13.08.2013 - Авыл тормышы

Һәр аяз көнне көтеп алабыз

Шаран районының “Агро-Марс” җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафаэль Мусинның кәефе, әлбәттә, һава торышына бәйле.

— Быелгы уракта һәр аяз көнне көтеп алабыз. Менә бүген дә күк йөзе ачылу белән комбайннарны басуга чыгардык, — ди ул. — Арышны соңгы гектарларда урып җыясы калды. Икенче ел инде аның “Памяти Кунакбаева” дигән сортын игәбез. Әле һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш алабыз. Шуңа быел уҗым культуралары мәйданын 450 гектарга кадәр киңәйтергә булдык. Районлаштырылган сорт тапсак, көзге бодайга да басу түреннән урын бирергә ниятебез бар.

Дөрмән авылы янындагы басуда яңа “Полесье” комбайны эшли. Аны былтыр лизингка сатып алган идек. Ул алдынгы технология нигезендә Белорус­сиядә чыгарылган. Гомумән, соңгы өч-дүрт елда комбайн паркын тулысынча диярлек яңарттык. Шуңа хәзер урып-җыю эшләрен үзебезнең көч белән аткарабыз.

Без килгәндә “Полесье”ны күпьеллык үләннәр орлыгын суктыруга төшергәннәр иде. “500 ферма” программасында катнашучы хуҗалыкта кузаклы культуралар — эспарцет, люцерна һәм кәҗә үләне зур гына мәйданда үстерелә. Чәчүлек­ләрне яңартып тору өчен орлыгын да үзләре хәзерли. Югары җитештерүчәнле яңа ком­байнның штурвалы тәҗрибәле урак остасы, элек 13 ел “Башкирская” МТСының Туймазы филиалында эшләгән Рузил Нигъмәтуллин кулына ышанып тапшырылган.

— Мин Сарсаз авылында яшим. Рафаэль Хатыйп улы чакыргач, монда килергә ризалаштым, — ди урак батыры. — Безнең хезмәт хакы җитеш­терүчәнлеккә, күпме ашлык урып суктыруга бәйле. Яңа комбайнда эшләгәч, бер дә зарланырлык түгел.

Күршедәге — “Сервис” крестьян-фермер хуҗалы­гында да иген культурала­рының төшеме елына күрә ях­шы гына. Монда да кыр эшлә­рендә алдынгы технология­ләргә өстенлек бирәләр. Фермер Владимир Холодков былтыр, барлык капиталын туплап, үзйөрешле “Магдон” чапкычы сатып алган. Танылган комбайнчы Владимир Иркин хуҗалык игенчеләренә ярдәмгә килгән.

— Фермер Владимир Мефодьевичның сүзен екмадым инде, — ди урак остасы. — Моңа кадәр шундый техникада биш ел МТСта эшләгән идем. Югары җитештерүчәнле машина белән без бүген хәтта Туймазы районы фермерларына да ярдәм күрсәтәбез. Былтыргы сезонда мин 3700 гектарда иген урып, 140 мең сум акча эшләп алган идем. Быел да сынатмаска исәп. Тик менә көннәр утырып китсен иде.

Шаран районы басуларын бүген барлыгы 57 комбайн иңли. Быел тагын өч хуҗалык “Агрос” һәм “Вектор” маркалы яңа комбайннар сатып алган, шулай ук урак чорында Туймазы МТСыннан сигез “Нью-Холланд” ярдәмгә килгән. 2011 елдагы кебек булмаса да, район басуларында уңыш бар. “Шаранагрогаз”, “Закир”, “Мирас” хуҗалык­ларында арыш басу­ла­рының гектар куәте 25 центнердан артык.

— Уҗым культуралары ел да тотрыклы уңыш бирә. Шуны исәпкә алып, без быел уҗым басуларын 10100 гектарга кадәр киңәйтү бурычы куйдык, — ди районның мәгъ­лүмати-консультация үзәге директоры Альберт Минлин. — Әле хуҗалыкларда орлык хәзерләү хәстәре күрәләр.

Үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алсалар, Шаран игенчеләренең көзге байлыгы җиткелекле булачак. Тик бүген аларны иген базарындагы хәл, хак сәясәтенең ничек булачагы борчый.

— Урак башлану белән ашлыкның хакын төшерделәр. Бүген сәүдәгәрләр арышның тоннасына 3400 сум тәкъдим итә. Бу бит аның үзкыйммә­теннән дә түбәнрәк, — ди Рафаэль Хатыйп улы. — Кем аңа ризалашсын? Шуңа без алыш-биреш итәргә ашыкмыйбыз. Келәтләрдә урын җитәрлек. Кышын хакларның күтәрелә­чәгенә өмет итәбез. Быел да ашлыкны яз көне сатып, әйбәт кенә табыш алдык.

Элеваторлар яңа уңышның тоннасын 4 мең сум белән ала башлаган. Шул ук вакытта,

“Башагропродукт” җәмгыяте, ашлыкны залогка алып, тоннасына 5 мең сумнан, хуҗа­лык­ларга кредит бирә башларга вәгъдә итә. Ашлыкны элеваторда саклаган өчен яңа елга кадәр түләү алынмаячак. Әгәр ашлык базарында хәл уңай якка үзгәрсә, хуҗалыклар залогка салынган ашлыкны югарырак хакка сатып җибәрә алачак.

“Башагропродукт”ның тәкъ­диме безнең игенчеләрне кызыксындыра, чөнки кемгәдер бүген көзге кыр эшләрен үткә­рүгә кичекмәстән кредит алырга кирәк. Әле районда берничә хуҗалык, шушы шартларга ризалашып, яңа уңышны залогка салырга теләк белдерде, — ди Альберт Минлин.

Мидхәт Шәрипов.

Шаран районы.

Фото: Владимир Иркин яңа техника эшеннән канәгать.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»