15.08.2013 - Авыл тормышы

Ашлык хакы йөз тәңкә дә, кәрәчине мең тәңкә...

Быел Борай районы игенчеләре 42 мең гектарда иген культуралары үстерде. Җәйнең коры килүе басучылык тармагына тоемлы зыян салды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Азат Әхәтов әйтүенчә, әлегә арыш басуларының 70 проценты җыеп алынган, уртача уңыш 11 центнер тәшкил итә. Әмма бодай, арпа басуларыннан мондый уңыш көтеп булмый, аларның сабагы кыска һәм башаклары вак. Шуны истә тотып, быел борайлылар арыш мәйданнарын киңәйтергә булды һәм ул 17 мең гектарга җиткереләчәк. Урак белән беррәттән, арыш чәчү бара.

Гадәттә, коры җәйнең азагы яңгырлы була. Быел да игеннәр өлгерүгә явым-төшемнәр башланды. Борайлылар, табигатьнең бу көйсезлеген дә алдан күзаллап, уракка ныклы әзерлек белән килде. Районда 54 комбайн басуларга чыкты, шулай ук ындырларда ашлык киптерү корылмаларын да карап, көйләп куйдылар. Хуҗалыкларда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Әлеге вакытка, һәр малга исәпләгәндә, 27-28 центнер азык берәмлеге тупланган. Силос өчен 1700 гектарда кукуруз, шулай ук судан үләне һәм берьеллык үлән бар.

Тәлгать Логманов җитәкләгән “Каенлык” кооперативы басуларында арышның гектар куәте 18 центнер. Ул биш мең гектардагы иген басуларының өчтән беренә якынын били. Хуҗалык узган елда ике “Полесье-812” комбайны алган. Алар белән тәҗрибәле ком­байнчылар Рүфәт Хафизов һәм Рәфил Хамматов идарә итә. Егетләр быелгы уракта бишәр мең центнер ашлык суктырып алырга өлгергән дә инде. Кооператив рәисе әйтүенчә, иске техника ремонтлауга акча түккәнче, яңа комбайн алу отышлырак. Ул техника алуга тотылган акчаның кырык проценты кире кайтарылуы хуҗалык өчен тоемлы ярдәм булуын да ассызыклады.

Хуҗалыкта эш комплекслы оештырылган — бер үк вакытта салам җыела, җир эшкәртелә һәм арыш чәчелә. Уҗым культуралары өчен туфрак әзерләүдә механизаторлар Альфред Хәбибуллин һәм Вилдан Гәрәев нәтиҗәле эшли, ә Илшат Арсланов җитәкләгән чәчү агрегаты 500 гектардан артыграк мәйданда арыш чәчәргә өлгергән дә инде.  Салам өюдә тракторчылар Фәдис Закирҗанов, Рәис Исламов һәм Илдус Төхвәтуллин комбайннар артыннан өлгереп бара.

Кооперативның малчылык тармагы да үсеш юлында. Әлеге вакытта көн саен 26 центнер сөт саталар, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән ике центнерга күбрәк. Һәр малга исәплә­гәндә, 33 центнер азык берәмлеге тупланган. 320 гектарда үстерелгән кукурузны, шушы көннәрдә силоска салу башланачак.

Беренче карашка, барысы да әйбәт кебек. Әмма җир кешесен борчуга салучы мәсьәләләр дә юк түгел. Алар арасында иң мөһиме — ягулык- майлау материалларына туктаусыз хаклар арту һәм авылда җитештерелгән продук­циянең хакы түбән булып калу. Соңгы елларда язгы һәм көзге кыр эшләре чорында дизель ягулыгына хак күтәрелә. Күптән түгел бер тонна дизель ягулыгы 28100 сумнан 31 мең сумга җитте. Шул ук вакытта, авыл кешесе сөтнең бер тоннасын — 11 мең, ашлыкны 4 мең сумга сатарга мәҗбүр. Хуҗалык рәисе әйтүенчә, дүрт тонна дизель ягулыгы алу өчен 20 тонна ашлык сатарга кирәк. Хәзер нефтебазалардан ягулыкны шәхси компания автомобильләре китерә. Аларга бер рейсына җиде мең сум түлиләр. Бөредәге нефтебаза ябылганнан соң, ягулыкны Яңавылдан ташыйлар иде, аның да ябылуы көтелә. Нефтекамадан ташу транспорт чыгымнарын тагын да күтәрүгә китерәчәк. Нәтиҗәдә хуҗалыклар өчен бер тонна ягулык 35 мең сумга якынаячак. Кооператив басуларында иген үстерү өчен елына ике миллион сумлык ягулык кирәк. Быелгы корылыкта сабанаш­лыкның гектар көче түбән, сатылган иген хакы хәтта ягулык чыгымнарын да каплый алмый.  Шуңа игенчеләргә ягулык хакын арзанайтуга юнәлтелгән дәүләт ярдәменә генә ышанасы кала. Килеп туган хәл белән танышканнан соң, нефть продукциясе белән сәүдә итүче компанияләр ил бюджетыннан хуҗа­лыкларга ярдәм йөзеннән бүленгән акчаны законлы рәвештә үзләштерү юлын тапканнар дигән уй туа. 

Әйе, авыл кешесенә басучылык һәм малчылык продукциясе җитештерү беркайчан да җиңел генә бирелмәде. Гасырлар буена иген үстереп яшәгән Борай районы халкы уңышны җыеп алуга бердәм күтәрелде, аяз көннәрнең һәр минутын файдаланып калырга тырыша, киләчәккә дә өметен өзми.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.

 Фото: Уңган комбайнчылар Рүфәт Хафизов һәм Рәфил Хамматов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»