27.08.2013 - Авыл тормышы

Эше белән абруй казанды

“Фәнгә” агрофирмасы” кооперативы зурлыгы буенча Тәтешле районында урта хуҗалыклардан исәпләнә. Биредә, нигездә, иген үстерү, ит, сөт җитештерү белән шөгыльләнәләр. Соңгы елларның корылыклы килүе кооператив икътисадына зур гына зыян китерсә дә, мал санын, продукция җитештерүне киметүгә юл куелмады. Әле агрофирма басуларында урып-җыю һәм мал азыгы туплау дәвам итә. Узган еллар тәҗрибәсеннән чыгып, хуҗалыкта уҗым культуралары мәйданын беркадәр арттырганнар иде. Ул быел да үзен аклады, гектар көче 14 центнер булды. Әле комбайннар сабанашлык басуларында эшли. Бер үк вакытта киләсе уңышка нигез салына, 400 гектарда арыш чәчү тәмамлану алдында.

Билгеле булуынча, районда терлекчелек продукциясе җитештерү югары үсеш алган. Бу җәһәттән “Фәнгә” агрофирмасы да искәрмә түгел. Әлеге вакытта кооператив эшкәртүчеләргә көн саен өч тоннага якын сөт озата һәм ул узган елгыдан 4,6 центнерга күбрәк. Сөт хуҗалык өчен төп акча чыганагы.Шуңа аны җитештерүне елдан-ел арттыра баралар. Кышлату чорына 380 тонна печән, 1700 тонна сенаж салып куелган. 100 гектарда арыш һәм уҗым викасы чәчеп калдырганнар иде. Бу катнашмадан югары сыйфатлы сенаж салынды. Әлеге вакытта берьеллык үләннәрдән силос салалар, аны ике мең тонна тирәсе тупларга өлгергәннәр дә инде. Хуҗалык җитәкчесе Дамир Минәҗев әйтүенчә, мал азыгы туплауны дәвам иттерәчәкләр. Соңлап килгән яңгырлар, көннәр­нең җылы булуы нәтиҗәсендә кәҗә үләне икенче кат чабарлык булып үсте. Әгәр көннәр аяз торса, аны печәнгә алырга ният­ли­ләр, киптерерлек булмаса, яшел массаны чокырларга тутырачаклар. Күпьеллык үләннәрнең калкып китүе җәйләүләрдә малларны өстәмә тукландыру мөмкин­леге дә бирде.

Кооператив идарәсе иртәгәсе көнгә карап яши. Соңгы биш ел­да ашлык комбайннары тулысынча яңартылды, ике мал азыгы комбайнының да берсе яңа. Шулай ук тракторлар паркын, та­гылма инвентарьны да яңар­тып торырга тырышалар. Техника яңартуда дәүләт ярдәме тоемлы булуына да рәхмәт­ле­ләр.

Эшне заман таләпләренә ярашлы итеп оештыру, хезмәт шартларын яхшырту терлекчелек тармагына да кагыла. Республикада “500 ферма” программасы кабул ителгәнче үк бер фермада реконструкция үткәр­де­ләр, анда сөтүткәргеч урнаштырдылар, нәтиҗәдә сатылган продукциянең 95-96 проценты — югары, калганы беренче сортлы.

Әлбәттә, мондый уңышлар үзлегеннән генә килми. Кооператив рәисе аларны, беренче чиратта, күмәк тырышлык нәти­җә­се дип исәпли. Аның билге­ләвенчә, җитәкченең җитештерү буенча беренче урынбасары Фәнис Вәлинуров, баш инженер Дамир Нәҗипов, агроном Филүс Шәйхлисламов, баш зоотехник- ветврач Радик Әхмәтов — үз вазыйфаларын төгәл үтәүче тәҗрибәле белгечләр. Комбайнчылар Павел Шәйхлисламов, Александр Моратшин, Фәнүс Аллаяров, “Дон-680” мал азыгы комбайнында эшләүче Виталий Гыйлемҗанов һәм башка механизаторлар кышын техника ремонтлауда, яздан көзгә кадәр басуда вакыт белән исәпләш­ми­чә эшли. Кооператив уңган савучылары белән электән дә дан тотты, хәзергеләре дә тырышлар. Инзира Вәлиева, Альбина Әхмә­това, Зинфира Шәйх­лисла­мова — нәкъ шундыйлар.

Кооператив рәисе Дамир Минәҗев та шактый тәҗрибә туплап өлгергән җитәкче. Шушы көннәрдә ул алтын юбилеен билгели. Гомерләрен колхоз эшенә багышлаган Рәфыйк ага һәм Фирганә апа Минәҗевлар гаилә­сендә үскән Иске Чокыр авылы егете ул. Рәфыйк абый комбайнда эшләде, Дамир 4нче сыйныфтан ук аның янында булды. Соңрак гаилә башлыгын брига­дирның техника буенча ярдәм­чесе итеп тәгаенләделәр, Дамир да гел механизаторлар арасында кайнашты, үсә төшкәч, комбайнчы ярдәмчесе булып эш­ләде.

