21.09.2013 - Авыл тормышы

Авыл кешесе быел икмәгенә май яга алырмы?

Миякә районында көнбагыш суктыра башладылар

“Нива” авыл хуҗалыгы кооперативының тыгыз көнбагыш кәрзиннәре бер-берсенә сыенып утырган тигез басуын “Нива” комбайны иңли. Штурвал артында хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы Юрий Филиппов. Төнге яңгырдан соң, басуларның җилләгәнен көтеп, төшке аштан соң гына эш башлаган Юрий Николаевич ярдәмчесе

Юрий Петров белән берничә бункерны Николай Михайлов идарә иткән КамАЗ арбасына бушатырга да өлгергән.

— Мондый көнбагыш уңышы еш булмый. Әгәр хаклар белән уйнамасалар, гадел эш итсәләр, быел шушы техник культура уңышын сатып кына да  ярыйсы ук тернәкләнеп калыр идек. Әмма уңыш зуррак булган саен аны урнаштыру мәшәкате дә арта. Хаклар нигезсез төшерелә. Шул ук вакытта, көнбагыш маена, аңардан ясалган башка ризыкка хаклар түбән тәгәрәми. Нәтиҗәдә, зур уңыштан аны үстергән крестьян түгел, ә арадашчылар ота, — ди хуҗалык җитәкчесе Александр Петров.

Александр Федоровичны аңларга була. Әйтик, “Аграр традицияләр” җәмгыятенең Аксен элеваторына алар уҗым арышын тоннасын 3600 сум исәбеннән тапшырган. Быел арыш артык күп түгел. Шуңа бәйле иген базарында аның хакы хәзер 4500 сумга күтәрелгән. Тик бу һич кенә дә крестьянны сөендерми — төп уңыш, нигездә, арзан хакка сатылган. Үзенең иген саклау һәм киптерү куәтләрен югалткан элекке колхозлар базар кагыйдәләренә иярә алмый.

“Нива”ның алдынгылар рәтендә баруы, башлыча, аның үзаллы эш итүе белән бәйле. Урып-җыюны тулысынча диярлек үз техникасы белән үткәр­гәннәр. Чүпле басуларны чабарга гына МТС комбайннарын җәлеп иткәннәр. 1500 гектарда үстерелгән бөртек­леләрнең уртача уңышы 20 центнердан арткан. Ә инде 350 гектарны биләүче майлы культураның уңышы чын-чыннан “икмәккә май ягу” мөмкинлеге бирәчәк. Көннәр матур торып, үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп аласы гына кала.

 Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»