20.08.2013 - Авыл тормышы

Икмәк өчен рәхмәт!

Без килгәндә “Агро-альянс” хуҗалыгында уҗым культуралары тулысынча диярлек урып алынып, хезмәткәрләргә һәм авыл халкына ашлык тараталар иде. Амбар ишек төбеннән арыш тулы капчыклар төялгән арбалы җиңел машина кузгалуга, аның урынын атлы кеше алды. Абзый да ындыр табагы хезмәткәрләре ярдәме белән җәһәт кенә “алтын бөртекләр” тулы капчыкларны тутырырга кереште.

— Икмәк өчен рәхмәт! Хуҗалык басуларында элек­кечә игеннәр күкрәп үсүен күреп, күңел шатлана, йөрәк канатлана, — диде ул әллә ачы тир тамчысын, әллә күз яшьләрен сөртеп.

Чыннан да, “Агро-альянс” хуҗалыгына караучы авыллар халкына куанырга җирлек бар. Берничә ел элек көрчек хәленә җитеп, тышкы идарә процедурасы кертелгән элекке “Юрма­ты” хуҗалыгы базасында оештырылган  җәмгыять дилбе­гәсен булдыклы җитәкче Роберт Мостафин үз кулларына алганнан соң биредә чыннан да терлекчелектә дә, иген­челектә дә эшләр җайга са­лынды. Бер башыннан икен­че очы күренмәгән амбар­ларның яңа ашлык белән тулуы да моның ачык күрсәткече булып тора.

— Хуҗалыкның чәчүлек җирләре 3400 гектар тәшкил итә. 620 гектарда уҗым культуралары үстердек. 420 гектарны — арпа, 340 гектарны — бодай, 90 гектарны — карабодай, 800 гектарны — көн­багыш, 300 — гектарны борчак, 260 гектарны күпьеллык үләннәр били. Парга да шактый зур күләмдә җир мәйданнары калдырдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Роберт Насыйбулла улы.

Баксаң, пар җирен күп калдыруларының да үз “әт­нәкәсе” бар икән. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән бурычны тормышка ашырып, “Агро-альянс” хуҗалыгында быел көз уҗым басулары мәйданын 1000-1200 гектарга җиткермәкчеләр. Ягъни уҗымнар биредә барлык чәчүлек мәйданнарының 35 процентын биләячәк.

— Уҗым культуралары алдатмый. Мәсәлән, июнь-июль айларындагы корылык иртә яз чәчелгән 700 гектардагы иген басуларына ярыйсы ук зыян салса, арышның гектар куәте 20 центнер булды. Шуңа да алдагы елларда чәчүлекләр структурасында уҗым культураларына аерым әһәмият бирәчәкбез, — диде моңа бәйле алга карап эш итүче хуҗалык җитәкчесе.

Әйтергә кирәк, бу көннәрдә хуҗалыкта урып-җыю эшләре белән беррәттән, кызу темпларда уҗым чәчү дә бара. Чәчү агрегатлары, ягулык, орлык алдан ук хәстәрләп куелгач, эш карышмый, көненә 100-120 гектарда чәчәләр. Шул рәвешле уҗым чәчүне 25 августка тәмамларга исәп тоталар. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе аеруча басу батырлары Рамил Вәлитов, Зинфур Зөбәеров, Альберт Вәлитовның тырыш хезмәтен мактап телгә алды. Эштә төп таянычы булган белгечләр — агроном Радик Ямансарин, механик Рәсим Мостафин, ягулык белән тәэмин итүче Таһир Табаев, ындыр табагы мөдире Сергей Савадиловның эшеннән дә Роберт Мостафин чиксез канәгать. Янә килеп, хуҗалык җитәкчесе ындыр табагында эшләүчеләр Илшат Әбдерәшитов, Илфир Табаев, Ранис Ялчин, Марат Мостафин, пешекчеләр Әнисә Әлибаева һәм Нәзирә Вәлитованың фидакарь хезмәтен дә билгеләп үтте.

— Нәкъ шушы һәм башка хезмәт батырлары белән хуҗалык эшчәнлеген алга әйдибез, — диде Роберт Мостафин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкта үсемлекчелек тармагы гына түгел, терлекчелек тармагы да ныклап аякка басып килә. Бүгенге көндә хуҗалык фермаларында сыер маллары саны 270 башка җиткән. Шуларның 120се — савым сыерлары. План буенча 150 тонна печән хәзерләү бурычы куелса, ул 2,5 тапкырга арттырып үтәлгән. Фермалар янына 400 тонна күләмендә коры печән китерелгән. Моның белән бергә сенаж салу һәм салам хәзерләү дә дәвам итә.

Мал абзарларын төзекләндерү буенча да күләмле эш җәелдерелгән. Роберт Мостафин белдерүенчә, төзекләндергәннән соң бер фермада малларны бәйсез асрау алымына күчерәчәкләр. Хезмәткәрләр өчен исә уңайлы эш шартлары тудырылачак. Алдагы чорда башка фермаларны да шундый ук яңарыш көтә.

Иң мөһиме, бердәм коллектив ел ахырына кадәр элекке хуҗалыкның бурычларын тулысынча каплап, тышкы идарәдән чыгу максаты куя.

— Ул очракта без хуҗалыкның техник базасын да сизелерлек яңарта алачакбыз. Атап әйткәндә, кышка кредит юллап, чәчкечләр һәм МТЗ тракторы алу максаты куябыз. Арытаба машина-трактор паркын ике яңа комбайн белән тулыландырачакбыз, — ди бу җәһәттән Роберт Насыйбулла улы.

Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, иң мөһиме алар һәр башлангычта район хакимияте тарафыннан аңлау һәм яклау таба. Ярдәм булгач, хуҗалыкны тергезүгә һәм яңа үсеш баскычына чыгаруга да ныклы ышаныч һәм хезмәт кәефе белән алынганнар. Хәер, район җитәкчелегенең тармакка җитди хәстәрлеге “Агро-альянс” хуҗалыгында соңгы бер елда булган үзгәреш­ләрдә дә ачык күренә. Димәк, киләчәккә билгеләнгән максатлар да, һичшиксез, тормышка ашар.

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.

Фото: Хуҗалык җитәкчесе Роберт Мостафин комбайнчылар Алексей Бывальцев, Денис Кобец һәм агроном Радик Ямансарин белән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»