22.08.2013 - Авыл тормышы

Авылны тергезү - аның кыйбласы

Альберт Минлин яныннан бер вакытта да кеше өзелми. Кемдер ярдәм, кемдер киңәш сорап килә. Абруйлы җитәкче бер кешене дә кире борып чыгармый, һәркемнең хәленә керергә тырыша.

Аның эш бүлмәсенә Михайловка авылы фермеры Таһир Закиров керде. Ныкышмалы һәм булдыклы бу егет эшкәртелмәгән җирләрне арендага алып, үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырган. Игенчелектән тыш, сөт терлекчелеге белән дә уңышлы шөгыльләнә. Лизинг буенча 25 баш югары продуктлы токымлы сыерлар сатып алган. Ныклап аякка басу өчен ул “2012-14 елларда гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” федераль программасына керергә ниятли.

— Синең документларны министрлыкка юлладык. Андагы конкурс нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак. Безнең районнан ул программага ике кеше эләгергә тиеш. Хөкүмәтнең шушы грантын алуга ныклы өмет итә аласыз, — дип куандырды аны Альберт Бикбай улы.

— Без еш очрашып торабыз. Нинди генә эшкә алынсак та, Альберт Минлинның ярдәмен тоябыз. Федераль программага керер өчен бизнес-план төзүдә дә ярдәм зур булды, — диде Михайловка авылы фермеры.

Авыл хуҗалыгы производствосында зур тәҗрибә туплаган Альберт Минлин үз кул астында эшләгән белгечләргә дә шундый таләп куйган: Шаран мәгьлүмат-консультация үзәгенә килгән һәр кеше соравына җавап алырга тиеш. Авыл җитештерүчеләре законнарны, хөкүмәт кабул иткән программаларны белеп җит­керми, шул хакта аларга аңлаешлы итеп сөйләп бирергә, төшендерергә кирәк.

Бүген безнең районда авыл икътисадының йөзен шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары билгели. Авылда эш урыннарын да алар булдыра. Фермер Закиров фермасында бүген 100 башка якын мал асрала, хуҗалыкта 12 кеше хезмәт сала. Әгәр ул “Гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” программасына эләксә, эш­чәнлеген киңәйтү, басу­чылыкта һәм терлекчелектә яңа технологияләрне кертү өчен хөкүмәттән 6 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алачак, — диде Альберт Бикбай улы.

Шушы көннәрдә үзенең алтын юбилеен каршылаучы Альберт Минлин бишенче ел инде “Шаран мәгьлүмат-консультация үзәге” учреждениесе директоры булып эшли. Оешманың авыл җитештерүчеләре белән тыгыз бәйләнештә эшләве аңлашыла, чөнки элекке авыл хуҗалыгы идарәсе бурычларын гамәлдә алар тормышка ашыра.

— 2009 елда республиканың җиде районында мәгьлүмат-консультация үзәкләре булдырылды. Без дә шулар исәбендә. Хәзер авыл җитештерүчеләренә элекке кебек оператив идарә итү системасы кирәкми. Без аларга өстән күрсәтмә төшереп, тегене эшлә, моны чәч, дип өстәл сукмыйбыз, — ди ул. — Җитештерүнең төрле тармаклары буенча консультацияләр бирәбез, яңа технологияләрне үзләштерүдә, хөкүмәтнең күп санлы программаларыннан нәтиҗәле файдалануда ярдәм кулы сузабыз. Шулай ук бухгалтерлык эшендә һәм юридик мәсьәләләрдә алар безнең ярдәмгә таяна. Әлбәттә, без муниципаль заказ буенча авыл җитештерүчеләренә түләүле хезмәт тә күрсәтәбез.

