28.08.2013 - Авыл тормышы

Табигать үз төзәтмәләрен кертә

Рәкыйт Таңатаров.Куергазы районының Киров исемендәге хуҗалыгында да кылны кырыкка ярыр чак.

Көннәр аязаю белән хуҗалыкның барлык техникасы басуга чыкты. Калта басуында алты комбайн көнне төнгә ялгап эшләп, өч тәүлектә арышны җыеп алдылар. Арытаба урып-җыю техникасы Мораптал басуына күчте.

Алдынгы механизатор Рәкыйт Таңатаров “Енисей-1200” комбайнында эшли. 

— Ярый арыш чәчтек. Фураж да булмас иде. Ул гына коткарды, — ди тәҗрибәле игенче. Аның үрнә­гендә башка егетләр дә сынатмый.  

Өлкән механизатор Рәкыйт Гыйзетдин улына кырык елдан артык эшләү дәверендә төрле һава шартларында басуга чыгарга туры килгән.

— Яңгырлы җәйләрдә комбайнны К-700 тракторына тагып урган вакытлар да булды. Тик соңгы өч елдагы кебек корылыкны күрергә туры килмәде, — ди ул.

Әйе, республиканың көньяк чигендә урнашкан хуҗалыкка елның-елында кырыс табигать шартларында эшләргә туры килә. Биредә июнь-июль айларында һәрвакыт эссе, коры һава торышы өстенлек итә. Шуңа да механи­заторларга бөтен көчне генә түгел, сәләтне дә эшкә җигәргә туры килә. Ә бит хуҗалыкта гектарыннан 41 центнер уңыш үстереп алган еллар да була. Быел исә корылыктан югалтулар шактый булды. Шуңа да  биредә агротехник алымнарга үзгәрешләр кертелде, чәчүлекләр структурасында төп өстенлек арыш һәм көнбагыш культураларына бирелә.

— Узган елда арышны 4 991 гектарда чәчсәк, быел аның мәйданын 5 мең гектарга җит­керәчәкбез, — ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Фәния Әбүкаева. Әйткәндәй, механизаторлар киләсе ел уңышын хәстәрли башлаган да инде. Хуҗалыкның бер бригадасы уҗым чәчүгә төшкән. Дымлы туфракта борын төртеп, көзге яңгырлар һәм кар суларын эчеп ныгынган уҗымнар корылыкка бирешмәячәк, дигән өметтә биредәге белгечләр. Әйе, алдагы елларда мул уңыш үстерергә язсын морапталлыларга.

Рәзилә Низамова.

Куергазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»