24.09.2013 - Авыл тормышы

Төзелешләр барса, тормыш дәвам итә

Яңа йортның хуш исенә ни җитә!

Ир-атларның асыллары үз гомерендә кимендә бер йорт салырга, ул үстерергә, агач утыртырга тиешлеген барыбыз да белә, тик менә ничә агачны кисәргә тиеш икән ул? Берне кисеп тә файдага куллана алмаганнар да, аннан үзенә генә түгел, башка бик күпләргә файда китергәннәр дә бар. Шундыйларның берсе Кушнаренкода яши.

Сер түгел, авыл җирендә эшкуарлык киң адымнар белән атлап китә алмый әле. Киртәләр күп, әмма шунысы сөенечле — аларны җиңәрдәй батыр һәм тәвәккәл егетләр дә юк түгел. Максатка ирешер өчен алар һөнәр алыштырудан, инде җайга салынган тормышын кискен үзгәртүдән дә курыкмый.

Илдар Мөфтиев халыкның чит районнарга бүрәнә-такта эзләп йөргәненә игътибар итә һәм агач эшкәртү буенча кечкенә цех корып җибәрү турында уйлана башлый. Һәм, бер көн килеп, ул эшкуарлык белән шөгыльләнергә дигән ныклы карарга килә. Башлангыч капитал өчен акчаны бурычка алырга киңәш итүчеләр дә була, әмма Илдар Рәис улы алга, акрын булса да, үз беләк көченә таянып баруны хуп күрә. Аның иске генә “Т-40” тракторы була. Шуның белән кешегә җир  сөрә, печән чаба. Алай гына түгел, делянка алып, агач кисә, аны эшкәртеп сата. Шулай итеп салына старт алу өчен матди нигез.

Бу чордан җиде ел узган. Тәребирде авылында иң беренче ленталы пилорама бүген ярыйсы ук көчле агач эшкәртү цехына әверелгән. Биредә 18 кеше эшли, кадрлар алышыну  сирәк күренеш, вакытында түләүче яхшы эш хакыннан беркемнең дә колак кагасы килми. Караи­делдән килеп эшләп йөрү­челәр дә бар хәтта.

Монда хикмәт эш хакында гына да түгелдер. Коллективта хезмәттәшләр арасында аерым бер җылы мөнәсәбәт бар. Мондый мохитне тудыру — күп очракта җитәкче казанышы. Илдар Рәис улы үзе дә кешеләргә ихтирамлы, күңеле ачык, шәфкатьле. Аның ярдәме белән районда янгыннан каза күргән гаилә, сугыш ветераны өйле булды. Һәр мәктәптә диярлек хоккей тартмалары булдыру идеясен тормышка ашырганда да күпләр аның ярдәменә таянды. Ә яхшылык җирдә ятып калмый ул, хуҗасына әҗере белән кайта.

Бүген эшкуар аерым агач материаллар гына түгел, ә тупсасыннан башлап түбәсенә кадәр йорт салыр өчен агач эшкәртә. Моның өчен Караидел, Краснокама, Дуван, Мәләвез, Аскын районнарында урман киселә. Иң беренче агачны еккан да, әзер йортның ачкычларын хуҗала­рына тапшырган да – “Мөфтиев” предприятиесе егетләре. Карагай, юкә кебек затлы агач бүрәнәләр, такталар республика буйлап тарала. Кайчандыр аларны Мисырда да яхшы белгәннәр, әмма бүген дә дәвам итүче  чуалышлар вакытында Кушнаренко агачыннан салынган йортларның күбесе янган. Андагы дуслар сугыш сөреме таралу белән төзе­леш эшләренә тотыначакбыз, агачны фәкать сездән алачакбыз, дигәннәр, бәйләнешләрне өзми.

— Илдә төзелеш булса гына тормыш бара, — ди Илдар Рәис улы. — Нарат бүрәнәдән салынган яңа йортның хуш исенә ни җитә!

Резида ВӘЛИТОВА.

Кушнаренко районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»