04.09.2013 - Авыл тормышы

Арпа монда мул тарта

Республикада урак кызганнан-кыза. Бүгенгә 240,5 мең гектар мәйданда арпа (61 процент), 101,1 мең гектарда солы (63 процент), 39,7 мең гектарда борчак (80 процент), 269,8 мең гектарда бодай (45 процент) урып җыелган.

Бөртеклеләр 1 миллион 103 мең гектар мәйданда чабылган (62 процент), 1 миллион 089 мең гектарда суктыру эшләре төгәлләнгән.

 уртача уңыш — 14,7 центнер. Барлыгы 1 миллион 604 мең тонна ашлык суктырып алынган.

Туймазы районының “Нерал-Матрикс” хуҗа­лыгында аерым басуларда һәр гектардан 30 центнер уңыш җыеп алалар.

— Быелгы урак безнең өчен киеренке булды, — ди хуҗалык җитәкчесе Динар Кәлимуллиң,  — чөнки тәүдә ике атна яңгыр яуды. Яшел үлән дулкынланып яткан иген басуларының да төсен үзгәртте. Мондый шартларда игенне башта чабып киптереп, аннары ашлыгын суктырып алу ысулын куллану үзен аклый. Чөнки ашлыкны коры килеш алу отышлы. Бүген кырларны үзебезнең яңа модификацияле өч “Нива” комбайны һәм Туймазы МТСыннан килгән өч “Нью-Холланд” иңли. Үзе­безнең егетләрдән Таһир Латыйпов, Артур Мартин, Евгений Хәсәнов һәм Ирек Мөхәммәтшин уңыш язмышы өчен көрәштә яхшы үрнәк күрсәтә. Аяз көннәрдә  ындыр табагына 350-370 тонна ашлык кайтарган вакытлар булды.

Әлбәттә, җәй башында яңгырлар булмау игенчелек тармагында гектар куәтен киметкән. Шулай да алдынгы технологияләргә таянып эшләгән хуҗалыкта уңыш әйбәт кенә. Монда “Памяти Кунакбаева” сортлы арыштан 25әр центнер уңыш җыеп алганнар. Бодай басуларында гектар куәте уртача 23 центнердан ким булмаган. Арпаның “Т-12” дигән яңа сорты гектарыннан 30ар центнер уңыш биргән.

Алдынгы хуҗалыкта соңгы чорда кузаклы культуралар игүгә игътибар бермә-бер көчәй­телгән. Быел 600 гектарда нут үстерелгән. Былтыр аның тоннасын 15 мең сумга сатып, дистә миллион сумнан артык табыш алганнар.

“Нерал-Матрикс”та ашлыкның тулай җыемын 5,5 мең тоннага җиткерергә исәплиләр. Ул хуҗалыкның эчке ихтыяҗын тулысынча каплаячак, сатуга чыгарырга да калачак.

— Алдагы уңыш турында да онытмыйбыз, — ди директор. — Әле арыш чәчүне тизләтәбез. Ул 450 гектар биләячәк. Ындыр табагында көнозын эш тукталмый. Югары репродукцияле ашлыкны орлыкка салабыз. Басуларны эшкәртүдә дә алдынгы агротехника кулланабыз. Шулай эшләгәндә генә теләсә нинди шартларда да яхшы уңышка өмет итеп була.

Мидхәт ШӘРИПОВ.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»