Дамир гаиләдә өлкән ул булганлыктан, “эшнең юан башы” аңа төште. Хәер, сеңлесе Сәрия белән энесе Рәзилгә дә өйдә кул кушырып утыру эләкмәде. Минәҗевлар ихата тутырып мал асрады, каз-үрдәк, тавыклары да ишле булды, бал кортлары да үрчеттеләр.

Тырыш, уңган гаиләдә үскән Дамир алдында унынчы сыйныфтан соң укырга кая барырга дигән сорау тормады — Башкортстан авыл хуҗалыгы инсти­тутының механика факультетына юнәлде һәм биш елдан, югары белемле инженер дипломы алып, туган колхозына кайтты. Эшкә башлавының беренче көнендә үк механизаторлар яшь белгечне сынап карарга була. “Т-4” тракторчысы, тәҗрибәле механизатор Мәдәви ага Гәрәев Дамирга корыч атының клапаннарын көйләргә тәкъдим итә. Моның үзенә беренче имтихан икәнен тиз аңлый егет, өстенә халат киеп ала да, көйләп-җыеп, тракторны кабызып та җибәрә. Бу хәлдән соң өлкәннәр дә, яшь механизаторлар да инженер белән киңәшләшү, белмәгән­нәрен сорау гарьлек булмавын аңлый.

Хуҗалык идарәсендә дә ул үз фикерен туры әйтә белде. Ул вакытта Салават исемендәге колхозда бер комбайнга нибары 90 гектар эш күләме туры килә иде. Чираттагы идарә утырышында Дамир иске комбайннарны гамәлдән чыгару мәсьә­ләсен күтәрде. Үз фикерен ул тузган техникага күпләп ягулык-майлау материаллары, запас частьләр алуга киткән чыгымнар һәм комбайнчыларның түбән хезмәт хакы алуы белән аңлат­ты. Аның “колхозда унбишкә якын комбайн исәпләнә, аларның яртысына якыны юньле-рәтле эшләми, яңаларын нәтиҗәле файдалану отышлырак булыр иде” дигән тәкъдиме күпләргә сәер тоелса да килешергә мәҗ­бүр булалар.

Принципиаль белгеч, оста оештыручыны 1986 елның октябрендә комсомол райкомына икенче секретарь итеп сайладылар. Яшьләр белән эшләү кызыклы, перспективалы булса да, аның күңеле гел колхозда булды, шуңа ике елдан беренче мөмкин­лек ачылу белән туган хуҗа­лы­гына баш инженер булып кайтты. Бу вакытта хуҗалык дил­бегәсе тәҗрибәле җитәкче Рәдис Латыйпов кулында иде. Шул чорда Салават исемендәге колхоз аягында ныклы торучы хуҗа­лыкка әверелде.

Халык арасында абруй яулап өлгергән инженерны авыл Советы рәисе итеп сайладылар. Монда да сынатмады Дамир. Бик күп күрсәткечләр, аеруча халыктан сөт җыю буенча, гел алдынгы булдылар. Инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән Дамир Рәфыйк улын 2002 елда механикалаштырылган күчмә колонна  директоры итеп тәгаенләделәр. Ул җитәкләгән чорда бу оешма районда зур төзелешләр алып барды. Кыска гына вакытта биш мәктәп, дүрт фатирлы өч йорт, халыкны социаль яклау идарәсе, балалар иҗаты үзәге, юл төзү-ремонтлау идарәсе биналары, ике катлы “Уют” кибете һәм башка байтак объект төзелде.

Шәхси тормышында да уңды Дамир. Халыкта, килен каенана туфрагыннан ярала, дигән әйтем бар. Дөрес, ул бик еш туры килми, әмма әлеге очракта нәкъ шулай булды. Әнисе кебек тыныч, сабыр холыклы, эшчән Нәйсәне үз итте Дамир һәм ялгышмады. “Гомер буена иртә белән эшкә киттем, еш кына, аеруча яздан көзгә кадәр, өйгә бик соң кайтыла. Гаилә учагыбыз Нәйсә карамагында булды, рәхмәт аңа”, — ди ул. Кыз да бер урында тик тора белмәүче ут егетне яратты. Беренче карашка, капма-каршы холыклы бу икәү матур гаилә кордылар һәм бик күпләргә үрнәк булып яшиләр. Уллары Юнир һәм Ниязны да эш сөючән, тырыш итеп тәрбияләделәр. Юнир нефтьчеләр колледжын тәмам­лады һәм хәзер Пермь политехник университетында югары белем ала. Нияз Башкортстан аграр университетында укый, быел икенче курска бара.

Тәҗрибәле җитәкче, матур гаилә башлыгы Дамир Рәфыйк улына киләчәктә дә ирешел­гәннәреннән чигенмичә, сау-сәламәт булып яшәвен телибез.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.

Фото: Кооператив рәисе Дамир Минәҗев (уңда), комбайнчылар Фәнүз Аллаяров, Александр Моратшин һәм Павел Шайхлисламов белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»