Быел республикада 1,4-1,5 миллион тонна күләмендә шикәр чөгендере уңышы көтелә

Авыргазы районының “Искра” хуҗалыгында шикәр чөгендерен дистә еллар дәвамында үстерәләр. Чөгендерчеләрнең авыр хезмәте бу культураны үстерү традицияләре, технологияләре турында кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вениамин Антонов түбәндәгеләрне җиткерде.

— Ел саен 200-300 гектарда чөгендер үстерәбез. Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып, 80нче елларда ук аны кул хезмәте файдаланмыйча үстерү технологиясен куллана башладык. Авыл хуҗалыгы фәне тәкъдим иткән яңалыкларны кертә барып, китмәннән тулысынча баш тарттык.

Безнең хуҗалык базасында шикәр чөгендере үстерү буенча район һәм республика семинарлары  еш үтә. Уңыш һәр гектардан 350-400 центнерга җитте. Ирешелгән уңышлар өчен чөгендерчеләребез Бөтенсоюз, республика дипломнарына һәм күчмә Кызыл байракларга лаек булды.

90нчы елларда “Август” фирмасы белән хезмәттәшлек итә башладык. Ул безгә илдә җитештерелгән сыйфатлы препаратлар ярдәмендә чөгендер үстерүнең тулы схемасын тәкъдим итте.

Утыз елдан артык стажы булган агроном, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ануфрий Андреев, механизаторлар абыйлы-энеле Анатолий һәм Владимир Романовлар, Геннадий Михайлов, Владимир Савельев, Николай Лукин шикәр чөгендере үстерүдә күп көч салды. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә чөгендерчелек һәрвакыт югары рентабельле булды, шикәр чөгендере басучылыктан кергән керемнең яртысыннан күбрәген бирә.

Хуҗалыкта өч чөгендер алу комплексы бар. Соңгы ике елда чөгендерне Карлыман шикәр заводына тапшырабыз. Чөгендерне, гадәттә, 20 сентябрьдән соң ала башлыйбыз, моның өчен тулысынча үз техникабызны файдаланабыз.

Шикәр чөгендере үстерү агрономга да, механизаторларга да зур таләпләр куя. Чәчү  чорында һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән катлаулы минераль ашлама кулланабыз, җәен үсентеләргә гектарга 150 килограмм исәбеннән азотлы ашлама кертәбез. Чөгендерне күмдерү — мотлак агротехник ысул. Районда аны күп урында кулланмыйлар. Ә ул туфрактагы дымны сакларга ярдәм итә, җирдәге ярыкларны каплый. Соңгы елларда Дуал-голд гербициды кертәбез. Күбесенчә үзебезнең илдә җитештерелгән, үзләрен яхшы яктан күрсәткән препаратлар кулланабыз. Чөгендер үстерү чыгымсыз булмый.

Узган елда чөгендерне 210 гектар мәйданда үстердек (быел 220 гектарда), бер гектардан — 210 центнер, барлыгы 44100 центнер уңыш алдык.

Шикәр чөгендерен чәчү әйләнешенә кертү зур әһәмияткә ия, чөнки ул җир эшкәртү культурасын, башка культураларның уңышын күтәрүгә булышлык итә.

90нчы еллар ахырындагы катлаулы чорда шикәр авыл кешесе өчен чын “валютага” әверелгән иде, аны башка товарларга, техника өчен запас частьларга алмаштырдык. Бүген дә аның бәясе югары.

Валерий АЛЕКСЕЕВ.

Авыргазы районы.

Башкортстанда шикәр чөген­де­ре казып алу башланды. Бу эшнең иртә башлануы быел татлы та­мыр­­дан мул уңыш  1,4-1,5 миллион тонна көтелү белән аң­ла­тыла. Һәр гектардан уртача 250 центнер шикәр чөгендере алу фаразлана. Дүрт шикәр заво­ды­ның өчесе генә — Мәләвез, Раевка, Чишмә заводлары гына  эшләячәк. Метеорологлар фаразлавынча, быел Башкортстанда октябрьнең өченче декадасында ук кар ятачак.

Республикада шикәр чөгендере 55,2 мең гектарда үстерелде, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,5 процентка күбрәк. Әмма корылык нәтиҗәсендә шикәр чөгендере чәчелгән мәй­даннарның бер өлеше юкка чыкты, шуңа аграрийлар 52,6 мең гектардан чөгендер казып алачак.

Бүген татлы тамыр көн саен уртача 9 граммга арта, узган елда бу күрсәткеч — 2,2, 2011 елда 6,1 грамм булган.

Иң зур уңыш — һәр гектардан 372 центнер Благовар районында көтелә. Чишмә районында — 358, Бүздәктә — 282, Бакалыда — 280, Кырмыскалыда — 275, Мәләвездә 270 центнер уңыш алу күзаллана.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко раславынча, быел чөгендер казып алу техникасы киеренке эшләячәк. Моннан тыш, тамыразыкны ташу өчен күбрәк транспорт җәлеп итәргә дә туры киләчәк. Шуңа чөгендер кабул итү пунктлары тәүлек әйләнәсенә эшләячәк.

Мул уңыш көтелүен, ә Баш­корт­стандагы өч шикәр заводы тәүлегенә 9,6 мең тонна татлы тамыр эшкәртүгә сәләтле булуын исәпкә алып, тамыразыкның бер өлешен буртларга салырга туры киләчәк.

Шикәр заводлары үзләре чәчкән (9,5 мең гектар) чөгендерне алганда техника җитмәү дә сиздерәчәк.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы “2013-15 елларга Башкортстанда шикәр чөгендере үстерү һәм шикәр җитештерү күләмен арттыру” максатлы прог­раммасын әзерләгән. Ул федераль дәрәҗәдә расланган һәм шушы елдан эшли башлады.

Программа кысаларында чөгендер казып алу техникасы сатып алу чыгымнарын субсидияләү өчен 151 миллион сум акча бүлү күз уңында тотыла. Һәр комбайн өчен 10 миллион сумга кадәр акча хуҗалыкларга кире кайтарылачак.

Бүген 23 комбайн һәм ике төягеч алуга гаризалар килгән.

Әлеге программа буенча 2015 елда 2012 елдагы  белән чагыштырганда шикәр чөгендере җыеп алу күләме — 640 мең тоннага, чәчү мәйданнары — 6 мең гектарга, шикәр җитештерү — 85 мең тоннага, продукция сатудан кергән акча 1,5 миллиард сумга артырга тиеш.

Шул ук вакытта:

Бүген республикада чөгендер үстерүче 23 районның җидесендә татлы тамыр алу башланды. Бу җәһәттән Бакалы районы уңганнары югары оешканлык күрсәтә, аларда мәйданнарның 10 процентында эш төгәлләнгән. Республика буенча уртача уңыш — 342 центнер. 20,3 мең тоннадан артык тамыразык җыеп алынган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»