Районның Иске Чикәй авылында туып үскән егет хезмәт юлын Мичурин исемендәге совхозда башлый. Ил алдында изге бурычын үтәп кайтканнан соң Альберт Минлин хуҗалыкта водитель булып эшли. Читтән торып Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын, соңыннан Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлый. Яшь белгеч тәүдә комплекслы бригаданы җитәкли, соңрак аны бүлекчәгә агроном итеп күчерәләр. Биредә ул талантлы оештыручы, халык ихтирамын казанган идарәче Иван Денисов белән берлектә эшли. Остазы хакында ул әле дә күңелендә якты хатирәләр саклый.

— Ул мине халык белән эшләргә, кешеләрне хөрмәт итәргә, кечелекле булырга өйрәтте, — ди Альберт Бикбай улы.

Альберт Минлинның бүлекчә җитәкчесе булып эшләгән еллары авыр чорга туры килә. Кырыс базар шартларына яраклаша алмаган совхоз көрчеккә терәлә. Белемле һәм киң карашлы белгеч авылда җир һәм милек мөнәсәбәтләрен тамырдан үзгәртү кирәклеген аңлый. Хакимият җитәкчелегенә Иске Чикәй бүлекчәсе базасында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру тәкъдиме белән чыга. Ләкин аның башлангычын хупламыйлар һәм бөлгенлеккә төшкән “Акбарис” совхозына директор итеп җибәрәләр.

Мин аның Шаранда җир ресурслары һәм төзелеше буенча комитет рәисе булып эшләгән чорын да яхшы хәтерлим. Нәкъ шул елларда авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хосусыйлаштыру турында закон гамәлгә ашырыла башлады. Альберт Бикбай улы халык бушлай бирелүче җир өлешен алсын өчен зур тырышлык салды. Нәтиҗәдә, районда кече хуҗа­лыклар ныклы үсеш алды.

— Районда барлыгы 7557 пайчы җир алды, — ди ул. — Ә җир кешене туендыра. Күп авылларда пайчылар җир өлешләрен бүлеп алып, аны үзләре эшкәртә. Моннан тыш, бездә күп кенә­ шәхси хуҗалыклар 90нчы елларда район фондыннан 3 гектарга кадәр җир алып калды. Кемнең җире бар, ул бүген ихатасында 3-4 сыер асрый, ит-сөт продукциясе сатудан яхшы гына керем ала.

Хәзер авыл җитештерүчеләренә хезмәт күрсәтүдә шаранлыларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә чит төбәкләрдән дә киләләр. 2011 елда Альберт Минлин җитәкләгән учреждение республикада “Иң яхшы мәгълүмат-консультация үзәге” булып танылды. “Алтын көз” XIII Русия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашып, алар нәтиҗәле эшчәнлек өчен алтын медаль белән бүләкләнде.

Район Советы депутаты буларак та, Альберт Бикбай улы авыл икътисады үсешенә, шәхси һәм крестьян-фермер хуҗа­лыклары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне алгы планга куя. Бу турыда Мичурин авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Владимир Корочкин түбәндәгеләрне җиткерде.

— Аның белән 1988 елдан бирле бергә эшлибез, — диде Владимир Николаевич. — Сәләтен күреп, аны үрләтүләренә, мәгълүмат-консультация үзәге директоры вазыйфасына тәгаенләүләренә бик тә шатландым. Көнүзәк күп мәсьәләләрне һәрчак бергә хәл итәбез. Бездәге 15нче Юмаш округыннан халык  Альберт Минлинны район Советына депутат итеп сайлады. Аеруча җир мәсьәләләрендә аның ярдәме зур. Әгәр без­дә кече хуҗалыклар продукцияне елдан-ел күбрәк җи­тештерә, элекке совхоздан калган җирләрнең бүген 90 проценты эшкәртелә икән,  монда Альберт Минлинның өлеше дә гая­ть зур. Чөнки җирдә эшләргә теләүчеләр иң тәүдә аның яны­на килә һәм төпле консультация ала.

Альберт Бикбай улы бик тә ышанычлы кеше. Бүгенге көндә район үсешендә ул лаеклы урын били. Алдагы гомер юлында да аңа уңыш-казанышлар гына юлдаш булсын.

Мидхәт Вилданов.

Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»