03.09.2013 - Авыл тормышы

Буыннар бәйләнешен бишектән үк белсеннәр!

Миякә районының Кече Гайнә авылында туып-үсеп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, зур хуҗалык җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән Русия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе Фәтхулла Хәмидуллин барлык туган-тумачасын бергә җыйганда шундый максат куйган.

Бу үзенчәлекле гаилә бәйрә­менең Мәнәвезтамак мәктәбендә үтүе очраклы түгел. Беренчедән, чараны оештыручы Фәтхулла Хәйрулла улы шушында урта белем алган. Икенчедән, ул берничә ел элек әлеге мәктәп бинасына капиталь ремонт һәм реконструкция эшләткән. Кайчандыр авыл мәдрәсәсендә бөек мәгъри­фәтчебез Мифтахетдин Акмулла укыган.

— Әниебез Миңкамал да шушы авыл мәдрәсәсендә белем алган. Вәли абый шушы мәктәптә укыды. Ә миннән соң Мәнәвезтамак урта мәктәбен бертуган сеңлем Гөлсрур тәмамлады. Бүген исә мәктәпкә әнкәй ягыннан ике туган энебезнең хатыны, киленебез Зилә Галиева җитәкчелек итә. Шулай булгач, кайсы яктан гына карасак та, Мәнәвезтамак мәктәбе безнең өчен якын һәм кадерле, — ди Фәтхулла Хәйрулла улы зур горурлык белән.

Бәйрәм темасына кереп киткәнче тарихка бер караш ташлап алу урынлы булыр. Мәнәвезтамак авылы крестьяннары Нурлыямал һәм Габдрәхим Кадыйровлар гаиләсендә җиде бала үсә: Миңнегани, Миңневәли, Миңкамал, Сабира, Габидә, Зәки һәм Фаизә. Үсеп буй җиткергәч, егетләр өйләнеп башка чыккан, кызлар кияүгә киткән. Миңкамалны исә күршедәге Кече Гайнә авылы егете Хәйрулла Хәмидуллин гомерлек яры итеп сайлаган. Фәтхулла Хәйрулла улы шушы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән.

— Сугышка кадәр туган Әнвәр, Вәли, Әхияр, Әсхәт абыйлар мәрхүм инде. Әткәй сугыштан кайткач, гаилә тагын биш балага арткан. Бишебез дә — өч малай, ике кыз, шөкер, исәнбез, — ди Фәтхулла Хәйрулла улы. — Һәркайсыбыз гаилә корып, балалар үстердек. Бүген исә оныкларыбызны сөеп куанабыз.

Җиде туганның берсе — Сабираның кызы Гөлсимә Шәмсетдинова Бишбүләк рай­онының Ает авылында яши. Сигезенче дистәне куучы ачык йөзле, җитез гәүдәле бу апа очрашуга иң зур “делегация” алып килгән.

— Мин бүгенге чараны оештырган Фәтхулла абыйга аеруча рәхмәтлемен, чөнки тормыш юлым башлана гына. Күңелемә берәр егеткә гашыйк булырмын да, ул минем туганым булып чыкса, нишләрмен, дигән уйлар килгән чаклар да була, — дип ярым шаяру белән рәхмәтен белдерде Гөлсимә апаның оныкасы, бүген Казан дәүләт университетында укучы Гөлназ Сәлимова.

— Менә шушы балалар очрашсын, танышсын, бер-берсен бишектән үк белсен, бер-берсенә якын булсын, тартылсын өчен җыелдык та инде без! — ди төрле яшьтәге балаларның бер-берсе белән ихлас аралашуына сөенгән Фәтхулла Хәйрулла улы.

Бу чараны туганнар очрашуы гына түгел, туганнар танышуы дип тә атарга була. Чөнки күпләр биредә беренче тапкыр күреште.

Бәйрәмдә үзбәк егетләре һәм кызлары да булуы гаҗәпләндерде. Аның үз “сере” бар икән. Габдрәхим картның төпчек кызы Фаизәне сугыш елларында Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Анда ул Таҗикстаннан килгән үзбәк егете белән очраша. Яшьләр тормыш авырлыкларын бергәләп, иңгә-иң торып күтәрә.

Сугыштан соң үзбәк егете Фаизәне туган ягына алып китә. Шунда гаилә корып, тату гомер итәләр, балалар үстерәләр.

— Әниебезнең туган туфрагы безнең күңелгә бик якын, — ди аларның улы Мәҗит. — Кайчандыр ул Таҗикстанга килеп үз бәхетен тапса, дөньялар буталып киткән мәлдә аның балалары һәм оныкларының байтагы Башкортстанга килеп төпләнде.

Мәҗит Таҗикстанда эчке эшләр органнарында эшләп, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хаклы ялга чыкканнан соң Октябрьский шәһәренә килеп урнашкан һәм дистә елдан артык шунда яши.

Мәнәвезтамактагы җылы очрашуга Габдрәхим нәселе генә чакырылган иде. Барлыгы йөзгә якын кеше җыелды.

— Әгәр әткәй ягын да чакырсак, район сабантуендагы кадәр халык җыелыр иде! — ди Фәтхулла абыйның бертуган сеңелләре Гөлсрур Мәрданова белән Мәдинә Хаҗигалиева.

— Исән булсак, андый очрашуны да оештырачакбыз, Аллаһ боерса! — ди Фәтхулла Хәйрулла улы.

Хәзер төрле бәйрәмнәр оештырыла. Ләкин күп вакыт алар эчке табынына кайтып кала. Ә Мәнәвезтамакта үткән чара хәмерсез бәйрәм буларак хәтердә калды. Анда тәүдә Октябрьский мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт җыелган халык алдында туганлыкның кадерен белергә, авыр вакытларда бер-береңә ярдәм итәргә чакырып чыгыш ясады, сөйләгәннәрен Коръән сү­рәләре белән ныгытты. Авыл җирендәге эшсезлеккә, халык арасында тамыр җәя баручы эчкечелеккә каршы көрәш мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмады.

Рәүф ХӘКИМОВ,

”Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»