29.08.2013 - Авыл тормышы

Бөртеклеләр ишелеп уңган корылыклы елда да!

Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында былтыр уҗым культуралары мәйданын 692 гектарга җиткергән булсалар, быел аны тагын да арттырып, көзен 750 гектарда чәчмәкчеләр. Әйткәндәй, бу көннәрдә хуҗалыкта көзге чәчү киң колач алган да инде. Уҗым мәйданнарын арттыруга аерым әһәмият бирүне исә фрунзелылар гади генә аңлата.

— Арыш — 592, көзге бодай 100 гектарда үстерелде. Беренчесе гектарыннан — 24, икенчесе 23 центнер уңыш бирде. Язгы культураларга килгәндә исә, солы басулары һәр гектардан 16-17 центнер уңыш бирсә, бодай 15 центнер чамасы булыр, дип фаразлыйбыз. Бездәге үзгәрүчән табигать шартларында төп өстенлекне уҗым культура­ларына бирү отышлы. Республика Президенты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы да уҗым культуралары мәй­даннарын киңәйтү бурычы очраклы гына куймый, — ди бу уңайдан кооператив җитәкчесе, Баш­кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.

Хәер, елның-елында басу­ларны җитәрлек күләмдә ашлагач, барлык эшләрне тиешле агротехник срокларда башкаргач, 2731 гектарда чәчелгән язгы культуралар да июнь-июль айларындагы корылыкка артык бирешмәгән.

— Аеруча “татлы тамыр”, көнбагыш һәм кукуруз мул уңыш вәгъдә итә. Аны югалтусыз җыеп алу өчен барлык техника тулы әзерлек сызыгына бастырылды. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек, саклагычлар әзер, ындыр табагында тәүлек әйләнәсенә эш кайный. Басу батырлары да көнне төнгә ялгап эшли, — диде канәгатьлек белән Фәйруз Заһретдин улы.

Хуҗалык белән танышканда үзебез дә биредәге хезмәт гармониясенә шаһит булдык. Юлдан ерак түгел иген басуларын иңләүче комбайннарны күреп, алар янына юнәлдек. Иң алдан килүче басу корабында тәҗрибәле комбайнчы Рәсил Сәйфуллин иде. Ул тәүге ел гына штурвал артына утырган ярдәмчесе Алмаз Насретдинов белән бергә эшли. Алар артыннан шулай ук тәҗрибәле комбайнчы Нияз Сабитов улы Илнур белән җитәкләгән басу корабы да безнең янга килеп туктады. Ашлыкны исә ындыр табагына алыштыргысыз шоферлар Наил Кантимеров белән Илдар Фәйзуллин ташыйлар икән.

— Егерменче урып-җыю кампаниясендә катнашам. Сөендергәне шул: табигать шактый сынаса да, басулар мул уңыш белән куандыра. Шуңа күңел көр, — ди Рәсил Сәйфуллин.

Эшнең иртәнге сигездән кичке караңгыга кадәр дәвам итүе Алмазны да куркытмый.

— Эштән кайткач, клубка чыгарга да вакыт табам әле, — ди хезмәт чыныгуы алып буй җиткерүче егет.

Хәер, басу батырларының яхшы кәеф белән эшләве очраклы түгел. Хуҗалыкта һәр хезмәт тиешенчә бәһаләнә: урып-җыю нәтиҗәләре буенча көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр акчаны да, ашлыкны да, кем әйтмешли, көрәп ала.

Комбайнчылар белән сөйләшкән арада басу янына кичке ашны төягән махсус машинада пешекчеләр килеп туктады. Көзге басу машина-комбайн гөрелтесеннән тынып калды. Әмма озакка түгел, чөнки һәр аяз көннең кадерен белеп эшләү­че Фрунзе исемендәге хуҗалыкның басу уңганнары тамак ялгап алу белән янә штурвал артына утырачак. Һәм хуҗалыктагы җиде комбайн, дулкын яручы кораблардай, арытаба басу киңлекләрен иңләргә керешәчәк. Әлеге җаваплы эштә аларга уңышлар телик!

 Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.

Фото: Хуҗалыкның баш агрономы Ренат Сәйфуллин басу батырлары Алмаз Насретдинов  һәм  Рәсил Сәйфуллин белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»