28.08.2013 - Авыл тормышы

Иң югары уңыш - “Базы”да!

Район  хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев белдерүенчә, чакмагышлылар быел 120000 тонна тулай җыемга исәп тота. Уртача гектар төшеме 25 центнер тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч 32-35 центнерга җитә. Мәсәлән, “Герой” хуҗалыгында гектар төшеме — 33,6, “Базы”да — 35  центнер. Урып-җыю эшләре бигрәк тә “Базы” хуҗалыгында оешкан төстә бара.

“Базы” — иң зур хуҗалыкларның берсе. Райондагы сөренте  җирләрнең өчтән бере, ягъни 21801 гектары аның өлешенә туры килә. Шуның 14430 гектарына бөртеклеләр чәчелгән. 9948  гектардан ашлык җыеп алынган.

“Базы”лылар урып-җыю кам­паниясенә һәр елдагыча ныклы әзерләнде. Агымдагы елда югары җитештерүчәнле 4 — “Акрос”,  4 — “Лида” комбайннары алынган. Шушы көннәрдә янә 3 “Акрос” комбайны кайтару күзаллана.  Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк. Бүгенге көндә хуҗалык буенча һәр гектардан уртача 35 центнер уңыш алына. Аеруча арпа мул уңыш белән сөендерә. Биредә гектар куәте 52 центнерга җитә. Арыш гектарыннан — 43,  уҗым бодае 37,5 центнер төшем бирә.

“Базы”лылар, нигездә, сыналган сортларны үстерә. Арышның — “Памяти Кунакбаева”, “Чулпан-7”, уҗым бодаеның — “Волжский качественный”, “Башкирская-10” сортларына өстенлек бирәләр. Арпаның — “Арлан”, бодайның — “Ватан” сортларын игәләр. 

Хуҗалык басуларын  48 берәмлек комбайн  иңли. Комбайнчыларның ба­ры­сы да диярлек тәҗрибәлеләр. Урта буын вәкилләре дә, яшьләр дә күп.

— Быел яңа “Акрос” комбайнын ышанып тапшырдылар. Югары җитеш­терүчәнле техникада эшләве дә күңел­ле, — ди комбайнчы Рифат Насруллин.

Рифат 12441 центнер ашлык суктырып, хуҗалык буенча беренче урынга чыккан. Баксаң, бу район буенча да иң югары күрсәткеч икән.

— Хезмәткә түләү яхшы булгач, ничек тырышып эшләмисең! Уракның әле яртысы гына тәмамланды, ә мин инде 75 мең сумлык хезмәт хакы эшләргә өлгердем, — ди уңган комбайнчы.

Хуҗалык рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Людмила Дәүләтова белдерүенчә, “Базы”да суктырып алынган һәр центнер ашлык өчен (комбайнның төренә карап) 8 сум исәбеннән хезмәт хакы түләнә икән. Моннан тыш, комбайнны урып-җыю  эшләренә әзерләгән өчен механизаторларга 1 тонна фураж бирелә.

Уңайлы эш шартлары тудырылгач, берәү дә читкә китми. Иң куанычлысы шул: яшьләр дә авылда теләп кала. Мәсәлән,  бертуганнар Илмир һәм Марсель  Сәлимовлар шундыйлардан. Егетләрнең икесе дә быел комбайн штурвалы артына утырган.  21 яшьлек  Марсель урып-җыю эшләрендә тәү тапкыр катнашса, 26 яшьлек  Илмир өчен быелгы урак алтынчысы. Егетләрнең бу һөнәрне сайлавы да очраклы түгел. Аларның әтиләре Илфир ага да — өч дистә елдан артык хезмәт стажы булган комбайнчы.

Сәлимовлар өчесе дә  “Ск—5” комбайнын иярләгән. Эш күрсәткечләре буенча Илмир әтисеннән дә уздыра: бүгенге көнгә ул 6257 центнер ашлык суктырып алган. Әтисе дә аннан азга гына калыша: аның эш күрсәткече — 5898 центнер. Марсель урып-җыю эшләренә 8 августта гына кушылган. Ул бүгенге көнгә 3966 центнер ашлык суктырган.

“Базы”да хезмәт шартлары да шәһәрдәгедән калышмый. Биредә барлык уңайлыклары булган кунакханә, ашханә эшли. Яшьләр дә игътибар үзәгендә. Хуҗалык аларга йорт төзүдә ярдәмләшә, субсидия юллауда булыша.   Шулай булгач, нигә әле бәхетне читтән эзләргә? Бүгенге көндә районда гына түгел, республикада  иң көчле хуҗа­лыклардан саналган  “Базы”да  эшләү­челәр дә моны яхшы аңлый. Шуңа алар  үзләре туып-үскән җирдә тырышып  хезмәт сала.  Ә тырышлык ул, бил­геле булуынча, һәрвакытта да югары нәтиҗә бирә.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»