21.08.2013 - Авыл тормышы

Эш сөйгәнне ил сөяр

Ямьле Ык елгасы буйларын төяк иткән Бәйрәкә-Түбә авылы халкыннан без фермер Рамил Заһидуллин турында күп җылы сүз ишеттек.

— Аның кебек уңган егетләр авыл тормышына яңа сулыш өрә. Егерме елдан артык Илчембәт урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләсә дә, җир кадерен белә. Фермерлыкка тотынгач, ул безнең пай җирләрен үзенә арендага алырга теләк белдерде. Җыелыш үткәргәннән соң, аның белән килешү төзе­дек. Җир өлешен үзебезне­келәр эшкәртсә, әлбәттә, яхшырак булачак, дигән фикергә килдек. Хәзер шул килешүнең файдасын күрәбез. Кулында техникасы булгач, Рамил язын безнең бакчаларны да сөреп бирә. Әзерлән­гән печәнне ташып алуда да аның ярдәменә таянабыз. Моннан тыш, ул көзен пайчыларга ашлыгын да тарата, — диде безгә авыл кешеләре.

Миңа җирдә үзаллы хуҗалык итүнең тәмен татырга өлгергән Рамил Рәшит улы белән бер очрашырга туры килгән иде инде. Ябык һәм ачык грунтта яшелчә үстерәм, ел саен көзге ярминкәләрдә 30 тонна тирәсе кәбестә сатам, дип сөй­ләгәне хәтердә калган. Хөкүмәт­нең шәхси хуҗалык­ларны үстерүгә кагылышлы махсус программасына керергә җыенып, яңа “Беларус” тракторын алып кайткан иде. Җи­тештерүчәнле техникага ия булганнан соң, ул үз эшчәнлеген тагын да киңәйтеп җибәргән икән. Дәртләнеп китеп, былтыр үзенең крестьян-фермер ху­җалыгын оештырган. Авылдагы 10 пайчы белән бергә үзе­нең җир өлешен дә бүлеп алган. Хәзер аның 60 гектар җире бар. Быел шуның 38 гектарына — арпа, 20 гектарына күпьеллык үләннәр чәчкән.

— Элек яшелчә үстерсәм, хәзер терлекчелек белән шө­гыльләнүгә күчтем. Җир булгач, ишле малга азыкны да үзебез җитештерәбез, — дип сөйләде ул миңа. — Үз тәҗри­бәмнән чыгып, аграр бизнес­ның отышлырак юлларын эзлим. Эш җәел­дерү өчен крестьян-фермер хуҗалыгы­ның тиешле базасы булырга тиеш. Теге тракторны мин лизинг буенча үземнең акчага алган идем бит. “Башсельхозтехника” предприятиесе бе­лән ун ел эчендә исәпләшергә тиешмен. Мин ул вакытта хөкү­мәтнең махсус программасына керергә соңладым, шулай да техника бәясенең 100 мең сумына ташлама ясадылар. Әле квартал саен 12 мең сум күчереп барам.

Рамил Заһидуллинның җирдә эшли белүен, продукция җитештерүне арттыра баруын Туймазы районының авыл хуҗа­лыгы идарәсендә күрми калмаганнар. Былтыр аңа яңа эш башлаган фермерларга тәгаен­ләнгән федераль программага керергә ярдәм иткәннәр. Бизнес-планын министр­лыкта уңышлы яклаганнан соң, авыл эшкуары хөкү­мәтнең 1,5 миллион сумлык грантын алып куанган.

— Федераль программада катнашучыларга шундый таләп куелды: шул акчаның яртысын яңа техника кайтаруга тотын­саң, калганына токымлы маллар сатып алырга тиешсең, — ди Рамил Рәшит улы. — Мин “КУН-10” машинасын, печән пресслаучы агрегат, тырма, механик саву аппараты, 500 литр сыйдырышлы сөт суыткыч сатып алдым. Техника кайтарырга тагын 66 мең сум калды. Ул акчага иген ваклагыч алырга телим. Электән шәхси ихатада югары продуктлы токымлы маллар үрчетү турында хыяллана идем. Дәүләт ярдәме белән шул ниятем дә тормышка ашты. Грант акчасына райондагы “Бишенде” җәмгыятен­нән кара-чуар токымлы ун тана сатып алдым.

Бүген “Заһидуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында 11 сыер савалар. Токымлы маллар асрагач, продуктлылык та яхшы. Алдагы елда тагын биш тана бәйләргә җыеналар.

— Бизнес-план буенча, 2017 елга савым сыерларын 25 башка җиткерергә тиешбез, — ди фермер. — Моның өчен үз ихатамда 75 баш малга абзар төзергә кирәк. Якынча исәп­ләп караганда, үз көчем белән төзесәм, шушы эшне аткару миңа 1 миллион сумга төшәчәк. Бригада ялласам, объектның смета хакы артып китәчәк.

Сүз дә юк, базар шартларында фермерлар өчен җи­теш­терелгән продукцияне үтемле итеп сата белү шарт. Рамил Рәшит улының бу җәһәттән дә эше җайга салынган.

— Иртәнге сәгать сигездә Серафимовка сөт заводының махсус транспорты килеп җитә, — ди ул. — Бер килограмм продукциягә сатып алу хакын 11 сумнан куйган иделәр. Ә мин аларга суытылган сөт тапшырам. Моның өчен өстәп түлиләр. Икенчедән, без җитештергән сөтнең майлылыгы яхшы, ул 4,6 проценттан ким түгел. Акчасын түләгәндә шуны да исәпкә алалар. Шуңа бер килограмм сөтнең бәясе 12-13 сум килеп чыга. Әле мин югары сортлы сөт сатарга җыенам, шул максатка ирешү өчен декларация тапшырырга кирәк. Ул чакта безнең про­дукциягә сатып алу хаклары 15-16 сумга кадәр күтәреләчәк.

Әйе, алдынгы карашлы фер­мерның бу ниятләрен тормышка ашырачагына да шик юк. Телгә алуынча, ул эшчән­леген киңәй­тергә, яшь малны сугымга си­мертү белән дә шөгыль­ләнергә тели. Быел аның сыерлары җиде баш үгез бозау китергән. Әле үк ул алдагы елда абзар артында си­мертү мәйданчыгы төзү турында уйлый.

— Хөкүмәтнең финанс ярдәме хуҗалык алдында яңа мөмкинлекләр ачты, — ди Рамил Заһидуллин. — Печән пресслаучы машина гына да 350 мең сум тора. Хәзер ишле малны сыйлы азык белән тәэмин итү артык кыенлык тудырмый да. Яхшы сыйфатлы 40 тонна печән хәзерләдем. Киләсе елда сенаж хәзерләү хакында да хәстәрләргә кирәк булачак. Хәзер урып-җыю тех­никасының төрлесен тәкъдим итүчеләр күп, алырга хәлеңнән генә килсен. Быел безнең басуда бөртеклеләрнең уңышы матур гына күренә. Югалтусыз җыеп алсак, көзге байлыгыбыз да мул булачак. Шуңа кышкы айларда да продукция алуны киметмәбез, елны яхшы рентабельлелек белән тәмамлар­быз, дип торабыз.

Мидхәт Шәрипов.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»